Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры: «Балалар ешрак авырый башлады»
Баланы балалар бакчасына ничә яшьтә бирергә, бала ОРВИ белән никадәр еш авырырга тиеш, йөткерүдән сироплар нәрсәсе белән куркыныч? Әлеге һәм башка сорауларга республика балалар клиник хастаханәсенең яшь табибы Камилә Насыйбуллина җавап бирде.
Балаларны олыларга караганда күбрәк яраталар
Камилә Насыйбуллина – 6 еллык тәҗрибәсе булган педиатр һәм ике бала әнисе: 1,5 яшьлек кызы һәм 7 яшьлек улы бар. Табиб булырга ул 8нче сыйныфта карар кыла, чөнки профильле фәннәр – химия, биология, анатомияне ярата. Мәктәптән соң КДМУга «педиатрия» бүлегенә укырга керә.
– Әгәр педиатрлыкка укыйсың икән, аннары теләсә нинди белгечлек буенча өлкәннәр табибына квалификацияне үзгәртергә мөмкин, теоретик әзерлек моңа мөмкинлек бирә, һәм уку вакытында студентлар практиканы өлкән пациентлар белән дә, балалар белән дә уза, – дип аңлата Камилә. – Казанның өлкәннәр хастаханәсендә практика узган вакытта, мин реанимациядә булган кайбер пациентларның туганнарының авырулар белән үзләрен салкын тотуын, аларның сәламәтлеге белән кызыксынмауларын күрдем. Бу – мине бик кәефсезләндерде. Тиздән мин балалар хастаханәсенә практикага эләктем һәм аерманы күрдем. Анда бөтенләй башка атмосфера: ата-аналарның күбесе балаларына карата бик кайгыртучан. Балачак дөньясы башка – чиста, ихлас. Балалар үзләре дә, бигрәк тә сабыйлар, шундый күңелле, якты. Шуңа күрә мин балалар табибы булдым.
Күпмедер вакыт Камилә Насыйбуллина кабул итү бүлегендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең онкоүзәгендә эшли. Икенче баласы белән декрет ялыннан чыккач, төнге кизү тору белән бәйле булмаган эшне сайлый – балаларга комплекслы диагностик тикшеренүләр, «чекап»лар үткәрә.
– Онкоүзәктә эшләү, мөгаен, мораль яктан иң катлаулы чор булгандыр. Минем смена вакытында вафат булган барлык пациентларны да хәтерлим һәм беркайчан да онытмаячакмын... Нинди генә шәп белгеч булсаң да, балаларын югалткан әниләрнең хәсрәтеннән читләшеп булмый. Әмма шунысын да билгеләп үтәсем килә, яман шеш белән авыручы бик күп балалар ремиссиягә китә, шуңа күрә беркайчан да өметсезлеккә бирелергә ярамый, көрәшергә кирәк, – дип ышана педиатр.
«Маңкалау – ул нормаль реакция»
– «Чекап»лар нәрсә күрсәтә? Хәзер абсолют сәламәт балалар юк, диләр.
– 1 айдан алып 1 яшькә кадәр балаларда еш кына йөрәк үсеше кимчелекләрен, үт чыгару юлларының патологиясен табабыз, тимер җитмәүне һәм хәтта анемияне дә ачыклыйбыз. 1 яшькә кадәрге балаларның төп туклану чыганагы – күкрәк сөте яки катнашма, дип санала. Төп, ләкин бердәнбер түгел! Балага тулы канлы туклану һәм үсеш тәэмин итү өчен 4,5 айдан башлап, зур булмаган дозаларда өстәмә азык кертергә мөмкин, ә инде 6 айдан бу – мәҗбүри булырга тиеш. Бала олырак булган саен, диагнозлар күбрәк була. Мәктәп укучыларында дөрес тукланмау аркасында гастритлар, симерү, хәтта шикәр чире барлыкка килә. Кызганыч, бу авыру яшәрә.
– Бүгенге балалар, алдагы буын балаларына караганда, йогышлы һәм вируслы авыруларга күбрәк бирешә, дигән сүз дөресме? Ягъни маңкалаудан туктамыйлар. Бу – нәрсә белән бәйле?
– Мин дә, медицинада күптән эшләүче өлкән хезмәттәшләрем дә бу тенденцияне сизәбез – балалар ешрак авырый башлады. Миңа калса, бу – аларның актив социализациясе белән бәйле. Балалар хәзер җәмәгать урыннарына ешрак йөриләр, бер-берсе белән даими аралашалар, ата-аналар яшьтән үк аларны үзләре белән сәфәрләргә алып бара, шул исәптән чит илгә дә, аннан да инфекцияләр алып кайталар.
– Аксыл чәчле һәм ак тәнле балаларга вируслар ешрак ябыша, дигән фикергә ничек карыйсыз? Мин шәхсән үз балам турында: «Ул бит сезнең ак тәнле, андый балалар ОРВИ белән ешрак авырый», – дигән сүзне бик еш ишетәм.
– Мин бу фикерне уртаклашмыйм. Дәлилле медицинага таянсак, меланин күләме азрак булган ак тәнле кешеләр авыртуга сизгеррәк. Шулай ук аларның тире яман шешенә күбрәк бирешүләре билгеле, әмма ОРВИга кагылышлы мондый бәйләнеш ачыкланмаган.
– Бала төрле ОРВИ белән норма буенча ничә тапкыр авырый ала, һәм кайчан «чаң сугарга» кирәк?
– Минем олы улым мәктәпкә кергәнче аена 1-2 тапкыр авырый иде. Балалар бакчасына ияләнү һәркемдә үзенчә бара. Еш кына балада бетмәс-төкәнмәс ОРВИ башлана, берсе икенчесенә күчә, ата-аналар моны нормаль түгел дип уйлый, иммунологлар янына йөртә башлый, иммунодефициттан шикләнеп, гипердиагностика белән шөгыльләнә. Чынлыкта исә еш авыру һәрвакытта да ниндидер куркыныч әйбер бар дигәнне аңлатмый. Әгәр ОРВИ бактериаль өзлегүләрсез (гайморитлар, отитлар, сидек-җенес системасы инфекцияләре, үпкә ялкынсынуы), ларингитларсыз һәм обструкцияләрсез уза икән, бу – куркыныч түгел һәм борчылырга кирәкми. Маңка – ул иммунитетның нормаль реакциясе.
– Сезнеңчә, баланы бакчага ничә яшьтә бирү яхшырак? 2 яшьтәме, 3 яшьтәме яки тагын да соңракмы?
– Сәламәтлек ягыннан, миңа калса, иртәрәк – 2 яшьтән яхшырак. Никадәр иртәрәк килсә, тышкы факторларга шулкадәр тизрәк яраклаша. Кайчагында, кемдер баласын балалар бакчасына гомумән йөртми, һәм ул бакчада «авырып бетермәгәнне» мәктәп елларына күчерә башлый. Гомумән, һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк.
Табиб бер нәрсә дә билгеләмәде, дип зарланалар
– Хәзер, интернет чорында, күп кенә ата-аналар диагнозларны табиблардан яхшырак аңлыйлар һәм үз балаларын ничек дәваларга икәнен беләләр, дип саныйлар.
– Ата-аналарның белемле булуы сөендерә, әмма, мәгълүмат кирәгеннән артык күп булу сәбәпле, кайберәүләрнең борчылуы да арта, аларны баланың антибиотиклар кабул итә башлауны таләп итә торган ниндидер кискен халәте булмавына ышандыру кыен. Балаларына бернинди дә дарулар бирелмәде дип, җитәкчелеккә шикаятьләр язучы күп кенә ата-аналарны очратканым булды. Ләкин күпчелек очракта, әгәр ниндидер «кызыл флаглар» булмаса, бала ОРВИ белән мөстәкыйль рәвештә көрәшә ала. Моның өчен антибиотиклар, вируска каршы яки йөткерүдән сироплар кирәкми, алар белән ата-аналар еш мавыга. Бу сироплар, киресенчә, күп күләмдә какырык барлыкка килүгә китерә, нәтиҗәдә хәтта пневмония барлыкка килү куркынычы була.
– Җил чәчәге авыруына каршы түләүле вакцина хәзер хәтта шәхси клиникаларда да дефицит, әмма ата-аналар әлеге прививка өчен зур акчалар бирергә дә әзер. Әмма элек балачакта «ветрянка» белән авыру норма булып санала иде. Акчалар түләп бу прививканы ясатырга кирәкме?
– Әгәр бала бакчага йөри икән, аның анда ветрянка йоктыру мөмкинлеге бар, һәм монда бернинди куркыныч та юк, киресенчә, табигый иммунитет формалашачак. Ләкин мәктәп яшенә якынлашканда, әгәр бала авырмаган булса, прививка ясау яхшырак, чөнки бала олырак булган саен, кагыйдә буларак, җил чәчәген авыррак кичерә. Минем улым 6 яшьтә авырды, кызым – 1 яшьтә, һәм кызым күпкә җиңелрәк кичерде.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә