Ренат Галиәскәрдән яңалык
Тамада, шагыйрь Ренат Галиәскәр үзенең мәҗлесләр алып бару форматына үзгәрешләр кертә. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткән.
«Җәмәгать, мин уйладым да, хәере белән, хәмерсез чаралар гына алып барырга ниятләдем! Сезне дә кисәтеп куярга булдым. Аллаһга тапшырдык», — дигән ул.
«Менә шулай икән шул. Яшь барган саен иман арта акыллы кешеләрдә. Уй-ниятләрең тормышка ашсын»,
«Уңышлар телим. Саулык-сәламәтлек, бәхетеңне очрат. Очраткан булсаң, бергә булырга язсын», ««Изге ниятләрең чынга ашсын»,
«Сөбханналаһ, әлдәмдүлилләһ диясе генә кала. Бик дөрес ниятләгәнсез. Аллаһ Тәгаләбез үзе зурласын сезне!» — дип хуплаган аның бу карарын инстаграм дуслары.