Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рената Садыйкова: «Татар телемне яратканымны аңлагач, үземне сынап карарга булдым» 

#минтатар сериясе кысаларында КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты, татар теле һәм әдәбият филологиясе, журналистика бүлегендә укыган Рената Садыйкова курсташы Рената Симерхановага интервью бирде.

news_top_970_100
Рената Садыйкова: «Татар телемне яратканымны аңлагач, үземне сынап карарга булдым» 

Садыкова Рената 2002 елның 19 маенда Чаллы шәһәрендә туган. Шәһәрнең 50нче мәктәбен (2020 ел), «Заман» яшьләр үзәгендә журналистика мәктәбен тәмамлаган (2018 ел). Бүген КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбият филологиясе, журналистика бүлегендә укый. 

Рената, ни өчен журналистиканың нәкъ менә татар юнәлешен сайладың? 

Журналист булырга мин инде балачактан ук хыялландым. Әмма татарныкында түгел, ә рус юнәлешендә. Күптән түгел генә үземнең туган татар телемне яратканымны аңлагач, үземне сынап карарга булдым. Әлегә кыен, ләкин мин бик тырыш. Гомеремдә барлык максатларыма үз тырышлыгым белән ирештем. 

Татар телендә чиста, саф сөйләшә аласыңмы? 

Дөресен генә әйткәндә, мин үз гомеремне татар теле белән бәйләрмен дип уйламаган идем. Бик озак еллар туган телемдә сөйләшмәдем. Ә инде бүгенге көндә тулысынча горурланып, чиста татар телендә сөйләшә алам һәм мин аны тагы да ныграк камилләштерү процессында. 

Үз милләтем белән горурланам! Мин чын татар кызы, гаиләмдә барысы да татарлар. Татарстанда туып-үскәнемә шатланып туя алмыйм. Минем өчен ул зур бәхет! Татарстан башка республикаларга караганда күпкә матуррак, шәһәрләре чиста, аның матурлыгына сокланып туярлык түгел. Мөгаен, нәкъ шуңа күрә мин Казанга укырга кергәнмендер.

Татарстан һәм үзеңнең туып-үскән шәһәрең турында сөйләгәндә нинди хисләр кичерәсең?

Татарстан һәм үз шәһәрем турында мин һәрвакыт уңай фикерләр генә белдерәчәкмен. Мин горурланам Татарстан Республикасы белән. Горурландым, горурланам һәм горурланачакмын. Мин шулхәтле яратам туган җиремне, аның матурлыгы турында мин беркайчанда сөйләп туймасмын кебек.

Киләчәктә Татарстанда каласыңмы?

Әйе, мин үземнең киләчәгемне Казанда күрәм, чөнки монда үсәргә, лаеклы кеше һәм үз һөнәреңнең остасы булыр өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Төп яшәү урынымны Казанда күрсәм дә, башка илләрне телевизор экраннарынан гына түгел, ә үз күзләрем белән дә күрәсем килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100