Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Ибраһимов белән хушлашу вакыты билгеле

news_top_970_100
Ренат Ибраһимов белән хушлашу вакыты билгеле
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ренат Ибраһимовның вафатына берничә сәгать кала соңгы репетициядән видеосы чыкты. Аны Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм каналына урнаштырганнар. 

«Ренат Исламович музыкантлар белән 19 май көнне узачак концертка әзерләнде. Татар телендә «Юллар» дигән җыр башкарачак иде. Муса Җәлил сүзләренә Радмир Шәйхетдинов көй язды. Җырда түбәндәге юллар бар:

«Юллар, юллар! Мине туган йорттан

Аерып ерак алып киттегез.

Җитәр инде, озак кунак булдым,

Хәзер кире өйгә илтегез…»

«Нинди моңсу җыр», – дигән Ренат Ибраһимов видеоны төшереп торучы, концертның продюсеры Ольгага» – дип язалар анда.  

Телеграм канал Ренат Ибраһимов белән хушлашуның бүген, 15 май көнне Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә (Выползов урамы, 7 йорт, "Тынычлык проспекты" метро станциясе)15.00 сәгатьтә башланачагын хәбәр итә.  Җеназа намазы 17.00 сәгатьтә укылачак. Җырчыны Волков зиратының (Мәскәү өлкәсе, Мытищи шәһәре) мөселманнар өчен бүленгән өлешендә җирләячәкләр. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 май 2022
    Исемсез
    Жыры да ничек туры килеп тора урны жаннатта булсын
  • 15 май 2022
    Исемсез
    Урыны жәннәттэ булсын Ринат абый🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100