Рената Литвиновадан сирәк фото: актриса бердәнбер кызын һәм аның егетен күрсәтте
Рената Литвинова шәхси мәгълүмат белән бик сирәк уртаклаша.
Актриса Рената Литвинова инстаграмдагы сәхифәсендә кызының фотосын куйды. Ульяна егете белән селфи ясаган.
«Уля һәм Федя — Антверпенда руслар», — дип яза Литвинова.
Инстачыларның күбесен Ульяна әнисенә охшаган дип саный. Башта Литвинова үзенең яшьлектә төшкән сурәтен куйган дип уйлаучылар да булган. Рената Литвинованың бердәнбер баласы — кызы Ульянага шушы көннәрдә 19 яшь тула. Актриса Ульянаны эшмәкәр Леонид Добровский белән никахта тапкан. 2007 елда ир белән хатын аерылыша, кызлары әнисе белән яши.
Туксанынчы еллар уртасында Литвинова бераз вакыт кинопродюсер Александр Антипов белән дә яшәп ала.
Рената Литвинова элеккеге ирләре турында мәгълүмат бирмәскә тырыша. Бу турыда «Московский комсомолец» язды.