Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика көне уңаеннан Казанда кайсы урамнардан машина белән йөреп булмый?

27 августтан 2 сентябрьгә кадәр Казанда кайбер урамнар буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

news_top_970_100
Республика көне уңаеннан Казанда кайсы урамнардан машина белән йөреп булмый?
Владимир Васильев

Казанда Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында кайбер урамнар буенча транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

27 августта 23:00 сәгатьтән 28 августта 5:00 сәгатькә кадәр, 28 августта 23:00 сәгатьтән 29 августта 5:00 сәгатькә кадәр, 29 август 21:00 сәгатьтән 31 август 5:00 сәгатькә кадәр, юл Меңьеллык мәйданы буенча, Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) ябылачак;

28 августта 20:00 сәгатьтән 31 августта 11:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт Ш.Мәрҗани урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), К.Насыйри урамында (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), З.Солтан урамында (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр) туктатылачак;

29 августта 9:00 сәгатьтән 31 августта 6:00 сәгатькә кадәр, кирәк булган очракта, Беренче Май мәйданы буенча, Кремль урамы (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр), шул исәптән Иваново авышлыгы буенча Профсоюз урамына кадәр юл ябылачак;

29 августта 15:00 сәгатьтән 30 августта 00:00 сәгатькә кадәр, кирәк булган очракта, С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр) һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы территориясе ябык булачак;

29 августта 21:00 сәгатьтән 31 августта 5:00 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш, Сул як Болак урамы буенча (Чернышевский урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң Болак урамында (Чернышевский урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр), Ташаяк урамында (Мәскәү урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр), Профсоюз урамында (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр), Бауман урамында (Профсоюз урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр), Беренче Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр ябык булачак;

30 августта 7:00 сәгатьтән 31 августта 18:00 сәгатькә кадәр, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш, автотранспорт хәрәкәте Батурин урамы буенча ике юнәлештә дә ябык булачак(Большая Красная урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр);

31 августта 23:00 сәгатьтән 1 сентябрьдә 5:00 сәгатькә кадәр юл Меңьеллык мәйданы буйлап, Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр участокта ябылачак;

Шулай ук 2 сентябрьдә 23:00 сәгатькә кадәр Бауман урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр, Кол Шәриф мәчете янында, Казанның Үзәк стадионы парковкасы (Көнчыгыш трибуна ягыннан) ябык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100