Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика көне: TAT CULT FEST, бизәлгән Ниагара шарлавыгы, гармунчылар маршы һәм космостан чәкчәк

Бүген Татарстан халкы Республика һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итә. 1990 елның 30 августында суверенлык турында декларация кабул ителүгә 29 ел. "Татар-информ" бүген узган чараларга күзәтү ясады.

news_top_970_100
Республика көне: TAT CULT FEST, бизәлгән Ниагара шарлавыгы, гармунчылар маршы һәм космостан чәкчәк

Татарстанлыларны Президент Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек иҗтимагый тормышка тагын да җанлану, аерым бер күтәренкелек өстәде... Күпмилләтле Татарстан иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап, алга баруын дәвам итә.

Татарстан Республикасы үз бәйрәмен җәмгыятьтәге күтәренке рух һәм киләчәккә якты өметләр белән каршы ала.

Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән сезгә Татарстаныбыз һәм Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, исәнлек-саулык, тынычлык һәм бәхет телим", - диелә котлауда.

Татарстанлыларны Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган котлады. “Борынгы тарихи һәм ныклы тугандаш элемтәләргә нигезләнгән безнең хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләренең әһәмиятле өлеше булып тора”, - диелгән Казан Кремленә җибәрелгән котлау телеграммасында. Эрдоган Төркия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек, бигрәк тә икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләр киләчәктә дә үсәр дигән ышаныч белдерде.

“Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм уңышлар телим”, - диде Төркия Президенты.

Россиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлау телеграммасы юллаган.

“Татарстан Республикасы көне – бу җирлектә туып-үскән, аның белән үз язмышын бәйләгән һәм аны үзенең кече Ватаны дип санаучылар өчен әһәмиятле вакыйга. Үзенең меңьеллык язмышында Татарстан төрле чорлар кичерде, әмма республика халкы һәрвакыт туган җиренең чәчәк атуына, ата-бабаларының бай мирасын саклауга һәм арттыруга ярдәм итте”, - диелә котлау телеграммасында.

Казанда күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды

Бюстны татар сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган.

Казан авиация заводы директоры, күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

“Бюст кую идеясе күптәннән бар иде. Россия Президенты Владимир Путин бер килүендә: “Ни өчен без бу кешене мәңгеләштермибез?” – диде. “Без әзер, якын арада бюст куелачак”, - дидем. Без игелекле эш эшләдек дип уйлыйм. Виталий Копыловка зур рәхмәт, аның уңышларын һәрвакыт истә тотачакбыз”, - диде Татарстан Президенты.

Уйнагыз, гармуннар!
 
Бүген утыз дүртенче "Уйнагыз, гармуннар" фестивалендә меңгә якын кеше гармун уйнап Казан урамнары буйлап үтте. Татарстанның йөз еллыгына һәм "Шәһәр көне"нә багышланган "Уйнагыз, гармуннар" флэшмобына Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале катнашучылары да кушылды. Шулай итеп, Татарстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, башка республика кунаклары да әлеге чарада катнашты.

"Аллага шөкер, моң бетмәгән", - диде меңләгән гармунчыларның беренче рәтендә әйдәп барган Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов.

Урам буйлап узучы гармунчыларны Муса Җәлил һәйкәле янында "Гармунга мәдхия" программасы белән Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы татар фольклор дәүләт ансамбле каршы алды.

Чәкчәк космоста!

Республика көнендә Татарстанда яшәүче эшмәкәр стратосферага чәкчәк җибәргән. Гадәти булмаган тәҗрибәнең видеосын үзенең Instagram аккаунтында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов урнаштырган.

“Космик киңлек – конкуренция булмау сәбәпле, перспективалы экспорт базары, шул исәптән чәкчәк тә”, - диелә видеода.

Җайланма температура датчигы һәм GPS-трекер белән җиһазландырылган. Очышны җирдәге мобиль станциядән күзәткәннәр. Авторлар әйтүенчә, аппарат заманча самолетларның иң югары очыш биеклегеннән дә югары күтәрелгән. 30 чакрым биеклектә гелий тутырылган шарлар шартлаган, шуннан соң снаряд аска төшә башлаган.

Интернет кулланучылар бу тәҗрибәгә юмор белән караган. “Бик шәп видео!”, “Бу алгарыш!”, “Ә соңыннан өчпочмаклар да җибәрәбезме?” - дип комментарийлар калдырганнар.

Космоста булган беренче чәкчәкне Президентка бүләк иттеләр. Аны үзмәшгуль-кондитер Алинә Шәйхетдинова гаилә рецепты буенча әзерләгән. Рөстәм Миңнеханов үз бүләген Казанда ачылган Чәкчәк музеена тапшырырга карар иткән.

Казан алтынчы тапкыр Kazan City Racing тамашасын кабул итте

Татарстан Республикасы көнендә Казан үзәгендә Kazan City Racing автотамашасы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика җитәкчесе Harley-Davidson клубының мотоцикллар колоннасын җитәкләде. «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузыш кысаларында йөзгә якын байкер Мәскәү белән Казан арасында 800 чакрым араны узды. Мотоузыш Татарстан Республикасы көненә багышланган һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга һәм Россиядә мотоузышны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Кенәз Йосыпов - беренче!

Республика көнендә "Казан" халыкара ат спорты комплексында традицион рәвештә Татарстан Президенты кубогы һәм Казан шәһәре мэры бүләгенә ат чабышлары узды. Президент кубогын "Тимерхан" спорт комплексының "Князь Юсупов" кушаматлы аты яулады.

Чабышны татар токымлы атлар ачып җибәрде. "Аргамак" бүләген һәм 150 мең сум акчаны Теләче районының нәселле атлар үрчетүче Гыйниатуллин хуҗалыгыннан "Барс РТ" кушаматлы аты алды.

Кульминацион нокта - 14 тапкыр уздырылучы Татарстан Президенты кубогы. Җиңүче исеменә икенче ел рәттән "Князь Юсупов" кушаматлы ат лаек булды. Атның җайдагы, тренеры һәм хуҗасы - "Тимерхан" спорт клубы 3 миллион акчатала бүләккә ия булды. Кубокны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

TAT CULT FEST

Бүген Казан Кремлендә TAT CULT FEST фестивален Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды. Президентны фестивальнең идея авторы һәм төп оештыручысы Ильяс Гафаров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм башкалар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 еллыгына багышланган социаль проект белән танышты, тукталып милли дизайнерлар тәкъдим иткән товарларны карады, үзләре белән дә аралашып өлгерде. Ильяс Гафаров быел фестивальдә катнашкан дизайнерлар үткән елга караганда ике тапкырга күбрәк булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә килгәндә фестивальнең хедлайнеры "Башкарма" төркеме чыгышы бара иде. Президент фин татарлары оешмасы җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин белән күрешеп, Финляндия татарларына сәламнәрен җиткерде.

16.30 сәгатьтә фестивальнең Зур сәхнәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк

Мәскәү вакыты буенча иртәнге биштә Ниагара шарлавыгы яктырткыч ярдәмендә Татарстан байрагы төсләренә керәчәк.

Шул рәвешле Марат Сәләхетдинов җитәкчелегендәге Монреаль татар җәмгыяте Татарстанны һәм анда яшәүчеләрне истәлекле көн белән тәбрик итәргә тели.

Котлау җәмгыятьнең Instagram-аккаунтында туры эфирда күрсәтеләчәк. Трансляция андагы вакыт буенча иртәнге биштә башланып, кичке 22:00 сәгатьтә кадәр дәвам итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100