Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Репост яса, Миләүшә! Сиңа бүләк килешә!" Социаль челтәрләрдә 100дән артык бүләк отуга мин ничек ирештем?

Бүген бер кочак ләлә чәчәкләре алып кайттым. Аларны мин сатып та алмадым, бүләк тә итмәделәр - мин аларны оттым. Инде биш еллап социаль челтәрләрдә реклама игъланнарына “репост”лар ясап, төрле бүләкләр алам мин. Соңгы ел ярымда йөзгә якын иде алар, аннан соң санын югалттым.

news_top_970_100
"Репост яса, Миләүшә! Сиңа бүләк килешә!" Социаль челтәрләрдә 100дән артык бүләк отуга мин ничек ирештем?

Иң беренчесе – футбол матчына чакыру иде бугай. Аннан соң кино, концерт, театрга, океанариум, төрле зоопаркларга билетлар оттым. Кер юу гельләре, шампуньнар күп булды. Истә калганнарыннан: алтын кулон, комод, минем сүрәт белән ясалган календарь, фотоштора, балалар уенчыклары, чәчәкләр, тәм-томнар, монопод, акустик үзәк, кәнәфи өчен җәймә, Кыш бабай һәм кар кызы килүе, пицца һәм ролл сетлары. Репост ясап, Казан газетасы оештырган “Үзгәреш” (“Преображение”) проектында катнашу хокукын да оттым. Миңа яңа прическа ясадылар, матур итеп бизәделәр. Затлы һәм модалы киемнәр кидереп, фотосессия оештырдылар. 

"Репост" ясау үзенчәлекләре

“Репостлар”ны мин “Вконтакте” социаль челтәрендә ясыйм. Һәр көнем узган бәйгеләрне тикшерүдән башлана. Аннары яңа бәйгеләрне эзлим, “репостлар” ны ясап, реклама игъланнарын үземә күчерәм. Бәйге шартларының күбесе төркемгә керү, “лайк” кую һәм “репост” ясауга кайтып кала. Үз игъланнарын иң беренче итеп беркетүне таләп итүчеләр дә бар. Исем һәм фамилияң чын булмаса, дусларың 50 дән ким булса, сине бәйгедән төшереп калдырырга мөмкиннәр. Шәхси сүрәтләрең аз икән – бу да бәйләнергә сәбәп. Кайбер төркемнәр “призоловларны”, ягъни “вконтакте” дагы бите гел “репост”лардан гына торганнарны яратмый. Чын дусларың юк икән, синнән файда да юк дигәнне аңлата бу. Катнашучылар арасында төрле аккаунтлар ачып, бер үк игъланны төрлесеннән репост ясаучылар да бар. Бер аккаунтында ул исемен русча яза, икенчесендә инглизчә, өченчесендә исеменә “Казанская”, “Любимая” кебек сүзләр өсти. Бүген бер аккаунты җиңмәсә, иртәгә икенчесенә бәхет елмая. Бүләк оту мөмкинлекләре бермә-бер арта. Боларны белгән төркемнәр “призоловларны” алдан ук кисәтеп куя, бәйгедә катнаштырмый.

Алдаулары да мөмкин!

Ләкин бәйгеләр оештыручы төркемнәр арасында да алдакчылар юк түгел. "Бүләк уйнатабыз, репост ясагыз" дип, алар төркемгә керүчеләр санын артыра, ә соңыннан бүләкне үз кешеләренә биреп куя. Откан бүләкне бирмәүче төркемнәр дә очрый. Алар җиңүче белән элемтәгә чыкмый яки “иртәгә” дигән сылтау белән калдыра бирә. Рәсемдә зур бүләк куеп, чынлыкта арзанлы яки ватык әйбер тоттыручылар да бар. Андыйларны мин үземнең кара исемлеккә кертеп куям. Мәсәлән, бер дустым Казандагы бер төркемнән откан бүләген ала алмады. Ә ерак Мәскәүдән кыйммәтле 3 кешелек палатка бер атнада килеп җитте. 

Аларга да, миңа да файда!

Күпчелек төркемнәр бәйгеләрне һәр көн яки һәр атна, һәр ай саен уздыра. Бәйрәмнәргә багышлап оештыручылар да шактый. Бәйгеләргә иганәчеләрне табалар да үзара файдалы килешү төзиләр икән. Газетада иганәченең рекламасы басыла, иганәче исә бәйгедә уйнату өчен бүләк бирә. 

Күптән түгел Казанда чыга торган бер газетадан уенчыклар оттым. Бу бәйгене оештыручыларга: “Әлеге бәйге сезгә нәрсә бирә соң?” – дигән сорау бирдем. Алар: “Әлеге бәйгеләр ярдәмендә төркемебездә язылучылар саны артты, димәк, укучыларыбыз күбәя. Кешеләргә бүләкләр белән бергә шатлык тарату да куанычлы күренеш. Бәхет бүләк итәргә яратабыз” – дип җавап бирде. 

Чәчәк бәйләме откач та сорау бирмичә калмадым. Оештыручылар: “Бәйгеләр ярдәмендә үзебез турында белдердек, клиентларыбыз артты!” – дип мактандылар. Чынлап та, мин дә өй янында гына арзан һәм сыйфатлы балалар уенчыкларын саткан кибет турында нәкъ менә бәйге аша белдем. Хәзер алардан уенчыкларны даими сатып алам. Компьютер төзәтүче, матур календарьлар ясаучы, оста чәчәтарашлар турында да мин шушындый бәйгеләрдән белдем.

"Репостка киткән вакытыңны эшкә сарыф итсәң..." - диләр миңа"

Бүген менә ролларга сертификат отканмын. Тагын “репостлар” ясарга кирәк әле. Аларны мин махсус төркемнәрдән табам. Яисә үзем кебек, бәйгеләрдә катнашучыларның социаль челтәрләрендәге битләреннән “кереп” алам. 5 ел эчендә "репостчылар"дан кечкенә генә даирә оешты. Араларында 75% хатын-кыз, калганнары ир-атлар. Бу эшкә дусларым да кушылды: чиратлап җиңәбез, бер-беребез өчен шатланабыз. Кайбер танышларым минем кебек һәрдаим катнаша. Ә бер дус кызым бер ел маташып та, бер нәрсә дә отмагач, бу эшне ташлады. “Һәр кешегә дә бәхет елмаймый, күрәсең”, – дигән нәтиҗәгә килде ул. 

Бер сеңлем белән бүләкләр саны белән ярышабыз. Мине “репост”лар ясарга өйрәткән күршем белән бер-беребездән бәйгеләр карашабыз. Кайчакта ике-өч атна отышсыз булса, соңыннан бер көндә берничә бүләк алган чаклар да бар. Кайберәүләр: ““Репост” ясарга киткән вакытны файдалы уздырып, акча эшләсәң. Шуңа теләгән әйбереңне сатып алыр иден”, - диләр миңа. Мин бит "репост"ларны эшкә барганда, юлда ясыйм. Моңа ярты сәгатъ вакыт җитә. Бу күп түгел, минемчә. Чираттагы откан әйбергә куанып, моны язмыш сюрпризы дип кабул итеп, яраткан шөгылемне дәвам итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100