Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимов «Привет, Андрей!»да кунакта булды – видео

news_top_970_100
Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимов «Привет, Андрей!»да кунакта булды – видео
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимов тележурналист Андрей Малаховның «Привет, Андрей!» тапшыруында кунакта булды. Ул анда әтисе турында хатирәләрне яңартты, әтисе репертуарындагы «Наш город» җырын җырлады.

Солтан Ибраһимов – Ренат Ибраһимовның икенче никахыннан туган улы.

«Наш город» җырына клип 1979 елда Казан шәһәрендә төшерелгән булган. Тапшыруда экранда әлеге клип күрсәтелде, тамашачылар яшь Ренат Ибраһимовны һәм ул вакыттагы Казанның күренешләрен карады.

– Миңа 28 яшь. Әти «Наш город» җырын башкарганда шул яшь тирәсендә булган. Мин әтием репертуарындагы күпчелек җырны яттан беләм, – диде ул.

Бу вакытта Ренат Ибраһимовның «Любовь настала» җыры видеоязмасын куйдылар. Солтан әтисе язмасы яңгыраган вакытта кушылып җырлады.

– Ә син әтиеңне нинди булып истә калдырдың? Ренат абый гаиләдән киткән вакытта сиңа 12 яшь булган дип беләм, – дип сорады Андрей Малахов.

– Мин аны ихластан ярата торган әти буларак истә калдырдым. Аның яратуы балачагымда күбрәк сизелде. Үсә төшкәч, университетта укый башлагач, әти миңа карата тыйнаграк иде. Ләкин мине шулай ук яратуын белә идем. Бу хакта башка кешеләрдән белеп ала идем, – дип сөйли Солтан Ибраһимов.

Тапшыруда Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимов белән 2007 елдагы концертта бергәләп «Путники в ночи» җырын башкарган видеоязма күрсәтелде.

– Ә әниең ничек, музыкаль сәләтең белән горурланамы? – дип сорады Андрей Малахов.

– Әнием күзәтеп тора, көн саен миңа хәлемне белеп яза. Тапшыру тәмам булгач та, шалтыратышып сөйләшәчәкбез. Мин өйләнгән, хатыным студиядә утыра, хатыным Руслана исемле.

Безнең өйдә бик күп җыр яңгырый иде. «Королева красоты» җырын җырларга була. Бу җыр әтиемнең яраткан җырларның берсе иде, – диде Солтан Ибраһимов һәм Мөслим Магомаев репертуарыннан әлеге җырны башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100