news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр белән Илсөя Бәдретдиновага: «Өйләнешегез дә куегыз инде»

news_top
Ренат Галиәскәр белән Илсөя Бәдретдиновага: «Өйләнешегез дә куегыз инде»
социаль челтәрләр

Шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр Илсөя Бәдретдинова янына килгән. Ике дус кая җыенгандыр, әмма Ренат бик стильле киенгән, сары галстук таккан, кулында – кызыл розалар бәйләме. Илсөя дә матур кичке образдан. Фото янына Ренат: «Кунакка кереп чыктым әле», – дип язып куйган.

Әйтергә кирәк, язылучылары арасында Ренат белән Илсөя Бәдретдинованы дуслар түгел, пар буларак күрергә телүчеләр дә бик күп. Бу турыда әлеге ике популяр шәхескә әледән-әле язып та торалар. Бу юлы да алар: «Кунакка гына йөрешмәгез, өйләнешегез дә куегыз инде. Бигрәк матур парлар булыр идегез», «Сез – искиткеч пар. Барыбыз да сезнең ЗАГСка баруыгызны көтәбез» ише комментарийлар калдырганнар.

«Кунак кына? Ренат, сай йөзәсең», – дип егетне битәрләүче дә табылган.

Соңрак Ренат Галиәскәрнең Илсөя Бәдретдинова белән тапшыру төшерүе билгеле булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 август 2023
    Исемсез
    Юк алар гел пар кешелэр тугел Алла сакласын Илсоя бит Курчак и ут кебек . Мин анын энисе кебек Мин каршы балам. Бу просты очрашу 🤷‍♀️🙏🙏🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар