Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр сөйгәненә тәкъдим ясарга җыенгач, Илсөя Бәдретдинова куркып калган

news_top_970_100
Ренат Галиәскәр сөйгәненә тәкъдим ясарга җыенгач, Илсөя Бәдретдинова куркып калган
Фото: © социаль челтәрдән

Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр сөйгән яры – Айгөл исемле кызга тәкъдим ясады. Әлеге куанычлы вакыйга җырчының якын дусты Илсөя Бәдретдинова концертында булды.

Ренат Галиәскәр сәхнәгә кызыл розалардан торган бик зур букет тотып чыккач, Илсөя Бәдретдинова куркып, шикләнеп калган. Бу турыда алар бергә җыелышып, концерттан соң сөйләшкән. Кызык әңгәмәне Илсөя Бәдретденова төркеме директоры Гүзәл Карамиева социаль челтәрдә күрсәтте.

«Бөтен кеше «Илсөягә тәкъдим ясый» дип утыралар... Башта бөтен зал күтәрелде, Илсөягә тәкъдим ясый, дип уйладылар», – дип аңлата бу хәлне Гүзәл Карамиева.

Ренат Галиәскәров сәхнәгә чыгып тәкъдим ясар алдыннан, учакка утынны Илназ Гарипов та өстәп куйган булган икән.

Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдиновага: «Сез аны беләсез бит инде, Ренат иске әйберләр җыярга (Галиәскәров авылда иске җиһазлар коллекциясе булдырган. – ред.) ярата», – дигән. Шул вакытта Илсөя Ренатка: «Мине генә бутый күрмә монда», – дип кисәтеп куйган.

Бу әңгәмәдә Илсөя Бәдретдинова үзен «раритет» дип атап, яшь кәләшкә сабырлык теләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100