Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рэпер G.Raf: “Татарча рэп акча китерә"

Татар рэперы G.Rafның - Рафил Галәветдиновның ВК төркемендә фанатлары 5 меңнән арткан. Дүрт ай элек “Яңа мин” дигән алтынчы альбомы дөнья күрде. 113 трегы бар, шаккаттым! Спас районы Янбакты дигән авылда туып үскән Рафил белән сөйләшкәндә, Татар рэпы югалмасына инандым.  

news_top_970_100
Рэпер G.Raf: “Татарча рэп акча китерә"

Рэпер бер көне турында: "Чәй эчтем һәм монда килдем"

 
 G.Raf - "Мин рәссам" трегы

- Салют Рафил! Буген монда килер алдыннан нәрсәләр эшләдең?

- Бүген артык күп эш эшләргә өлгермәдем, уяндым, чәй эчтем һәм монда килдем.

- Сәгать ничәдә торасың?

- Эшкә кирәк булганда 7дә, ә болай - кайчан йокы туя инде. Әгәр бер эшем дә булмаса, озак йоклыйм.

- Тордың, нәрсәдер эшлисең, тырышасың. Синең тулысынча #яхшы дигән хештег астындагы көнең ничек уза?

- Бик файдалы булсын өчен күбесенчә - уяндым-тордым, илһамым бик әйбәт булса, шунда ук компьютерны ачып музыкага тотынам һәм заказларны эшләргә тырышам.

- Син күп ялганлыйсыңмы?

- Булгалый.

- Көнгә ничә тапкыр ялганларга туры килә?

- Төрлечә була инде. Ялганлау бит була ул балаларга ялганлаган шикелле, була инде каты иттереп ялганлау.

- Үзең турында: кайчан һәм кайда тудың, гаиләдә ничә бала үстегез, ничә яшьтә рэп белән таныштың, кайчан өйләндең, балаларың бармы?

- Балаларым юк. Тумышым белән Спас районы Янбакты дигән авыл, изге Болгар яклары. Гаиләдә без икәү идек: абый да мин. Өйләндем менә күптән түгел генә, ноябрьдә. Рэп белән авылда вакытта таныштым, безгә шәһәрдән кунаклар кайта иде бит инде, минем өчтуган сеңелем тыңлатып күрсәтте, менә шушындый музыка тыңлап кара әле дип. Ул вакытта интернет юк иде әле, ИК - порт аша биреп тыңлый идек. Мин менә шул вакытта рэпны ошаттым - нинди әйбәт стиль! Бу 2004-2005 еллар иде.

"Татар рэпы бар"

 
ZRN - G.Raf - "Интро" трегы

- Синең буген 113 трегың, 5000 фанатың бар, ярты ел элек "Яңа мин" дигән алтынчы альбомың чыкты. Өметләреңне акладымы әлеге альбом?

- Акламады, чөнки үземнең дә гаеп бардыр инде, мин күбрәк өметләр баглаган идем. Бу минем тулысынча минеке булган беренче сольный альбомым. Үземдә дә гаеп бардыр инде, чөнки мин артык реклама ясамадым, көтмәгәндә генә кертеп куйдым да беркайда да этмәдем-төртмәдем, шундый вакытка туры килде. Күбрәк өметләр баглаган идем инде, әйе.

- Син сүзең, битын (көен) үзең язасыңмы?

- Әйе, мин сүзләрен үзем язам, элегрәк ирекле битларны интернеттан сайлап алып шуңа гына яздыра идем, шуннан соң болай булмый, нинди дә булса оригинальлек кирәк дип үзем битлар, музыка ясарга өйрәндем. “Яңа мин” альбомы беренче иҗат җимешләрем инде үземнең битларга.

- Яхшы сыйфатлы трек ничек ясала һәм нинди түгәрәк суммага әйләнеп чыга?

- Әгәр танышларың булса - бик арзанга, бушка диярлек тә ясарга була. Минем, мәсәлән, үземнең студия. Миңа бушка килеп чыга, вакыт кына кирәк дөресен генә әйткәндә. Ә болай - сүзләрен үзең язсаң, музыка синнән булса, бер трекны 500 сумга ясарга була. Элек диктофонга яздыралар иде, хәзер диктофонга түгел нормаль ясыйлар.

- Ким дигәндә студиягә нинди җиһазлар кирәк?

- Ким дигәндә әйбәт микрофон, әйбәт тавыш картасы кирәк, әйбәт компьютер һәм монитор.

- Рэп акча китерәме?

- Рэп акча китерә, әмма күп түгел. Интернет мәйданнарга кертәсең дә, шуларнын сатылуыннан әзрәк керә инде.

- Гомумән әйткәндә буген татар рэпы бармы?

- Бар, ниндидер дәрәҗәдә бар. Без башлагандагы кебек түгел, әмма барыбер бар. Үсеш акрын гына бара кебек инде, әмма мин күбрәк булуын теләр идем.

"Хатыным - минем терәк"

- Хатының, гаиләдә рэпер булуыңа ничек карыйлар?

- Алар - минем терәк. Кайвакыт ясыйсың да, "ник эшлим мин моны" дип куясың, ә алар шундый вакытта хуплап тора: “Әйдә менә шулай итеп кара”, - диләр. Күп рэперлардан сорагач, “Әйе минем әниләр каршы иде, мин аларга каршы чыктым”, - диләр, ә миндә алай түгел, мине һәрвакыт хуплап тордылар, хәзер дә хуплыйлар.

- Нәрсәләргә ышана идең яшүсмер вакытыңда? Бу Бэтмен, Супермен турындагы сорау тугел. Сине нәрсә илһамландыра иде һәм татар рэпын башлап җибәрергә нәрсә көч бирде?

- Ничек башланып китте? Ниндидер пабликта конкурс бара иде, шунда рифмалы юллар язырга кирәк. Минем аңа кадәр бер дә шигырьләр язганым булмаган иде. Мин шунда шигырьләр язырга тотындым. Шуннан соң, тукта яздырып карыйм әле эксперимент буларак дип өйдәге микрофонга яздырдым, кешегә ошады, шулай башлап җибәрдем. Беренче җыр беркеткән урыным - “Вконтакте”.

Рэп дөреслек турында булырга тиешме, уйдырмамы?

 
ZRN - G.Raf - "Аутро" трегы

- Рэпер күбесенчә тормышта нәрсәдер белән килешмәвен, үзенең тормышта ниләр кичерүләрен, димәк чынбарлыкта булган әйберләр турында укый. Уйлап чыгарып, ялганлап язган рэперлар бармы бүген. Гомумән, начармы ул уйлап чыгарып язу?

- Элегрәк ул принцип иде инде, "тру рэп" язу. Рэперлар язса, ул дөрес хәл булырга тиеш иде. Хәзер рэп ул шундый нәрсә - аның чикләре бөтенләй юк. Мәсәлән, кемдер образ уйлап таба да шуңа нигезләнеп музыка ясый һәм бу әйбәт килеп чыгарга мөмкин. Ә кемдер чынбарлыкны яза. Хәзерге вакытта андый чикләр юк. Мәсәлән, рэпер буласың икән, син чын дөреслекне генә язарга тиеш дигән әйбер юк. Әгәр син бернәрсә дә әйтә алмыйсың икән, сиңа образ һәм шушы образга нигезләнеп музыка ясарга кирәк. Ә элек нәрсә күрәм - шуны язам шикелле иде.

- Димәк элекке рэперлар тормышта ниндидер начарлык кылса, аның иҗаты шул кадәр популяррак була иде?

- Ниндидер мәгънәдә, әйе. Бездә бүген дә шулай, ләкин төрлечә язучылар бар. Мәсәлән, кайберәүләр, исемнәре белән хәтерләмим инде, кечкенә балалар кебек яза: “Мин урам малае, тегеләй әйттем - болай сугыштым…” Аларга карыйсың да уйлыйсың: алар максимум тәнәфестә мәктәптә сугышкан булырга мөмкин. Ул ялганлау сизелә, ләкин кемгәдер ошый.

"Хаскины ябу - мәгънәсез әйбер"

- Рэперларны ябалар, кемнәрнедер  кемнәрнедер тыела. Әйтик, шул ук Хаскины. Дөрес әйберме бу?

- Дөрес дип әйтә алмыйм, бу мәгънәсез әйбер инде дөресен генә әйткәндә. Әйе, ниндидер чикләр булырга тиеш, ләкин аны закон рәвешендә тыеп түгел, ә әти-әниләр карарга тиеш. Синең балаң концертка бара икән, син белергә тиеш аның нинди концерт икәнен. Болай тыеп кына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. 

Мәсәлән шул ук Хаскины алсаң да. Аны тыйдылар, ә ул аңарга киресенчә плюс булды кебек, ул популярлашты. Тыелган җимеш татлырак була бит ул. Тыйдылар, ә ник тыйдылар икән дип белмәгән кеше дә, ул яңалыкны күреп, кем соң бу Хаски, тыңлап карыйм әле дип уйларга мөмкин, аннары “О, текә, миңа ошый...” - ди. Аудитория киңәя. Бу бик дөрес әйбер түгелдер дип уйлыйм мин.

- Тру рэп турында әйткәндә. Менә мин тормышта нәрсә эшләдем, шуның турында язам дигәнне стереотип дип алсак. Яңа чыгып килуче рэперлар, шушы стериатипка бәйле рәвештә, күпме начарлык эшләсәм, шулкадәр тру рэпер булачакмын дигән фикергә, ягъни популяр булыр өчен тәртипсез булырга кирәк дигән буын үстермәбезме?

- Ниндидер чикләр булырга тиеш, нәрсәдер язасың икән, аның нәтиҗәләре турында да уйларга кирәк. Мин моны күрдем, яздым һәм бетте түгел, аның нәтиҗәләре турында да уйлый белергә тиеш кеше. Җавап тотарга кирәк үз сузләрең өчен, чөнки төрле хәлләр булырга мөмкин.

Идеаль татар рэпы - нинди ул?

- Нинди булырга тиеш идеаль татар рэпы? Шушы нәтиҗәгә җиткән рэпер бармы бүген?

- Идеал бит инде ул төрле кешегә төрлечә. Минем өчен идеал булган әйбер башка кеше өчен идеал түгелдер. Ул сыйфатлы һәм чын күңелдән булырга тиеш.

- Синең өчен бүгенге ике текә татар рэперы кемнәр?

- Берсен дә үпкәләтәсем килми, чөнки талантлы кешеләр күп. Татар рэперларыннан - “Funt” (Фәнир Галимзянов), шул ук “Jaa Lil” (Илнар Ишниязов).

- Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

- Кешеләр әйткәнчә - тәнкыйть кирәк. Ләкин тәнкыйтьләсәләр, үзәккә кереп, йөрәктәге кылларны селкетеп ала инде ул. Менә нәрсәгә алай язды инде бу дип борчылып аласың. Ә соңыннан уйлыйсың - тәнкыйтьли, димәк нәрсәдер тыңлаган, битараф түгел дип әйтим инде.

- Татар рэпы төркемендә “Башмак” никлы тәнкыйтьче бар. Кирәкме шулкадәр каты критика?

- Тәнкыйть объектив булырга тиеш. “Син начар яздың” түгел, ә ниндидер конструктив. Шушы урында шушы сүзләр ошап бетмәде, шулайрак кирәктер дип фикереңне җиткерсәң, тәнкыйть әйбәт була инде. Ә начар гына дисәң, ул бернәрсәгә дә китерми.

- Нәрсә эшләргә кыюлыгың җитми?

- Бөтен нәрсәне - эшне ташлап, тулысынча музыкага бирелергә кыюлык җитми. Ул бит акча чыганагы. 

- “Yellow side”(Еллоу Сайд) нәрсә ул һәм сез ничәү анда?

- Без ялгышмасам 7 анда, “Yellow side” ул хип-хоп оешма дип әйтик. Ул Лейбл да түгел, гади генә әйткәндә, җыелдык дуслар белән. Әйдә, шулай бергә эшлибез, әйдә. Yellow side” булабыз дидек тә, эшлибез. Дуслар түгәрәге дип әйтик.

- “Yellow side”ка килгән егетләр - ZRN (Зоран), 2015 елда Татар рэп баттлында җиңүче Funt (Фунт) кайда хәзер?

- Күп егетләр белән аралашып торабыз. Күбесенә хәзер рэп кызык түгел инде, күбесе янып бетте. "Миңа бу кирәкми, бу миңа бернәрсә дә бирми", - дип киттеләр. Кемнеңдер гаилә, көндәлек мәшәкатьләр үзенә алып кереп китте һәм алар дәвам итүнең мәгънәсен күрмәде. Кемнәрдер әле дә яна, бер адым ясарга гына кирәк.

- Татар рэпы кеше өчен үзеңә бертөрле авырлык йөкләү була инде?

- Әйе-әйе, чөнки бездә бик кабул итеп бетермиләр.

- Татар рэпының киләчәген ничек күрәсең?

- Мәсәлән, рус рэпын алсак, моннан бер 15 ел элек нәкъ шундый ук ситуация иде. Популяр түгел, бертөрле тусовкалар гына. Ниндидер вакыт үтте, әкертен генә керә барып, зур үсешкә ия булды. Минем уйлавымча, татар рэпында да шундый вакыт килеп җитер. Руслар бит Америкадан карап үзгәрделәр, татарлар руслардан алып, шуны популярлаштырып, кайчан да булса шартлатырга тиеш дип уйлыйм.

- Бүгенге көндә татар рэперлары килеп, чыгыш ясый ала торган мәйданнар бармы?

- Әйе булгалый. Кечкенә генә фестивалләр. Менә күптән түгел генә фестиваль булып узды, тик анда татарча рэп кына түгел иде, ә Казан рэпы дип алыйк. Алар хәзер дә сирәк, ләкин барыбер дә оештырып яталар. Эзләргә, тырышырга кирәк, табыла ул.

“Funt Татар Рэпына кайтырга тиеш”

- Алга таба нәрсәләр белән безне шатландырасың?

- Алга таба күбрәк музыка ясарга инде. Яңа проект башладык, шул ук Funt белән күптән түгел генә сөйләшкән идек, нинди дә булса "изюминка" кирәк дип. Funt татар рэпына кайтырга тиеш. Бу - рэпта яңалык. Әйе, ул кайтырга тиеш.

- Тиздән минем җырларым чыга дигән идең.

- Әйе тиздән. Заманадан артта калмаска тырышабыз, чөнки хәзер “old school”ны (иске мәктәпне) бик тыңламыйлар, тыңласалар да, бик оригиналь ясарга кирәк. Шуңа күрә яңа мәктәпне дә үзләштерергә кирәк. Заманадан артта калмас өчен. Ләкин шул ук вакытта нигезләрне дә онытмаска кирәк. Менә проект бар шундый: төрле ретро җырларны алып, "семпл ясап" (алып, кисеп өстәү - ИТ) заманча музыка ясарга. Америка, Россиядә кулланыла.

- Ярты ел элек чыккан альбомыңда Илһам Шакировны "семплировать иткәнсең". Яхшы килеп чыктымы?

- Әйе ул кызыклы килеп чыга. Белмим кем ничек карыйдыр. Кайберәүләр: “Үзе яза алмагач, кешенекен кисеп ала”, - ди. Ләкин бу практикада бик әйбәт кулланыла, чөнки бик матур килеп чыга. Мәсәлән, “Мин - Рәссам” дигән җырны да алсак, анда да кулланыла. Тагын бер җырда семпл кулланылган, ләкин ул киресенчә әйләндергән. Реверс ясап һәм бик матур килеп чыккан.

- Илһам ага Шакиров үлеп китте... Синең өчен кем иде ул?

- Илһам Шакировның туганнарының кайгыларын уртаклашам. Ул мэтр иде. Һәрбер артистка үрнәк булган кеше. Ул шулхәтле еллар исемен югалтмаган, бик зур үрнәк . Һәрбер артист шуңа омтылырга тиеш, чөнки синнән эз калырга тиеш ниндидер. 

Татар рэпын алсаң: кешеләр килә һәм тиздән китә дә, әзрәк тыңлыйлар да юк - бетте. Эз калырлык, сине һәрвакыт искә алырлык итеп эшләргә кирәк инде. Даимилек кирәк.

- Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү кирәкме?

- Әлбәттә кирәк, ул бит тарих. Тарихны һәркем белергә тиеш. Ул бит тарихка, татар эстрадасына, татар музыкасына, татар моңына зур өлеш керткән кеше, шуңа күрә онытмаска кирәк.

- Татар эстрадасы бүген нинди хәлдә?

- Татар эстрадасына татар рэпын кертеп бетермиләр инде. Нәрсәдәдер сәбәбе - белмим. Татар эстрадасы ничек бара, шулай бара. Язалар җырлар: бар озак тыңлап була торганнары, кайберләрен бер-ике тыңлыйсың да бетте, шунын белән туйдыра торганнары да бар. 

- Татар эстрадасына татар рэпын кертергә кирәкме?

- Әле әзер түгелдер. Татар рэпы тулысынча әзер түгел, чөнки исемнәр бик аз. Әгәр татар рэпы икән, бик күп әйбәт продукт һәм төрле кешеләрдән кирәк.

- “Тормыштан барысын да алырга кирэк”, - диләр. Ә синең менә бу миңа кирәк түгел, моны мин беркайчан да эшләмәячәкмен дигән әйберең бармы?

- Бөтен нәрсә беренче тапкыр була инде, татып карамыйча белмисең. Иҗатка килгәндә бөтен нәрсәне дә татып карарга кирәк. Мәсәлән, син рэп белән шөгыльләнәсең, үзеңдә потенциал сизәсең икән, төрле нәрсә кертергә була. Шул рэпка нигезләнеп, башка стильләрне дә кушып җибәрергә мөмкинсең. Бөтен нәрсәне татып карарга кирәк, аннан соң үкенеч булырга мөмкин. Минемчә, эшләмичә жәлләгәнче, эшләп жәлләргә.

“Көнбатыш мине селкетә”

- Көнбатышта иҗат итүче рэперлар кызыксындыру тудырамы?

- Әлбәттә, әйе. Мин аларны аңламыйм, ләкин тыңлаганда ул сине селкетә, ничектер илһамландыра.

- Америка Кушма Штатларында күп рэперлар җиңел наркотиклар куллана. Кайбер штатларда ул законлы рәвештә рәсмиләштерелгән. Моңа ничек карыйсың? 

- Мин теләмәс идем минем балаларымның андый нәрсә белән мавыгуын. Ләкин шул ук вакытта бездә хәрам эчемлекләр тыелмаган, ә хәрам эчемлекләр шушы чирәмгә караганда да күбрәк зыян китерә. Минем шул аракыларын тыйсыннар иде дип әйтәсем килә.

- Узган 5 ел вакытыңа әйләнеп кайтсак, нәрсәләрне үзгәртер идең?

- 5 елга кире кайтсам, кыюрак булыр идем, менә әйттем бит нәрсәгә кыюлыгым җитми дип, хәзерге акылым белән элеккегә кайткан булсам, күбрәк эшләгән булыр идем. Куркуымны тыеп, берәр нәрсә эшләгән булыр идем. Юк, мин бернәрсәгә дә үкенмим.

"Безнең вакыт" трегы

- Үзеңне 10 елдан кем итеп, һәм кайда күрәсең?

- 10 елдан үземне күп балалы әти итеп күрәм! 

Музыка үсешенең ничек китүе халыктан тора. Мин үзем генә музыка өчен берни дә эшли алмыйм. Күп кеше кирәк. Мәсәлән, без ясадык ди анда. Ул барыбер бөтен әйбер мәңгелек була алмый. Кайчан булса да туктыйсың инде ул. Бәлки, берәр нәрсә чыгарып, берәр нәрсә килеп чыгып артист булып китәрмен гастрольләр белән. Бәлки, бернәрсә дә булмас.

- Үзең нык горурланган, тормышыңдагы эшләнгән ике эшең нинди?

- Үз үзем белән горурланып йөрергә яратмыйм инде мин. Әтиләр, туганнар өчен горурланам, алар минем өчен горурланып торалар инде. Начар юлдан китмәгәнгә горурланалар.

- Кем синең кумирың?

- Музыкага килгәндә, төгәл кеше әйтә алмыйм, чөнки күп кешене ошатып тыңлыйм, рэптан алып рокка кадэр, шуңа күрә менә шушы кеше минем кумир дип әйтә алмыйм. Кайберләренең исемнәрен дә белеп бетермим, интернетта радио кабызып куясың да тыңлап йөрисең, ошаганын Shazam (Шазам) аркылы табасың аннары.

- Синең тормыш девизың бармы?

- Тормыш девизы гел үзгәреп тора инде ул. Шулай да төп девиз - “Үзем өчен җавап тотам һәм минем намусым чиста, беркем кушканча эшләмим.”

- Нәрсәгә син Президент түгел, нигә син рэпер?

- Һәркемнең үз урыны булырга тиеш инде дөресен генә әйткәндә. Мин омтылмыйм Президент булырга, кирәкми ул миңа. Минем сәясәткә артык кысыласым килми. Ләкин кайвакыт ил өчен борчылган вакытлар була, нәрсә инде бу дип карап утырасың. Кемдер рэпер булырга тиеш, кемдер Президент, һәркемнең үз урыны.

- Әгәр дә бер сәгатькә Президент белән бергә калсаң, нишләр идең?

- Альбомымны бирер идем, тыңлап карагыз, фикерегезне әйтегез әле дияр идем.

- Безнең уртак дустыбыз “ТегерМан” проекты авторы 2015 елда татар Рэп-баттл оештырды. Оештыручылар арасында синең исем дә бар иде.

- Әйе, мин оештыручы. Татар яшьләр форумы белән берлектә баттл оештырырга булдык. Алар шундый тәкъдим ясады, шул “ТегерМан” пректына нигез салучы Азат Садыйков белән бергә шуны эшләп чыктык.

- Нәрсәгә ул үз эшен туктатты? Рэп-баттл оештыручыларның өметләрен акладымы?

- Бик югары дәрәҗәдә ясалды ул. Ничек тавыш бирү күбесенә ошап бетмәде. Андый кешеләр табыла инде ул, нәрсә генә эшләсәң дә - начармы ул, яхшымы, андый кешеләр һәрвакыт табыла. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Ә үземнең караштан, бик матур, бик күңелле үтте.

- Рэп-баттл хәзер үз эшен туктаттымы?

- Әлегә туктатты, хәзер баттл рэперлар аз, бармак белән санарлык. Мәсәлән, мин үзем баттлга чыгарга куркам дип әйтмим. Мин бит тыныч кеше, миңа тынычлык кирәк мин кешегә пычрак ыргыта алмыйм. Мин оештыруга катнаша алам, ә Рэп-баттлда катнашмам.

- Тормышыңда, булды мин ардым, туйдым, миннән булмый мин китәм дигән вакытларың булганы бармы?

- Әлбәттә була, ул хәзер дә була, сирәк күренеш түгел инде. Кайбер вакытны, юк булды җитте диясең дә, туктатырга торасың. Миңа бернәрсә дә бирми бу дип. Аннан уйлап куясың, менә күпме эшләдем бит инде, хэзер туктап калсам нәрсәләр югалтырга мөмкин. Барыбер җырларны язганда, музыка язганда үзеңә бер төрле мавыгу, бер төрле бушану, фикерләреңне җиткерү. Андый вакытта, туганнар, якыннар хуплап торалар, шуңа тукталып калмыйм.

- Һәр кешенең дуслары бар, чын дуслар сирәк, синең чын дустың бармы. Ул рэп өлкәсеннәнме?

- Дуслар күп, Аллага шөкер, Рэп өлкәсендә генә түгел, чын дус дип әйткән кешеләр күбрәк булса, яхшырак.

- Кемне син үзеңнен дошманың дип әйтә аласың?

- Хәзерге вакытта минем дошманым дип әйтә торган кешем юк, Аллага шокер. Кан дошманнарым юк, хейтерлар бар, ләкин аларны мин дошманга санамыйм, бары тик үз фикерләрен белдерүчеләр.

- Үзеңне башкаларга үрнәк итеп саныйсыңмы?

- Ниндидер дәрәҗәдә үрнәктер дә, төгәлен тамашачылардан сорарга кирәк. Күп вакыттан бирле музыка белән шөгыльләнгәнгә берәр кемгә үрнәк тә булып торамдыр.

- Шәхси уңыш рецептың бармы?

- Музыка чын күңелдән булырга тиеш, дөреслеккә нигезләнгән. Үзең өчен ясасаң да, син аны барыбер кешегә тынлатасың, тыңлаучылар турында да уйларга кирәк. Һәм иң мөһим әйбер: үз тыңлаучыңны ихтирам итергә кирәк.

- Тормышыңда булган иң якты мизгелләрнең берсен исеңә төшер?

- Әлеге вакытта туй турында уйлыйм инде. Беренче тапкыр “ТегерМан” проекты Интернетта видео буларак кына төшергәндә, анда төрле рэперлар чакырылып, алар үзенең трекларын укыйлар иде. Аннан соң Азат Садыйов (SAD), “ТегерМанПати” дигән әйберне төнге клубта оештырды. Менә шунда чакырганнар иде безне, беренче тапкыр зур сәхнәгә шунда чыктым. Сәхнә артында калтырап беттем каушавымнан.

 
ZRN - G.Raf - "Сак бул" трегы

- Синнән беркем дә сорамаган нинди сорауга җавап бирер идең?

- Бик кызыклы сорау. Менә шушы сораудыр инде, бер дә биргәннәре юк иде.


- Һәркем укырга тиеш китап?

- Мин китапларны күп укыдым дип мактана алмыйм, вакыт җитмәгәнлектән инде, ә болай укырга яратам. Миңа иң ошаган китап - “Тәмуг чәчәге”

- Һәркем карага тиеш кино?

- Киноны кәефкә карап. Башта кереп карыйм фикерләрне, рейтингын, шуннан соң гына, менә шушы көнне карармын дип сайлыйм.

- Патриархат, яки матриархатмы?

- Тигезлек кирәк. Ләкин күбесенчә патриархат буладыр инде, чөнки безнең менталитет шундый.

- Әлегә иң шәп булган Татар рэпы?

- Әгәр тулысынча алсак, “Funt”.

- Без синнән шушы киләсе ике айда нәрсәләр көтергә тиеш?

- Шушы ике айда, яңа проектлар башлап җибәрдек, иске җырларны заманчалаштырып, шулардан сыйфатлы яңа Рэп ясарга исәп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100