Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рената Литвинованы туган көнендә машина таптаган

Бүген Рената Литвиновага 53 яшь тулды.

news_top_970_100
Рената Литвинованы туган көнендә машина таптаган
Рамил Гали

Россиянең атказанган актрисасы Рената Литвинованы туган көнендә Мәскәү үзәгендә йөргәндә машина таптаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Яшь кыз идарә иткән машина актрисага «Макдоналдс» рестораны янында бәрелә. Аның кулы һәм аягы имгәнгән. Табиблар актрисага ашыгыч ярдәм күрсәткән.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, машина белән идарә иткән хатын Литвинованы исерек дип әйткән булган.

Рената Литвинова авария турында социаль челтәрдә аңлатма бирде. Ул хәзер хәле яхшы булуын, табиблар иягендәге яраны тегүен язды.

«Мине салонга барышлый машина таптады. Мин ап-аек идем (матбугатта чыккан хәбәрләргә карамастан). Руль артында булган кызга бер сүз генә әйттем: «Җәяүлеләр йөри торган юлда бәрдергән өчен оят түгелме? Минем туган көнем бит әле бүген», дидем.

Литвинованы бәрдергән Mercedes йөртүчесен полиция бүлегенә алып киткәннәр. Литвинова үзе хокук саклаучылар килгәнче үк авария урыныннан китеп барган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«Не выходи из комнаты, не совершай ошибку...» - всем, кто переживал - со мной уже все хорошо, меня действительно на пешеходном переходе сбила машина, которая совершенно не собиралась останавливаться. Доктор Теймур Кулиев оказал мне необходимую помощь и зашил подбородок. Меня сбили на пути в салон после пробежки - я была совершенно трезвая, вопреки информации в СМИ) единственное, что я сказала девушке, которая была за рулём «Как Вам ни стыдно сбивать меня на пешеходном переходе, ведь у меня сегодня День рождения».

Публикация от Renata (@renatalitvinovaofficiall)

Рената Литвинова моңа кадәр генә Инстаграмдагы сәхифәсенә аклы-каралы фото куйган булган. Ул ялтыравыклы озын күлмәк кигән һәм җимерек стена янында басып тора. «Киләчәктә чыгачак китаптагы фото», — дип язган ул фото янына.

Актрисаның яраткан тамашачысы туган көне белән котлый һәм тизрәк терелүен тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100