news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәрнең якын кешесе вафат булган

news_top
Ренат Галиәскәрнең якын кешесе вафат булган
"Татар-информ" архивы

Тамада, җырлар авторы Ренат Галиәскәрнең әбисе вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә шигырь юллары белән әйтеп биргән һәм әбисенең тәрәзәдән кул болгап озаткан видеосын да куйган.

«Озатканда күз яшьләрең яшереп,

Яулык очларыңда эреттең.

Түгелергә торган бала күңелен

Янә бер кат моңлырак иттең.

Балачакларымны иярттең дә

Кайтмаска дип мәңгегә киттең.

Әби китте...», – дип язган ул.

Ренатның кайгысын иҗатташ һәм виртуаль дуслары уртаклашкан.

«Ләлә әбинең урыны җәннәт түрендә булсын! Сезнең кебек оныклар тәрбияли алуына сөенеп, риза булып китүенә һич шигем юк», – дип язган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар