news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр әти булган

news_top
Ренат Галиәскәр әти булган
Фото: "Татар-информ" архивы

Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр белән тормыш иптәше Айгөлнең беренче баласы туган.

Йөклелек чорындагы фотоларны Айгөл социаль челтәрләрдә күрсәтте. Посттан аңлашылганча, аларның сабыйлары 25 сентябрь көнне дөньяга килгән.

Ренат белән Айгөл өчен язылучылары сөенгән. «Бәхетле сабыйның бәхетле әти-әниләре булырга язсын», «Тигезлектә үстерегез», «Сау-сәламәт сабый булсын», – дип язалар, котлыйлар яшь әти-әнине.

Ренат сөйгәненә тәкъдимне Илсөя Бәдретдинова концертында ясаган иде. Узган елның ноябрендә пар гөрләтеп туй уздырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар