Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Шәмсетдинов: «Башта «Исламия кияве» диләр иде, аннары «Ренат Шәмси» дип таныдылар»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның 50 еллык бенефис-юбилей кичәсе узды. Бенефисның эчке «кухнясы» белән «Интертат» хәбәрчесе танышты.

news_top_970_100
Ренат Шәмсетдинов: «Башта «Исламия кияве» диләр иде, аннары «Ренат Шәмси» дип таныдылар»

Тинчурин театрының популярлыгы, мөгаен, гадилектәдер. Монда бар әйбер гримсыз, артык пафоссыз. Бу театр һәр тамашачыны үз труппасындагы бер артист кебек күрә, хөрмәт итә. Ә тамашачы бу җылы мөнәсәбәтне тоеп, аңа шул ук җылы хисләр белән җавап кайтара. Театр шундый булырга тиеш тә, ул халыкны яктылыкка гына өндәргә түгел, ә тамашачы белән бер тормыш белән яшәргә, суларга тиеш. Шул вакытта гына аның ышандыру көче зур булачак.

Фото: © Михаил Захаров

Гримерка

Артист үз бенефисына ничек әзерләнә? Тамашачы, мөгаен, бу процессның һәр этабы катлаулы, дип уйлыйдыр. Ләкин ни кызык, алай түгел икән. Инде Тинчурин театрының әйтелгән гадилегенә әйләнеп кайтсак, монда һәр процесс бүген аеруча җитмәгән «гадилек» белән эшләнә. Мисал китерик: керү белән, артык сораусыз гына, безне гримеркага алып төштеләр, бу хәл бүтән җирдә булса – беләсез инде: администратор чакыру, бер начальниктан икенчесенә шалтырату һ.б. әйберләр башланыр иде.

Ярый, алга барыйк.

Сәгать 18:15. 18:30 кичә башланырга тиеш. Гримеркага төштек – Ренат абый юк. Шалтыраттык – телефонын алмый. Артист кайда булсын инде тагын дип, сәхнәгә барырга уйладык. Таптык дип уйлыйсызмы? Әлбәттә! Гримеркага кердек. Ренат абый чишенеп-киенергә, костюм кияргә кереште. Шундый кызык рәвештә беренче тапкыр интервью да алырга насыйп булды.

Ренат абый чалбар кигәндә, гримеркага Зөлфәт Закиров керде. Ул Ренат абыйны котлаулардан соң уйналачак спектакльдәге өс-кием белән – герой образы киемендә чыксам ярар микән, дип сорау бирде. Ренат абый: «Әлбәттә ярый, Зөлфәт, кем күрә сине анда!» – дип җавап кайтарды.

Гадилекме? Гадилек!

Әңгәмәнең үзенә күчик:

Ренат абый, беренче остазыгыз дип кемне әйтер идегез?

Иң беренче остазым дип, мин үткән тормышымны саныйм. Аннан соң театр сәнгатендәге остазларым: Илдар Хәйруллин, Николай Дунаев. Гомумән, театрда эшли башлаганнан бирле минем белән эшләгән һәр өлкән артист –  минем остазым. Алар миңа сәхнә әлифбасын, сәхнә серләрен өйрәтте. Миңа тормышымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды, шуңа күрә мин һәрберсенә бик рәхмәтле.

Сезгә 50 яшь тулды, театрда да 1991 елдан хезмәт итәсез. Сез үзегезне бу театрның аксакалы дип хис итәсезме?

Әлегә алай дип әйтә алмыйм, башкалар мине, әлбәттә, шулай дип уйлый торганнардыр инде. Ләкин мин үземне әлегә аксакал дәрәҗәсенә җиткерә алмыйм, чөнки әле эшлисе эшләр алда, уйныйсы образлар алда әле.

Яшь актерлар сездән киңәш сорыймы, әллә сез, алар сораганчы ук, үзегез киңәш бирәсезме?

Тәҗрибә белән бүлешү бөтен өлкән артистта бар инде. Була, әйткәлибез, чөнки үзеңне читтән күрмисең, кайбер җитешмәгән җирләрне әйтергә туры килә башка артистларга да. Шуңа күрә бу очракта «аксакал» дип әйтергә була инде, әлбәттә.

Сезне сәхнә нәрсәгә өйрәтте?

Мөгаен, тормышны дөрес кабул итәргә өйрәткәндер. Кайбер зур проблемаларны җиңеп, алар аша җиңел генә чыгып китәргә, дөрес итеп яшәргә.

Профессиональ яктан үсү өчен 2-3 ел саен эш урынын алыштыру, хәтта төрле профессияләрдә эшләп карау кирәк, диләр. Бу фикерне театр актеры профессиясендә кулланып буламы?

Кешегә тормышта үз юлын табу өчен күңеленә яткан эш кирәк. Әгәр син ул эшне табасың икән, син аны бервакытта да алмаштырмаячаксың. Без – иҗат кешеләре, ә иҗат кешесе үз юлын тапса, ул гел шул кыйбласына таба бара, аны ташламый.

Театрга килгәндә, миңа 19 яшь иде, ул вакыттан мин бер тапкыр да бу юлны сайлаганга үкенмәдем. Мин, мөгаен, алыштыра алмас идем, бүген дә алыштырасым килми.

Фото: © Михаил Захаров

Сәхнәдәге беренче уңышыгыз дип кайсын саныйсыз?

Мине халык Шакир Мәҗитовның «Резедәкәй» дигән спектакленнән таный башлады, Исламия апа (Исламия Мәхмүтова – Ренат Шәмсетдиновның әбисе – «тещасы». – авт.) куйган иде аны, мин анда Габделхәй ролен башкардым. Башта инде, әлбәттә, Исламия кияве дип эндәшәләр иде, аннан инде бераз еллар үткәч, Ренат Шәмси дип таный башладылар.

Сез 30 елдан артык театрда, сезнең фикерегезчә, тамашачы үзгәрдеме бу вакытта?

Әлбәттә үзгәрде, элекеге тамашачы ул бөтенләй икенче төрле иде, алар «самими» иде, дип әйтикме соң инде. Спектакльгә тулысынча кереп китеп, һәр детальдән кычкырып көләләр дә, елыйлар да иде. Ә хәзерге тамашачыны шаккатырырга авыррак.

Хыялларыгыз һаман бармы?

Хыяллар кала. Яшьлектә: «Эх, театрга керәсе иде! Гамлетны уйныйсы иде!» – дигән амбицияләр бит инде. Ул амбицияләр хәзер дә бар, ләкин икенчерәк формада инде.


1 пәрдә: «Коллектив»

Бенефисның беренче өлешендә юбилярны котладылар. Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов Татарстан премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатын тапшырды. Юбиляр шулай ук Казан мэрының Рәхмәт хатына да ия булды. Ренат Шәмсетдиновны театр коллективы һәм Ренат абыйның остазы Илдар Хәйруллин да котлады.

Фото: © Михаил Захаров

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Наил Мөсәгыйтов:

– Ренат бит ул – чын егет! Хәзер әз генә картайган инде, ләкин барыбер егетлеген югалтмаган. Төп-төз гәүдәле, Питрәчтәге кызлар аның белән бергә укыганда нишләгәннәрдер инде, белмим! Сәхнәгә чыгарып карап кына торасы килә аңа! Ул нинди рольгә керсә дә, уйнап чыкмаганы юк инде. Гаиләсе бик матур, бик тату торалар, малайлары армиягә барып кайтты.

Минем Ренатны шундый итеп үстергән өчен Лилиягә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең Хәлил абый белән Исламия апа гаиләсе бар иде. Хәзер Ренат белән Лилия – шул буынның традицияләрен дәвам итүчеләр. Тазалык-саулык, исәнлек булсын, илһам килеп торсын, шушы сәхнәләрдә матур итеп, җир җимертеп эшләргә язсын!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов:

–  Ренат абый ул – тылсымчы, чөнки репетицияләрдә ул гел сүзләрен оныта, ноталарга эләкми. Ә менә прогоннарда, премьераларда иң яхшы уйнаучы, әлбәттә, Ренат абый гел! Сез безне алга таба да шулай тылсымлагыз, ә без сезне сәхнәдә көтеп калабыз!  

Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Харисов:

– Хөрмәтле дустым, мин сине балачагыңнан беләм. Күз алдымда үстең, кеше булдың, өйләндең. Аллаһ сезгә тигезлегегезне бирсен, тигез матур картлык күреп, улыгызны өйләндереп, оныклар сөеп, рәхәтләнеп яшәргә язсын. Исламия апа белән Хәлил абый – берсе агам, берсе апам иде, хәзер инде сезнең белән дуслыгыбыз дәвам итә. Алга таба да шулай булсын!

Иң соңгы котлаучы булып сәхнәгә юбилярның балдызы – җырчы Ләйсән Мәхмүтова чыкты:

– Хөрмәтле дуслар, туганнар, мин бәхетле, чөнки минем менә дигән җизни бар. Акыллы, матур, чибәр, уңган, булган, алтын куллы, кешелекле. Без аны шундый яратабыз, хөрмәт итәбез! Апам белән шулай матур, озак итеп рәхәтләнеп яшәргә язсын. Аңа иҗади уңышлар, яңа проектлар телим. Ренат, бәхетле бул!

2 пәрдә: «Алай түгел, болай ул!»

Бу кичәдә куелган «Алай түгел, болай ул!» дигән спектакльне юньләп карап булмады, «без бит эштә» – ни дисәң дә, шуңа күрә сезгә аның нәрсә турында икәнен сөйләмим. Тулы зал үлеп-бетеп көлешкәндә, без Ренат абыйның сәхнәдәшләреннән аның үзе турында сораштыргаладык. Сәхнәдә нинди кызык хәлләр булганын, Ренат абыйның нинди эшләрне яхшы башкаруын, гомумән, аның нинди кеше икәнен белдек.

Рөстәм Гайзуллин:

– Ренат абый – безнең бик сәләтле кеше ул. Бу хакта күп кеше әйткәндер. Минем, аерып алып, аның алтын куллы икәнен искәртеп узасым килә, Нәрсәгә тотынса, шуны эшли ул. Ул үз кулы белән курай да ясый ала, йорт эшләрен дә җиренә җиткереп эшли. Авылга кайтарып куйсаң, менә дигән матур, мул тормышлы бер йорт күтәрә торган кеше инде ул. Балта тотса да, чүкеч тотса да, гомумән, нәрсә генә тотмасын – барысын да булдыра торган кеше.

«Сәхнәдә йөзүче» артистлар була, ул – шундыйларның берсе. Ихлас итеп, чын күңелдән рольләрен башкара торган артист. Бездән соң килгән артистлар, бәлки, аксакал дип уйларлардыр аны, ә безнең өчен ул күбрәк – дус. Мин үзем театрда 20 елга якын хезмәт итәм, без – аның сакалы агарганын күргән кешеләр.

Рөстәм Гайзуллин һәм Ирек Хафизов

Ирек Хафизов:

Мин Ренат белән инде 30 елга якын таныш. Иң беренче аны күрүем авылдан безне спектакль карарга алып килгәндә булды. Ул вакытта «Резедәкәй» спектаклендә аны күреп: «Карале, ничек шәп уйный бит!» – диештек. Еллар үткәч шул артист белән бергәләшеп иҗат итәрбез дип, мин ул вакытта күз алдыма да китермәгән идем.

Минем хәзер шушы 30 ел таныш булу дәверендә, без, бергәләшеп, яраткан тамашачыбызга иҗат итәбез, күп кенә гастрольләрдә йөрдек. Ренат – чын дус, үзенең хәләл җефете белән улларын үстерделәр, хәзер инде башлы-күзле итәсе генә калды. Еллар үтә шул, әле менә ничә ел элек кенә яшь булып йөри идек, ә бер минутка карап тукталсаң, инде 50 яшь тә тулган. Шуңа күрә дустыбызның юбилейлары күп булсын, матур гына иҗат итәргә язсын.

Сәхнәдә кызык хәлләр бик күп. Аның сөйләми торганнары шактый, шундыйлары искә төшә аның! Менә берсе искә төште. 2000 елда, Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә Хәй Вахитнең «Кияүләр» дигән спектаклен уйныйбыз. Халык шыгрым тулы. Ренат кияү егете булып чыкты да, кулы белән: «Йааа», – дип жест ясый инде. Ә идәндә – линолеум! Ярый, ясады да бу моны, бер мизгелдә тынлык урнашты. Ул арада карасак – Ренатның ике аягы яңа гына кулы булган җирендә. Лапылдап барып төшкән бу. Без, артистлар, көлә башладык, ләкин, көлүне озакка сузмыйча, спектакльне дәвам иттек. Менә шулай.

Зөлфәт Закиров:

2005 елда Тинчурин театры режиссеры Ришат Заһидуллин мине Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» спектакленә чакырган иде. Студент чагым әле. Шул вакыттан мин Ренат абый белән эшләп киттем, нинди артист икәне шул вакыттан аңлый башладым. Аның бөтен рольләренә тирәнлек хас, ул кабатланмый, чын артист. Аңа карап гашыйк булдым мин бу профессиягә.

Ул гади, ләкин шул ук вакытта чын интеллигент. Әйтә иде: «Менә болайрак эшләп карале, яки бу детальләргә игътибар ит», – ди. Мәскәүне бетереп, Казанга кайтып эшли башлагач: «Сизелә, кайттың! Белемең бар хәзер, нәрсә эшләгәнеңне аңлыйсың!» – дип әйткәли иде.

50 яшь бирмисең аңа, сәхнәдә дә, тормышта да җиңеллек сизелә аннан. Күңелендә көч, дәрт сүнми аның!

3 пәрдә: «Якыннар»

Иң азактан Ренат абый коллектив һәм якыннары белән табынга утырды. Мин күрмәдем, ләкин буфет артындагы өстәлләр, залдан хуш исле бутерброд, ризык исләре шул хакта сөйли иде. Ренат абыйның тормыш иптәше Лилия Мәхмүтованы нәкъ менә шул тәмле исләр аңкып торган урында очраттык та инде, ул өстәл әзерләп йөри иде. Берничә сүз әйтергә сорагач, ул шатланып риза булды.

Лилия апа, Ренат абый гаиләдә һәм сәхнәдә ике төрле кешеме? Әллә шундый укмы?

Әлбәттә, һәр артист тормышта – бер төрле, сәхнәдә икенче төрле инде ул. Ренат ул элек бик кире иде, әмма минем белән яши-яши үзгәрде. Әйтәләр бит – поездны төртсәң, төртелә, дип. Ренат белән дә шулай. Поезд кебек этеп җибәрәм дә мин аны, китә ул. Минем Ренатым бөтен нәрсәне эшли ала, нәрсәгә алынса – барысын да булдыра. Кирәк икән курайда да уйный, агач эшенә тотынса – анысын да эшләп чыга. Бердәнбер эшли алмаган эше – ул менә цемент эше, ә калган эшне барысын ерып чыга.

Без бит сәхнәдә уйнаганда образларга кереп уйныйбыз, шулай булса да, сәхнәдә дә рәхәт аның белән. Исламия Мәхмүтованың «Күрәсем килгән иде» дигән спектаклендә ирле-хатынлы булып уйныйбыз. Ул спектакльдә мин аның күз карашыннан миңа нәрсә җавап бирәсе килгәнен аңлыйм. Сүзен онытканда да алып китә алам, чөнки табигатен беләм. Гомумән, партнер буларак, ул бик әйбәт.

Яшь вакытында күбрәк комик рольләр уйнаса, соңгы арада драматик рольләргә игътибар бирә башлады. 50 яшендә Ренат – җитлеккән артист, яхшы ир, яхшы әти.

Сезнең гаиләгез үзе – легендар театр шәхесләре. Кайсыгызны алма  барыгыз театрга тормышын багышлаган. Менә сезнең кебек иҗат гаиләсе  гади гаиләдән аерыламы ул, әллә юкмы?

Шәхсән үзем, сеңлем Ләйсән, легендар Мәхмүтовлар гаиләсеннән булсак та, без бервакытта да «шундый кешеләрнең балалары» дип масаеп йөрмәдек. Театр училищесына кереп, бер ай укыгач кына, минем Мәхмүтовларның кызы икәнне белделәр, чөнки мин әти-әнинең уңышларын үземнеке итеп куймадым. Исламия кызы буларак кына түгел, минем үземнең артистка буларак таныласым килде. Шуңа күрә, без бүтән гаиләләрдән аерылабыз, дип әйтә алмыйм. Без шул ук бер башлы, ике куллы, ике күзле, шулай ук тормыш итәбез.

Ренат абый белән ничек танышканыгызны тагын бер кат искә төшерегез әле?

Университетта укып йөргәндә, иптәш кызларым белән җыелып, театр түгәрәге ачарга булдык. Шул вакытта язучы, журналист Халисә Нигъмәтуллина белән таныштык. Әлбәттә бит инде, кызлар егетләр ролен уйнап йөри алмый. Без барыбыз озын буйлы идек. Шунда безгә, бергә уйнарга егетләр эзләп, театр училищесына барып карарга тәкъдим иттеләр.

Без киттек театр училищесына. Ярар, кердек, озын буйлы, матур егет – Җәвит Шакиров килеп чыкты. Сөендек, безгә туры киләсез, дип әйтәбез инде, ә ул, килеп сөйләшә башлагач: «Кызлар, мин – өйләнгән кеше хәзер, балам да бар, Камал театрында «подрабатываю», шуңа күрә андый җирләргә йөри алмыйм, сез менә икенче курска кереп карагыз әле, анда – яшь егетләр, алар бу эшкә риза булырлар», – дип әйтте.

Без икенче курс утырган аудиториягә кереп карадык. Аннан егетләр йөгереп чыкты – берсеннән берсе кечкенә буйлы. Алар инде шуның хәтле оптимистлар, 16-17 яшьлек балалар. Безгә бит инде ул вакытта 21. Минәйтәм: «Әстәгъфирулла, шундый кечкенә буйлы егетләрне дә артистларга алалар икән», – дим, аптыраган идем. Менә шул егетләр арасында Ренат та бар иде, шул вакытта аның белән таныштым. Мин бу тарихны әлегә кадәр сөйләмичә йөрдем. Менә шундый мәзәк.

Ә Ренат абый белән очрашып йөргәндә берәр нинди кызык хәлләр булдымы?

Мин, гомумән, хатын иренннән 5 яшькә кечерәк булырга тиеш, дип уйлый идем. Ләкин язмыш шулай итеп эшләде – мин Ренаттан 5 яшькә олы. Әлбәттә, беренче күрүдә, «нинди бала-чагалар икән болар» дип утырдым, мин Ренатка борылып та карамадым, дисәм, дөрес булыр. Беренче күрүдән гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм. Дус булып йөрдек башта, бергә укыдык, соңыннан бер-беребезне якынрак белә башладык. Укып бетергәндә дә «аңа кияүгә чыгармын» дип уйламаган идем.

Ренат гел әйтә иде: «Миңа озын буйлы, озын чәчле кызлар ошый». Әле минем белән дус булып йөргәндә дә: «Кая барасың син, кая сузыласың син Лилиягә! Син уйлап кара, аның әти-әнисе кем бит!» – дигән уйлар килә иде, дип әйткән иде.

Берсендә мин аны чәй эчәргә чакырган идем, әлбәттә инде, безнең фатирда әти-әнинең портретлары эленеп тора. Ренат килде дә: «Син дә яратасыңмыни бу артистларны?» – дип сорый. Мин әйтәм: «Яратам!» Ренат әйтә: «Мин дә яратам аларны, алар безгә Шәлегә спектакль куярга да килгәннәр иде… Ә син аларны каян беләсең, нигә болай итеп фотографияләрен элеп куйдың?» – дип сорый. Мин әйтәм: «Алар – минем әти белән әни...». Ренат бер мәлгә телсез калды һәм озак итеп миңа карап: «Ә-ә-ә-ә, аңладым!» – диде дә, әкрен генә киенеп, шул арада чыгып та китте. Ул вакытта мин аның нигә чыгып киткәнен аңламадым, ә аннары инде ул миңа бу әйберне сөйләде, аңлатты. Менә шулай.

...

Сәгать 22:30. Урамга чыктык, ә анда беренче кышкы буран. Рәхәт, рәхәт, рәхәт...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100