Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Шакиров, «Аверс» банкы: «Без клиентларыбызга гади һәм аңлаешлы продуктлар тәкъдим итәбез»

«Аверс» банкының идарә рәисе урынбасары Ренат Шакиров журналистларга җәйнең үз фатирыңны булдыру өчен иң кулай вакыт булуы хакында сөйләде.

news_top_970_100
Ренат Шакиров, «Аверс» банкы: «Без клиентларыбызга гади һәм аңлаешлы продуктлар тәкъдим итәбез»
- Җәй – күпләрнең ял вакыты һәм бизнес өлкәсендә дә күпмедер тынлык хөкем сөрә. Быелгы гадәти булмаган салкын җәй эшлекле активлыкка ярдәм итәме? Ипотека кредиты базарында нинди яңалыклар бар?

Р.Ш.: Базарда һава торышына бәйле булмаган глобаль процесслар бара.

Ипотека торак кредиты агентлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның биш аенда бирелгән ипотека кредитларының күләме 610 миллиард сумнан да артып китте. Еллык үсеш темпы 11 процент тәшкил итте. Бу, барыннан да элек, ипотека кредитлары буенча ставкаларның сизелерлек кимүе һәм төп макроикътисади параметрларның яхшыруы белән аңлатыла.

Быел тулаем алганда илдә ипотека кредиты өлкәсендә яңа рекорд куелыр дип уйлыйбыз. Россия Федерациясе Хөкүмәте планлы рәвештә төп ставканы киметә, бу исә кредитлар буенча процент ставкаларының күләменә йогынты ясый. Ресурсларның бәясе арзаная һәм банкларның үз кредит продуктлары буенча процент ставкаларын киметү мөмкинлеге туа. Мисал өчен, безнең банк «Ставка на лето» дигән акция башлап җибәрде, аның кысаларында күчемсез милек сатып алу өчен ипотека кредитлары буенча ставкаларны еллык 10,25 процентка кадәр киметтек. Ә «ТАИФ» компанияләр төркеме хезмәткәрләре өчен ул нибары елына 9,75 процент тәшкил итә.

Бүген күчемсез милек базарында клиентлар өчен уникаль вәзгыять урнашты – беренчел һәм икенчел базарда тәкъдим ихтыяҗдан артып китә, фатирларның квадрат метр бәясе тотрыклы төс алды, ипотека кредиты буенча процент ставкалары кимүен дәвам итә. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алсак, бүген күчемсез милек объектын яхшы бәягә сатып алу өчен иң кулай вакыт. Без фатирларны потенциаль сатып алучылар 1 октябрьгә кадәр үз тормышларын тагын да уңайлырак итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмас дип өметләнәбез. Безнең банкта 40ка якын төзелеш фирмасы аккредитацияләнгән.




– Сезнең ипотека программаларының өстенлеге нидә?

Р.Ш.: Берәүгә дә сер түгел, бүген маркетинг өлкәсендә хәйләкәр алымнар кулланучылар да шактый. Мисал өчен, күчемсез милек базарында кайберәүләр клиентларны ипотека буенча бик түбән ставкалар белән кызыктыра. Мондый очракларда мин кредит бирү шартларына игътибар итәргә чакырам. Әйтик, әлеге «суперставка» бары тик кыска вакытка гына бирелергә яки аны алу өчен зур күләмдә башлангыч кертем таләп итүләре мөмкин.

Безнең банкта исә тәкъдим ителгән ставка кредитның вакыты һәм беренчел кертемнең күләменә бәйле түгел, без клиентларыбыз белән маркетинг уеннары уйнамыйбыз һәм аларның өметләрен акларга тырышабыз. Безнең шартлар гади һәм аңлаешлы: беренчел кертем 20 проценттан башлана, тормышны ирекле страховкалау һәм сатып алына торган объектка милек хокукын югалту куркынычыннан иминиятләштерү килешүе булган очракта ставка – 10,25 процент, кредитның срогы - 1 елдан 30 елга кадәр. Без яңа төзелә торган йортлардан һәм әзер торактан (моңа шәһәр читендәге күчемсез милек тә керә) фатир сатып алганда ипотека кредитлары буенча бердәм процент ставкасы билгеләдек, бу – бурычка алучыга ориентлашуы җиңелрәк булсын өчен кирәк. Безнең банкта ипотека кредиты программалары буенча эконом-класска караган торак кына түгел, элиталы торак та сатып алырга мөмкин, чөнки кредитның күләме 300 мең сумнан 15 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Тормышны ирекле страховкалау һәм объектка милек хокукын югалту куркынычыннан иминиятләштерү килешүе төзү ипотека кредитының бөтен срогына (ул 1 елдан алып 30 елга кадәр тәшкил итәргә мөмкин) минималь процент ставкасы алу белән бергә, кредит килешүе гамәлдә булган чорда көтелмәгән хәлләрдән сакланырга да мөмкинлек бирә. Иминиятләштерүнең барлык төрләреннән дә баш тарткан очракта, процент ставкасы еллык 3 проценка кадәр арта. Безнең банкта ипотека кредитлары буенча максималь процент ставкасы еллык 13,25 процент тәшкил итә.

– Димәк, клиент кредит рәсмиләштергәндә каршылыкларга юлыкмый булып чыга?

Р.Ш.: «Аверс» банкы кллиентларга гади һәм аңлаешлы финанс продуктлары тәкъдим итә. Без клиентларны кредит алу белән бәйле рәвештә күчемсез милек объектын бәяләү һәм иминиятләштерү буенча барлык чыгымнар турында алдан ук кисәтәбез. Банкта шулай ук ипотека кредиты буенча түләүнең төрен (аннуитет яки дифференциацияләнгән) сайлау мөмкинлеге бар. Аннуитет түләү шунысы белән уңайлы: ул һәрвакыт бертөрле, клиент үзе түләгән сумманы исендә калдыра, бу исә аңа гаилә бюджетының керемнәрен һәм чыгымнарын фаразларга ярдәм итә. Дифференциацияләнгән түләүне безнең клиентлар «гадел процентлар» дип атый – башта аның күләме зур була, әмма тора-бара төп бурычның суммасы азайганлыктан түләү акрынлап кими.

- Кредитны элегрәк, ипотека буенча процент ставкалары югары булган вакытта алган кешеләргә нишләргә соң?

Р.Ш.: Аларга безнең банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк! Бездә алар өчен «Перезагрузка 2.0» дигән программа эшли, аның буенча башка банкларда элегрәк алынган, еллык ставкасы 10,25 процент тәшкил иткән ипотека кредитын рефинансларга мөмкин. Әлеге программа процент ставкасының күләмен киметү белән бергә, кредит бирү шартларын тагын да уңайлырак итәргә: айлык түләүләрнең күләмен, кредитлау вакытын, шулай ук бурычка алучыларның составын үзгәртергә мөмкинлек бирә. Рефинанслау вакытында бурычны каплау схемасын да, кредит белән тәэмин итүне дә үзгәртергә була. Нәтиҗәдә, клиент үзенең финанс йөкләмәсен киметә.



– Сезнең банкта гамәлдә булган программалар турында да беләсе килә. Сез аларның кайберләрен искә алдыгыз инде, бүгенге көндә тагын нинди программалар эшли?

Р.Ш.: Безнең ипотека линейкасында күчемсез милек объектларының төрле төрләрен (җир кишәрлеге, дача йорты, гараж, бүлмәдән алып фатирга яки шәхси йортка кадәр) сатып алу мөмкинлеге каралган.

Клиентларга объектның (ул әле төзелеп кенә килә торган йорт та, әзер торак та булырга мөмкин) әзерлеге буенча үзенә туры килгән программаны сайлау, шулай ук шәхси йорт төзү һәм күчемсез милекне ремонтлау өчен акча алу мөмкинлеге бирелә.


Өстәвенә, ипотека линейкасы «Особая ипотека» дигән продуктны да үз эченә ала, аның кысаларында «Флагман» торак комлексында (Казан шәһәре, Җиңү проспекты) кызыктыргыч ставкага торак булмаган коммерция биналары һәм машина кую урыннары юнәтергә мөмкин. Ипотека базарында көндәшлек елдан-ел арта бара, шунлыктан безнең бурыч – клиентларга оптималь, кирәкле, уңайлы кредит продуктлары тәкъдим итү. Безнең ипотека линейкасы клиентларыбызның барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә, ә кредит буенча ставкаларыбыз башлангыч кертем һәм кредит срогына бәйле түгел.

– Ипотекадан тыш, сезнең банк өй туе үткәргән кешеләргә тагын нинди продуктлар тәкъдим итә?

Р.Ш.: Мисал өчен, яңа фатирда ремонт ясау яки зур көнкүреш техникасы сатып алу өчен кулланучы кредиты рәсмиләштереп була. Банкта еллык ставкалары 13,5-18 процент тәшкил иткән кредит линейкалары тәкъдим ителә, алар буенча кредитның күләме 50 меңнән 5 миллион сумга, ә кредит срогы 1 елдан 20 елга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Моннан тыш, процент ставкасын киметү максатыннан кредитны залогка рәсмиләштерә аласыз. Ставкалар бурычка алучыларның тормышын һәм сәламәтлеген ирекле иминиятләштерү килешүе төзегән вакытта билгеләнә. Керемнәрен күрсәтмәгән һәм кайда эшләүләрен «яшергән» клиентлар өчен ставка нибары 0,5 процентка арта.

«Аверс» Банкы ҖЧҖ. РФ Үзәк банкы тарафыннан 2014 елның 6 июнендә бирелгән 415нче номерлы лицензия.

«Ставка на лето!» акциясе 2017 елның 28 июненнән 2017 елның 30 сентябренә кадәр үткәрелә. Тагын да төгәлрәк мәгълүматны Банкның офисларында 8 (800) 700-43-21 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) яки aversbank.ru сайтында белергә мөмкин.

Реклама

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100