Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Репортаж ясарга килгән журналистны идәнгә егып салган район башлыгына карата җинаять эше ачылган

Репортаж ясарга килгән журналистны идәнгә егып салган район башлыгына карата җинаять эше ачылган

news_top_970_100
Репортаж ясарга килгән журналистны идәнгә егып салган район башлыгына карата җинаять эше ачылган
Россия Тикшерү комитетының Хакасия республикасы буенча Тикшерү идарәсе Ширин районы башлыгы Сергей Зайцевка карата җинаять эше ачкан. Аңа "үзенең хезмәт вазифаларын кулланып, журналистка карата көч кулланып, журналистларның законлы һөнәри эшчәнлегенә каршылык күрсәтү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 22 майда "Вести. Дежурная часть" тапшыруын төшерү төркеме репортаж өчен материал әзерләү максаты белән администрация бинасына килә. Алар Ширин районы башлыгы белән интервью яздырырга тели. Журналистлар белән очрашу барышында Зайцев үзенең эш кабинетында була. Ул журналистларның эшчәнлеге белән канәгатьсезлеген белдерә. Шуннан соң журналистны куллары белән төртеп җибәрә, костюмына ябыша, идәнгә егып сала, журналистка физик авырту китерә, диелә бу хәбәрдә.

Алдан тикшерү барышында гаепләнүче түрә гаебен танымый. Ул кылынган җинаять турында күрсәтмә бирүдән дә баш тарткан.

Гаепләнүче һәм аны яклаучы җинаять эше материаллары белән танышкач, эш судка тапшырылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100