Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәрдән Гөлназ Сәфәровага туган көн котлавы

news_top_970_100
Ренат Галиәскәрдән Гөлназ Сәфәровага туган көн котлавы

1 сентябрь – иң популяр алып баручыларның берсе Гөлназ Сәфәрова өчен икеләтә бәйрәм. Ул кичә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Танылган шәхесне гомер бәйрәме белән тәбрикләүчеләр бихисап булган, әлбәттә. Гөлназ, хәтта, үзенә килгән хатларга җавап та биреп өлгерә алмаган.

«Котлауларыгыз, чәчәкләрегез өчен мең-мең рәхмәт. Җавап язып өлгерә алмыйм, үпкәләмәгез. Кочаклыйм сезне, минем кешеләр», – дигән ул.

Гөлназның сторисларындагы туган көн котлаулары арасында иң кызыгы – Ренат Галиәскәрдән килгәне. Оста гына, чын шагыйрьләрчә, башка хезмәттәш дусларын да мактаган, Гөлназга да үгет-нәсыйхәт биргән ул.

«Минем кебек акыллы бул!

Айваз шикелле тыйнак!

Чулпан сыман бик аз сүзле!

Алмаз төсле бик җыйнак!» – дип язып калдырган аңа шагыйрь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100