Ренат Әюпов: «Милли режиссерның төп бурычы – татар прозасын һәм драматургиясен алга сөрү»
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Мирзахәсән улы Әюпов бүген 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган әңгәмәдә сүз режиссер куйган спектакльләр, театр дөньясына караш һәм бераз шәхси тормыш турында.
– Ренат Мирзахәсәнович, әңгәмәбез бик тә матур вакытта, яз, яшәрү чорында бара. Гомумән, бу вакытны татарның милли-мәдәни тормышында бер җанланып алу чоры дип әйтергә кирәк. Тиздән Тукай премиясе биреләчәк. Заманында сез дә үзегезне кандидат буларак күрсәткән идегез. Шушы премиягә карата сезнең мөнәсәбәтегез ничек?
Бу сәнгать-мәдәният дөньясында булган шәхесләр өчен бик мәртәбәле премия дип саныйм. Минем тарафтан талпыну булып карады. Әгәр дә кеше ул премияне алмаган очракта да, талпыну – үзенә күрә бер сынау, үз эшеңне белеп, тикшереп карау.
Шәхсән үземә килгәндә, киләчәктә офыкта күренер бу премия дә. Бик кирәкле. Хәзер суммасы да үзгәрде. Бу премиягә лаеклы кешеләр бик күп. Әлбәттә, хөрмәтле кеше бу бүләкне алып, премия алучылар сафын арттырсын иде.
Үзегездә тагын омтылып карау теләге тумадымы?
Бер талпыныш булды, әлегә җитеп торыр. Быел, киләсе елга дәгъваларга ниятем юк. Ул минем төп максатым түгел. Әйтик, театрыбызда вакыйга булырлык яхшы спектакль чыга икән, бу премиядән дә артык шатлык дип саныйм.
Сезне Тукай гомерегез буе озатып бара шикелле. Камал театрында актер буларак эшләгәндә, «Казан егетләре» мюзиклында Тукайны уйнаган булгансыз.
Чыннан да шулай. Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлаган бер төркем яшьләргә спектакльләр кирәк иде. Бу нәүбәттән беренчеләрдән булып, Шамил Закиров белән берлектә Дамир Сираҗиев эшне башлап җибәрде. Ул поляк драматургы K.Хоинскийның «Төнге кунак» әсәре буенча «Җәһәннәм биюе» спектаклен сәхнәләштерде. Мин уңай типтагы Марик ролендә идем. Темасы актуаль иде: урамда 1990 еллар, «Казан феномены» вакыты. Д.Сираҗиев, шушы драматургның актуаль әсәрен алып, без яшьләр өчен спектакль куйды. Бу минем беренче ролем иде. Шуннан соң тагын да кызыклырак рольләр китте. Ф.Бикчәнтәев Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» спектаклен куйды, һәм мин шунда Илдус Габдрахманов белән бер составта Тукай ролен башкардым. Ул егет күбрәк Тукай әсәрләре белән мавыккан, кызлар белән сөйләшкәндә дә үзенең фикерләрен Тукай шигырьләреннән юллар белән җиткерә. «Башы киткән» егет, шагыйрь. Без аны Илдус белән алмаш-тилмәш уйнадык.
Дөрестән дә, Тукай исеме, аның әсәрләре белән иҗатымда бәйләнеш бар. Үзебезнең театрда аның «Печән базары, яхуд Яңа кисекбаш» әсәрен куйдык, аннан 5 елдан соң Рабит Батулланың Тукайның сөйгәне Зәйтүнәгә багышланган «Зәйтүнәкәй», Туфан Миңнуллинның балалар өчен «Әйт әле, Күбәләк» мистериясен эшләргә туры килде. Шулай итеп трилогия барлыкка килде. Быел «Печән базары»н куйганга 27 ел. Бик әүвәлге спектакль. Без аның белән саубуллашабыз, чөнки ул олыгайды. Анда уйнаган өч Тукайга инде 50 яшь. Илфат Камалиев күптән түгел юбилеен билгеләп узды. Фәнис Кәлимуллин – икенче Тукай, көз көне 50 тула. Мин, яшь артистлар белән, Тукайга яңадан кайтырга уйлыйм. Бәлки, яңа әсәрен сәхнәләштерербез. Гомумән, безне татарларны Тукай һәрвакыт баетып тора. Ул – әдәбиятта, сәнгатьтә безнең терәк. Бер период узды, хәзер «перезагрузка» эшләп, Тукайның яңа әсәрләрен сәхнәләштерергә кирәк, дип уйлыйм.
Хушлашабыз дигәннән, ул спектакль болай да апрельдә генә уйнала иде.
Әйе, шулай. Быел инде бөтенләйгә саубуллашачакбыз. Андый традиция бик күп театрларда бар. «Печән базары» үз заманында үзе бер яңалык иде. Бу спектакльдә кечкенә Апушның балачагы, кулдан-кулга йөрүе, Казанда, башка шәһәрләрдә һәм яңадан Казанга кайтуы күрсәтелде. Панорамалы әсәр иде. Анда бер сәхнәдә 3 Тукай яшәде – Апуш, авыру җаны һәм шагыйрь буларак тәкъдим ителде. Ул вакытта бу зур яңалык иде. Хәзер яшьләр арасында бик актуаль булган «клиповое сознание» формасын мин инде 20 ел элек булдырган идем. Ләкин һәр нәрсәнең чиге бар.
Гаяз Исхакый әсәрләре буенча трилогия кайчан була?
Тукай турындагы спектакльләр трилогияне тәшкил итә. Бер әңгәмәбездә Исхакый буенча да шундый трилогия эшләү теләген җиткергән идегез. Бу әдип иҗатына сез режиссер булып эшли башлагач та мөрәҗәгать итәсез. Минзәлә театрында «Сөннәтче бабай» куелганын беләм. Казанга кайткач та, әлеге әсәргә мөрәҗәгать иттегез. Сез әйткән трилогияне әле күрмәдек, димәк, Исхакыйның башка әсәрләренә дә мөрәҗәгать итү булачакмы?
Бу хыялны тормышка ашырдым, ләкин кечкенә форматта. Моннан 3 ел элек Кариев театрында «Сөннәтче бабай» спектаклен куйдым. Шул хикәягә мин тагын 4 әсәрне берләштердем. Ләкин ул бер спектакльдә булды. Әйтик, «Сөннәтче бабай»га «Кәләпүшче кыз», «Остазбикә», «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрләре геройларын һәм, цитаталар белән, аз-азлап кына, «200 елдан соң инкыйраз» әсәрен дә кертергә туры килде. Ни өчен кирәк иде? Сөннәтче бабайны башкарган артистның көчле булуы менә бу форматны сорый башлады. Мин аны 2 составта эшләдем. Корбанколый ролен Әзһәр Шакиров һәм үзебезнең театр артисты Илфат Камалиев башкара. Әзһәр абый шулкадәр темпераментлы, аның эчке күңеле, милләтпәрвәрлеге бер генә хикәягә сыймый иде. Шунлыктан, панорамалы зур спектакль килеп чыкты. Әлбәттә, Исхакыйның әсәрләрен дәвам итәргә, трилогия эшләргә хыял бар. Гомумән, аның һәр кечкенә хикәясе күләме белән бер фильмга яисә бер спектакльгә туры килә.
Сез – татар театры тарихында Исхакый прозасына мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсе. Бүген Исхакый безнең татар театры өчен ят исем түгел. Бу сезнең күңел кушуы идеме, әллә, күбрәк, заман таләбеме?
Күңел кушуы иде. Ул вакытта Исхакыйны уку зур бер дулкынга әверелеп китте. Һәм мин аны «Кәләпүшче кыз» әсәре аша танытасым килде. Ул кечкенә генә хикәя, әмма анда зур актуаль тема – гаилә темасы бар. Уйлап карасаң, Камәрнең өйдән читләшүендә әнисенең дә гаебе бик зур, чөнки шундый вакытта ана кеше кызын саклап кала алмый. Ул үзенең яшь ире белән күбрәк вакытын уздырып, кызны оныта, һәм кыз урамда кала. Камәрнең фаҗигасе шуннан башлана. Ул зур драма кичереп, дөньядан китеп бара. Бу – гаилә кыйммәтләре, аны саклау мәсьәләсендә бик актуаль. Мин аның шулай икәнен сизеп, әлеге әсәрне тиз арада куярга теләдем һәм тормышка ашырдым.
Бу әсәр буенча Камал театрында куелган «Курчак туе» әсәрендә (инсценировка авторлары М.Гыйләҗев, Р.Хәмид – авт.) башка акцентлар ясалган иде кебек. Ул версия турында ни диярсез?
Әйе, анда акцентлар башка төрлерәк иде. Ул – шундый вариантта да яшәргә хаклы спектакль. Ф.Бикчәнтәев Камәрнең ачы язмышын, кыз баланың фаҗигасен киңәйтеп, панорамалы итеп куйган иде. Мин аны үзем куйган спектакльнең дәвамы итеп күрдем. Мин Чаллы театрында куйган вариантта спектаклемдә, гаилә нәрсәдән таркала, кем тарката, кебек сорауларга җавап эзләдем.
Замана белән аваздашлыгын да әйтергә кирәк. 1990 еллардан соң гаилә институтына карата мөнәсәбәт үзгәрү, кризис вакыты.
Әсәрдә коллективны яисә режиссерны кызыксындырырлык тема, тетрәндерерлек линия бар икән, димәк, бу – замана таләбенә туры килгән әсәр.
Чаллы театры – минем иҗат өчен үсеш трамплины булды
Камал театрында эшләгәннән соң, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында нибары 1 ел режиссер булып эшләгәч, кисәк Чаллыга китәсез. Бу хәл ничек булды?
Камал театрында эшләгәндә, актерлык һөнәреннән тыш, миңа шактый спектакльләр куярга туры килде. Ләкин миңа режиссурада тәҗрибәне ныграк, күләмлерәк алу өчен, кечкенә, таныш булмаган труппа кирәк иде. Ул вакытта мәдәният министры булган Илдус Тарханов Чаллы театрында режиссер булып эшләргә тәкъдим итте. Бу минем өчен кызыклы вариант булды. Чаллы дәверендә мин үзем теләгән әсәрләрне сәхнәләштерә, үзем теләгән артистларны театрга чакыра алдым. Шулай ук Казаннан үзем белән яшь артистлар алып кайттым һәм 7 елга якын бергә эшләдек. Чаллы театры – минем иҗат өчен үсеш трамплины булды. Чаллы ул, гомумән, яшьләр шәһәре, прогрессив шәһәр. Анда, классика белән беррәттән, эксперименталь спектакльләрне дә, гади мелодрамаларны да яратып кабул иттеләр. Минем сәнгать язмышы кызык инде ул, дөрес әйтәсез. Гадәттә, артист перифериядән башлый һәм академия театрына кадәр үсеш бара. Ә мин, киресенчә, Мәскәүдән академия театрына эшкә кайтам, анда артист булып эшләгәннән соң, режиссер буларак күп спектакльләр куйганнан соң, Чаллыга китәм һәм кабат яшьләр театрына кайтам. Марсель Сәлимҗановның фатихасы зур булды, чөнки ул әйтте: «Ренат, һәр кешенең кечкенә генә көймәсе булырга, аннан соң ул корабка әйләнергә тиеш». Чаллыга эшкә киткән вакытта, ул миңа шундый фатиха бирде. Әгәр дә анда булдыра алмасам, дип сорап куйганым истә. «Кире кайтырсың», – диде. Мин Камал театрына кайтырмын дип гарантия алдым, ләкин кире кайту егетлек булмас иде.
Бүген, гадәттә, перифериягә ниндидер «гаебе» булган кешеләрне җибәрәләр.
Гаебем юк иде. Марсель абый чит шәһәрдә тәҗрибә туплап кире кайту перспективасын күргәндер. Әлбәттә, мин Камал театрына да кайта ала идем, әмма яшьләр театрына (хәзерге Кариев театрына) мәхәббәтем нык булды.
Сез уйнаган «Казан егетләре» спектаклен Фәрит Бикчәнтәев куйган. Үзегез режиссер булып киткәч, аның белән мөнәсәбәтләрегез ничек булды?
Без – бер чор кешесе, яшь аермабыз да зур түгел. Мин Фәрит Рәфкатовичны сәнгати дуслар дип саныйм. Ул актер буларак та мине күтәрергә тырышты. Режиссер буларак минем үз дулкыным иде, Фәрит Рәфкатович комачауламады. Ул да, мин дә Марсель абыйның кул астында эшләгәч, безнең канатлар икебезнең дә бер төсле иде. Фәрит Рәфкатовичның төп үзенчәлеге – шул чорда ул ГИТИСны бетергән иде. Аның һөнәре, коралы бар иде. Ә мин – артист, режиссер буларак тәҗрибәм аз иде. Шуңа күрә, Камал театрында эшләгәндә, мин спектакльләр куюны балалар репертуарыннан башладым. Кече сәхнәдә Нәкый Исәнбәтнең «Былтыр кысты» әкиятен куйдым, аннан соң япон халык әкиятләре буенча «Кара пута серләре» спектаклен эшләдек. Олылар өчен дә Марсель абый миңа 3 спектакль куярга мөмкинлек бирде. Гафур Каюмовның «Һинд кызы» комедиясе, үземнең курсташ Аманулла – Әмир Камалиевның «Әлепле артистлары» комедиясе һәм Флорид Бүләковның «Ташлама мине» дигән мелодрамасы. Мин, артист буларак эшләүдән тыш, режиссер һөнәре серләренә Камал театрында өйрәндем. Ә автоном рәвештә сынап карау – Чаллы һәм Кариев театрларында булды. Хәзер без Фәрит Рәфкатович һәм Камал театры белән дуслар. Бер-беребезнең премьераларын карап барабыз.
Марсель Хәкимовичка үпкәгез юкмы? Бер чорда эшләсәгез дә, ул Фәрит Рәфкатовичка өстенлек биргән бит.
Юк, барлык эшкә Марсель Хәкимович фатиха бирде. Ул минем спектакльләрне күзәтеп барды. Миңа канатлар куйды, иҗатка трамплин бирде. Иҗат юлымда Марсель Хәкимовичның очравы – минем өчен зур бәхет.
Әле бүген дә аның тормыш иптәше белән тыгыз элемтәдә торасыз дип беләм. Гөлнар ханым һәр спектаклегезне карап бара.
– Бу безнең традициягә керде. Ул һәр спектакльгә килеп, карап, үзенең фикерләрен әйтә. Әлбәттә, аның кимчелекләрен кабул итеп, кайвакытта кечкенә генә эпизодларны үзгәртә дә идем, чөнки Гөлнар ханымның спектакльне аңлавы икенчерәк. Безнең дуслык дәвам итә.
«Мин театрга «өйләнгән» идем»
Сез эшләгән вакытта, Чаллы театрының, кечкенә булса да үз сәхнәсе, бинасы булган. Сез кабат бинасыз, сәхнәсез яшьләр театрына кайтасыз.
Мине мондый авырлыклар куркытмады. Мин эшләгән вакытта Чаллы театры райкомның актлар залында эшләде. Ул бер дә театр өчен корылмаган. Без бер почмакны театр сәхнәсе итеп эшләдек. Аны Фаил Ибраһимов башлаган иде. Һәр кимчелекне үземчә үзләштерә алдым. Яңадан яшьләр театрына кайтканда, аның үз сәхнәсе юк иде. Островский урамында элеккеге атлар абзарында репетиция залы бар иде. Анда озак интегергә туры килде. Безгә Гладилов урамындагы Алафузов театрын биргәч, минем күңелем шатланды. Мин театрның киләчәге зур булачагын күрдем. Без, тагын да ныграк үсеп китәрбез, дигән өмет белән, анда күчтек. Ул – Татарстанда театр өчен дип төзелгән бердәнбер бина. Алафузов үзенең эшчеләре өчен махсус бина төзеткән, һәм анда мәдәният, сәнгать үсеш алган. Китапханә, концертлар, ярминкәләр, театр эчендә милли тегү фабрикалары булган. Төп «фишкасы» – әлеге бинада Федор Шаляпин җырлаган һәм шул заманда ук акустика ягыннан бу бинага зур бәя биргән. Ләкин мин килгәндә бина таушалып беткән, шартлары начар иде. Артистларның гримеркалары подвалда булды, сәхнәнең ябылу механизмнары, ут җиһазлары, сәхнә кырые, сәхнә асты тузып беткән иде. Безнең театр коллективын сәнгать тотты. Шундый авыр чорда безнең шәп спектакльләр туды. Шекспирның «Король Лир»ы төп рольдә үз вакытында Нури абый (Нуриәхмәт Сафин – авт.) уйнаган иде. Шунда ук «Алмачуар», Ренат Харисның «Умырзая» спектакле куелды. Балалар, яшьләр өчен бихисап спектакльләр туып торды. Бинаны җылытып бетерергә бик күп энергия кирәк иде. Без җылылыкны Гладилов фабрикасыннан ала идек. Үзләре дә инде җимерек учреждение, безгә, кысып-кысып кына, җылысын бирәләр иде. Бервакыт кыш көне премьерага Туфан абыйны, Разил Исмәгыйлевичны чакырдым. Алар, өс киемнәрен дә салмыйча, тамаша кылдылар. Һәм 1 атнадан соң безгә күчмә кочегарка эшләделәр, театрда җылылык барлыкка килде. Бер зур минусы – Алафузов театрына килү һәм кайту бик авыр иде. Ул, ни дисәң дә, кире як. Тамашачылар саны акрынлап кимеде. Бушлык туды, театраль бина җимерелә башлады, һәм безгә, вакытлыча эшләргә, «Әкият» курчак театрының концертлар залы бирелде. Биредә без «Коркыт дәдә» әсәре буенча «Айрыз батыр», балалар һәм яшьләр өчен Ркаил Зәйдулланың бик күп спектакльләрен куйдык. Анда 7 ел эшләгәннән соң, «Победа» кинотеатрын төзекләндереп бирделәр. Әлеге йортның җылысын тоеп, анда килгән тамашачыларның елмайган йөзләрен күреп иҗат итәбез.
Ләкин аны тулы канлы театр дип атап булмый.
Әлбәттә, аның җитешсезлекләре күп. Хәзер безнең репертуарда 37 спектакль бар. Аларның декорацияләрен, костюмнарыбызны сакларга урын юк. Махсус бина арендаларга мәҗбүрбез. Акустикасы бик начар. Икенчерәк итеп җиһазландырасы булган, безгә тизрәк өй кирәк иде, ашыктык. Тора-бара бу кинотеатрның минуслары үзеннән-үзе килеп чыкты. Безнең бай репертуарыбыз бар, аның 90%ы татар драматургиясенә корылган. Рус, ауропа драматургиясе бар, хәзерге заман драматургиясе – 10-15%. Яхшы труппа тупланды. Рәисебезнең театрыбызга кайгыртучан мөнәсәбәте бик куандыра. Бездә бит 13тән артык дәүләт театры гына бар.
Иҗат биографиясенең кайсы чорларын сагынып искә аласыз?
Минем өчен һәр этап кызык, ләкин күбрәк Чаллыда эшләү кызык булды. Мин анда булачак хатыным – Гөлшатны таптым. Казанга тәҗрибәле режиссер булып кына түгел, хатынлы булып та кайттым.
Соңрак өйләнгәнсез бугай. Сәбәбе нидә иде?
Мин театрга «өйләнгән» идем. Ул мине баш-аягым белән үзенә җәлеп итте. Шулай итеп шәхси тормышым икенче планда калды. Бәлки, ул шулай кирәк булгандыр. Гөлшат Чаллыда китапханәдә эшли иде. Мин аны спектакльләргә чакыра башладым. Очрашуларыбыз ешайды, кавыштык.
Әти-әни, туганнар, тизрәк өйләнергә кирәк, дип тормадылармы?
Бер генә ел көтегез, дия-дия 7 елга суздым. Үзебездә булган матур сыйфатларны улыбыз Нурланда да тәрбиялисе килә. Артистлар, коллектив – ул шул ук минем балаларым кебек. Ә алар 36. Артистлар режиссер белән бергә эшләгәндә генә иҗади процесс кызык һәм җылы була, яхшы продукт килеп чыга.
Режиссерның «любимчиклары» була аламы?
Үзегезне яхшы режиссер булдым дип саныйсызмы?
Режиссер ул – шундый профессия, ел саен үсәргә, тамашачыларны шаккатырырга тиеш. Ел саен тамашачылар алдында имтихан тотсаң да, режиссер булдым дип әйтә алмыйсың, чөнки ул – процесстагы һөнәр. Тынычланып калсаң, иҗади үсеш булмаячак. Бу профессиядә ел саен үзеңне исбатларга кирәк.
Чаллы периодында сез труппа туплап, аларны үзегез белән Казанга алып кайттыгыз. Режиссерларның «любимчиклары» буламы һәм булырга тиешме?
Театрда бөтен артистларны да яратырга кирәк, чөнки алар белән иҗат корабына утырасың һәм аларның һәрберсе режиссер өчен һәр яктан да бик кирәк. Театр сәнгате – ансамбль, коллектив эше. Бу артистны күбрәк яратам дип читләтә алмыйм, аларның һәрберсе бик кадерле. Ләкин тәҗрибәләре төрле. Әйтик, Чаллыдан килгән Илфат Камалиев, минем кебек, Чаллы театрында чыныгып үсте. Илнар һәм Лилия Низамиевлар минем белән бергә Казанга кайттылар. Башка артистларга караганда аларның тәҗрибәләре күбрәк. Бездә 3 буын артистлар да бар. Минем труппаның «букеты» җитәрлек, төрле чәчәкләрдән тора.
Кайбер артистларның сезнең спектакльләрдә ешрак күренүенә, ә кайберләренең читтә калуына төп сәбәп, димәк, тәҗрибә?
Тәҗрибә һәм артистның эш рәвеше. Кайбер артистлар ялкаурак. Ә мин бу сыйфатны яратмыйм. Әгәр дә ул образны аңламый, аңларга теләми һәм сораулары юк икән, үз штампларында бу образны «стереотипно» гына тарта икән, димәк, бу артистны мин ялкау дип саныйм. Һәм башка спектакльгә алынган вакытта ялкаураклар читтәрәк кала. Бар үҗәт артистлар, бар ялкаулар. Аларның икесе дә сәләтле, ләкин холыкны да искә аласың.
Шул ялкауларны тәрбияләргә алынганыгыз булдымы?
Әлбәттә. Мин аларга көтелмәгән рольләр, аларның эчке халәтенә туры килмәгән образлар биреп дер селкетеп алам.
Халыкка сезне җитлеккән режиссер буларак кайсы спектакль танытты дип саныйсыз?
«Печән базары» мине таныткан һәм баеткан постановка дип саныйм. Ул спектакль мине генә түгел, труппаны яңа формаларда эшләргә этәргән үрнәк булды.
Режиссер буларак илһамны каян аласыз? Спектакльләрегез өчен идеяләр каян килә?
Татар әдәбиятын, прозасын уку. Һәрвакыт эзләргә кирәк кызыклы темалар. Хәзер улым Нурлан да үсеп җитте. Аның белән кайсы тема кызыклы, спектакльне ничек куярга була икәнен сөйләшәбез. Хәзер минем үземнең бер кечкенә режиссерым бар. Куйган вакытта аның белән һәрвакыт иҗади сөйләшү бара. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр улым да, хатыным да өйдә процесста. Спектакльне карагач, алар зур резюме ясыйлар. Бигрәк тә улымның бәясе миңа бик кирәк.
Сез башлангыч чорда еш кына читтәге театрларда спектакльләр куя идегез. Алар шактый уңыш казанды. Ни өчен режиссерларның яхшырак эшләре башка труппа белән эшләгәндә була икән?
Бу – дөрес күзәтү. Үзеңнең коллективыңны белгәч, тынычланасың. Чит театрда, мохиттә эшләгән вакытта икеләтә хезмәт куярга кирәк. Беренчедән, чит коллектив, икенчедән, вакыт кысанлыгы. Бу вакытта без режиссерлар үзебезнең иҗат көчебезне мобильләштереп, энергияне күбрәк сарыф итәбез. Шуңа күрә кызыклы һәм оригиналь спектакльләр килеп чыга. Ул – режиссерларга зур стресс. Син бары тик яхшы иҗат продукты тудырырга тиеш булып чыгасың. Бу – зур сынау. Үзеңдә эшләгәндә, ниндидер тынычлык бар. Әгәр дә баш режиссерларны контрольдә тотсам, һөнәрен ныгыту өчен кечкенә шәһәрләргә җибәреп, хәтта үзешчән коллективлар белән эшләтеп тәҗрибә туплаттырыр идем. Шул вакытта гына режиссерлар чыныгалар. Юктан бар итәргә, бар әйберне дә юк итәргә мөмкин икәнен күрәләр. Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Оренбург театрларына бик рәхмәтлемен, анда шактый спектакльләр куелды. Әле дә чакырып торалар. Ләкин өйдә рәхәтрәк кебек.
Читтә куйган соңгы спектаклегез Минзәлә театрындагы «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» булды. Шуннан соң читкә чыкканыгыз юк.
Хәзер шундый период китте, булган эшләрне матур итеп туплый һәм саклый белергә дә кирәк. Хәзер матур юбилеема әзерләнәм.
Сезнең Минзәлә театрында куелган «Мөһаҗирләр», Әлмәт театрында Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән...» әсәре буенча куелган «Оҗмах капкасы» спектакльләре шактый уңай бәя алды. Башкаладан читтәге театр коллективларының шундый спектакльләргә алынырга өлгерүен ничек белергә?
Перифериядәге театр коллективлары – төрле экспериментлар, кирәкмәгән юнәлештә эшләп бозылмаган коллективлар.
Ләкин соңгы арада башкаладан читтәге театрлар да бик еш экспериментлар эшли башлады.
Ул вирус керде. Кызганыч, ул кайбер театрларның юнәлешен какшатты. Читтәге театрлар үзләренең юнәлешен саклый беләләр, чөнки алар үзләре эшләгән җирлек тамашачылары өчен җаваплы. Анда эксперимент кертеп, лабораторияләр үткәреп, җыелган тамашачы сукмагын туктатырга мөмкин. Аларның потенциалын белеп килгәндә, теләгән авторның әсәренә алынып, теләсә нинди теманы яктыртырга була.
Соңгы арада режиссерларның миллилек «градусын үлчи» башладык. Режиссерның миллилек күрсәткече бармы?
Әлбәттә, бар. Милли режиссерның эшен күрсәтә торган төп фактор – татар прозасын һәм драматургиясен алга сөрү. Татар традицияләренә, гореф-гадәтләренә, җыр-бию сәнгатенә, дастаннарына сак карап эшләгән очракта, бу кеше турында милли дибез. Үзем нинди генә әсәргә алынган очракта да, татар егете икәнлегемне цитаталар белән белдереп торам. Әйтик, күптән түгел рус классигы А.Гринның «Ал җилкәннәр» спектаклен тәкъдим иттем. Анда бер урыны бар, Артур – Грей нишләргә белмичә аптырап драма кичергән вакытта, мин аннан татар җырын җырлатам: «Бардым күлгә, салдым кармак»... Кирәк бит, ә!? Тамашачылар, А.Грин чынлап та шундый җыр язганмы дип, укый, эзләнә башлыйлар. Аннары соң гына режиссерның татар икәнлеген аңлыйлар. Бу әйберне махсус керттем, рус классик әсәренә үземнең милли кодларымны салдым.
Юбилей
Юбилеегыз өчен махсус спектакль куясызмы?
Театрның зур бәхете – «Бердәм Россия» партиясенең «Театр – детям» гранты безне коткарып тора. Һәр елны безгә аерым финанслар бирелә, балаларга матур спектакльләр куярга мөмкинлек ачыла. Читтән килгән режиссерларга, бию куючыларга, рәссамнарга, авторларга зур матди ярдәм күрсәтелә. Моннан 1 ел элек «Шан кызы» дигән дастанга тап булдым. 822 елда язылган дастан икән бу. Шәмсетдин Тәрвил язган борынгы әсәр. Ул – «Йосыф Кыйссасы»на кадәр булган көчле әсәр. Андагы тема мине бик кызыксындырды, һәм, бу дастанны сәхнәләштерү өчен, «Бердәм Россия» партиясе грантына заявка яздык һәм оттык. Шушы спектакльгә әзерләнү процессы бара. Премьерасы 30 апрельдә булачак, дип өметләнәбез. Бу – минем юбилей папкасына бер материал. Форматы – 7-12 яшьлек балалар өчен интерактив квест-спектакль. Бу спектакльдә актерлар гына түгел, балалар үзләре дә артист буларак уйнаячак. 3 егет үз мәхәббәтләрен табу өчен юлга чыгалар һәм төрле каршылыкларга очрыйлар: Дию, Шүрәле, албастылар, күселәр, оча торган хайваннар, пәри кызлары, күзгә күренми торган өрәкләрне җиңеп, шушы 3 егет сөйгән кызларын табалар. Артистлар белән бергә залдан балаларны чыгарып, сәяхәткә алып чыгып китәбез, ягъни артистлар, балалар белән бу юлны узып, үз мәхәббәтләрен табачаклар. Көтелмәгән формат, куркыта. Үзебез өчен дә имтихан булачак. Бу балаларның уен сәләтен үстерү өчен шундый формат уйлап таптык. Июнь аенда юбилеемны билгеләп узасым килә. Күптән түгел Илфак Хафизов һәм Ренат Абянов балалар өчен «Тау битендә Сабантуй» этник мюзиклын язып бетерделәр. Үзенчәлекле әсәр, җыр-бию, гореф-гадәтләрне туплаган яңа жанр – этно-мьюзик тәкъдим ителәчәк. Бу минем юбилеема гына түгел, ата-аналарга да зур бүләк булачак.
Үз укучыларыгыз арасында да үзен режиссурада сынап караучылар бар. Аларга мөнәсәбәтегез ничек?
Хәзер минем укучым Эльдар Гатауллин балалар, яшьләр өчен спектакльләр эшли. Мин аның һәр эшен күзәтеп барам, кимчелекләрен, уңышларын барлап торам. Бу һөнәрнең көчен белсен өчен, мин аңа һәр сезон саен мөмкинлек бирәм, чөнки театр өчен яшь артистлар да, режиссерлар да кирәк. Театрның киләчәге көчле булырга тиеш. Мин яшь актерларны да, режиссерларны да үзем аша тәрбиялим.
Миллилек бармы соң аларда?
Максималь түгел, һәр спектакльне кабул иткәндә минусларын җиткерәм. Мин килгән режиссерларга да бу турыда әйтергә мәҗбүр. Бу – минем бурычым да. Мин, спектакльгә тотынганчы ук, килгән режиссер белән сөйләшеп алам: нәрсә турында булачак, нинди артистлар белән эшлиячәк, нәрсәгә басым ясалачак икәнен беләм. Егор Чернышов күптән түгел генә Әмирхан Еники буенча «Матурлык» спектаклен куеп китте. Репетиция башланганчы ук нәрсә турында булачагын сорадым. Ул, ялгызлык турында, диде. Башта аның режиссер фикере ачык түгел иде. Мин бу әйберне сизеп алдым да: «Егор, мне кажется, это о потере красоты. Красоты, не так, как таковой, как эталон красоты, а потеряно полотно человеческой красоты: его доброта, жертвенность, соучастие к жертвам других людей. Это качество теряется, надо об этом говорить», – дидем русчалатып, татарча аңламый бит. Спектакль үзенчә кызык килеп чыкты, ләкин сәхнәдә үзебезнең милли әбинең булмавы минем күңелемне тырнап калдырды. Бар шундый режиссерлар, формасын, мәгънәсен тартып чыгарырга тырышалар. Режиссер спектакле булса да, авторның төп идеясен, эчтәлеген, ни әйтергә теләгәнен ачкан очракта гына режиссер шулкадәр көчле була дип саныйм.
Сезне бер журналистыбыз яхшы (уңай – авт.) финаллар режиссеры дип атаган иде. Спектакльләрегездәге уңай финалларны ничек аңларга?
Анда нинди фикер салыну мөһим. Бу әйберне мин үземчә программалаштырам. Драма, «Король Лир»ны куйган очракта да, мин аны романтик рухта тәмамладым. Лир картның юкка чыгуын күрсәттем. Корабта кеше калмагач, кечкенә көймәгә утырып, ялгызы мәңгелеккә китеп бара, үлемен шулай күрсәттем. Мин Лирның юкка чыгуын үземчә шулай тәкъдим итәм. Ул бит кызлары, кияүләре тарафыннан бернинди ихтирам алмыйча, мәңгелеккә китеп бара. Ә мәгънәнең көчле булуы өчен, һәр режиссер спектакльнең финалын кызыклы эшләргә тиеш. Бу процессны мин бик яратам. Спектакльнең ахырына зур энергия бирәм. Ул тамашачы күңелендә сеңеп калырга, сорауларга җавап эзләргә мөмкинлек бирә.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Юбилеегыз котлы булсын!
- Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014), Гаяз Исхакый, Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты.
- 1964 елның 28 мартында Татарстан Республикасының Питрәч районы Шәле авылында туа. 1988 елда СССР Кече театры каршындагы М.С. Щепкин ис. Мәскәү Югары театр училищесын, 1995 елда – Е.Б. Вахтангов исемендәге Академия театрының Б.Щукин ис. Мәскәү Югары театр училищесында режиссерлык факультетын тәмамлый.
- 1995 елда – Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры. 1996 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры булып эшли. 2002 елдан Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры булып билгеләнә.