
Популяр алып баручы Ренат Галиәскәр узган елның көзендә үзенең сөйгәне Айгөл белән гөрләтеп туй уздырган иде. Баксаң, пар никахларын рәсмиләштерергә җитешмәгән булган икән. Шушы көннәрдә Ренат сторислары аша Айгөлнең язылышасы килүе, ә ЗАГСта буш даталар булмавы хакында сөйләгән иде.
Хәзер алар, ниһаять, законлы рәвештә ир белән хатын булу өчен ЗАГСка гариза бирергә килгәннәр. Әмма, Ренат белән Айгөлнең ЗАГС якларына беренче генә килүләре түгел, ахры. Кияүнең сторислары аша шулай аңлашыла.
«Хәерле иртә, җәмәгать. Без кабат ЗАГСка килдек. Сәгать унынчы ярты. Икенче мәртәбә ЗАГС бусагасын таптау. Хәерлегә булсын.
Аллаһның рәхмәте белән гаризаны кабул иттеләр. Хәзер инде көтәсе калды. Берничә көннән мин чын мәгънәсендә, рәсми рәвештә буйдаклык статусын җуячакмын», – ди Ренат. «Син шатмы?» – дип тә сорый ул хатыныннан.
Ренат белән Айгөлнең туй мәҗлесе милли стильдә узган иде. Алар икесе дә бәйрәм өчен милли киемнәр сайладылар. Ренат сөйгәненә тәкъдимне дусты Илсөя Бәдретдинова концертында ясады.