news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр: «Тәүге очрашуда ук түшәккә яткан кыз күңелгә ятмый»

news_top
Ренат Галиәскәр: «Тәүге очрашуда ук түшәккә яткан кыз күңелгә ятмый»
Владимир Васильев

Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр бер халык сынамышы язып, социаль челтәрдәге дусларын гаҗәпкә калдырган. 

«Халык сынамышларына ышансаң, тәүге очрашуда ук түшәккә яткан кыз күңелгә ятмый», - дип язып куйган ул. 

Әлеге теманы Ренатның дус-ишләре бик кызык итеп күтәреп алганнар. Җырчы Алинә Сафиуллина: «Кичәге бәйрәм бик уңышлы булган, ахры», – дип төрттергән. «Үз фикеремне личкаңа язсам ярыймы?» – дип сораган икенче кыз. 

«9 айдан ята башлый», – дигән Ирек Мотыйгуллин. Алып баручы Нияз Рахман сынамышның: «Түшәккә озак ятмаса», – дигән вариантын тәкъдим иткән. 

«Яткыручысына карап түгелме икән?», «Халык сынамышы түгел бу, ялгыз егет фикере», «Яткырмыйча гына кара әле, бәлки күңелеңә ятыр», «Икенче очрашуда ятканы күңелгә ятамы?», «Халык сынамышларын сәбәп итеп аларны түшәккә яткыра башласаң, таушала башларсың. Түшәлгәненнән дә колак кагарсың», – дигән комментарийлар да бар. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар