Өреп тутырыла торган матрасның нинди куркынычы бар?
Йөзә белмәүчеләр матрас белән суга кереп, бик еракка агып киткән очраклар да бар.
Россиядә өреп тутырыла торган матрас белән су коену тыела. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
Матраска ятып су коену куркыныч булуы ихтимал. Кешеләрне җил яки агым бик еракка алып киткән очраклар теркәлгән.
Матрасны, гадәттә, йөзә белми торган кешеләр куллана. Бу — зур хата. Матрас бик җиңел шартларга, һавасы чыгып бетәргә яки капланырга мөмкин.
Россиядә матраска ятып су коену рәсми рәвештә тыелса да, штраф яки башка санкцияләр билгеләнмәгән. Коткаручылар халыкның аңлылыгына өметләнә, диелә хәбәрдә.