Рэпер Шәкүрнең мәчесе турында инстачылар: «Тач үзең!»
Рэп башкаручы Шәкүр үзенең инстаграм сәхифәсен актив алып бара.
Рэп башкаручы Шәкүр инстаграмда үзенең мәчесен күрсәткән. «Тора-тора, эт тә хуҗасына охшый башлый, диләр. Охшаганмы соң?» — дип сораган ул язылучыларыннан.
«Тач үзең булган», «Бәкәй хәтле булган бу», «Моның кайсы песи дә, кайсы син соң? Аера алмый тик торам», — дип язган инстачылар. Берничә кеше мәчене тиз арада диетага утыртырга кушкан. «Юк-юк, аннары кыяфәте бетә аның», — дип каршы төшкән җырчы.
Чыннан да, Шәкүрнең песие бик зур, хуҗасын куып җитә язган.
Заманында татар эстрадасы сәхнәсендә популяр булган Шәкүр (Әмирхан Корбанов) инстаграм сәхифәсен актив алып бара. Сәхнәдән киткәч, Шәкүр эзләү-коткару отрядында коткаручы булып эшли башлаган. Концертларда чыгыш ясамаса да, инстаграм дусларына яңа җырларын ишеттереп тора ул.