Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әрем исе - туган авылым исе: Ришат Төхвәтуллинан яңа җыр

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин, Ләйсән Миңнәхмәтова сүзләренә һәм Зөлфәт Вәлуллин көенә язылган яңа җыр тәкъдим итә.

news_top_970_100
Әрем исе - туган авылым исе: Ришат Төхвәтуллинан яңа җыр


Видеоны караучылар бу җырга югары бәя биргәннәр: 

"Һәркем үзенең туган ягын, туган авылын, газиз әти - әнисен күз алдына китерде инде бу искиткеч матур видеоны карагач... Үзебезнең яклардагы табигатьнен матурлыгы! Бик тә күңелгә ятышлы килеп чыккан бит бу, җыр бик матур. Ришат башкарган җыр башкача булырга мөмкин дә түгел... Менә мәтрүшкә белән чәй пешердем дә ,рәхәтләнеп тагын карыйм әле..."

"Бик матур җыр,рәхмәт Ришат, яшьлектә калган, мәңге кире кайтмый торган бәхетле чаклар искә төште, ничек башкаруына сүз дә юк,молодец!"

"Бик матур) Туган якларыңны яратып җырлаганга рәхмәт сина Ришат! Бик матур җыр һәм клип, иҗади уңышлар сиңа!" - дип, үз фикерләрен җикергән тамашачылар.

Шулай ук җырның көй авторы Зөлфәт Вәлиуллина да:

"Җырыңны шундый моңлы башкаруда ишетү үзе бер бәхет! Рәхмәт, Ришат, барысы өчен дә!", - дип Ришатка рәхмәт сүзләре язган. 

Гадилектә - даһилек, дияләр безнең халыкта. Шуны истә тотып, гади генә итеп эшләнгән видео. Үзебезнең туган авыл табигатенең гүзәллеге, күршеләребез Рамил абый һәм Галимә апаларның нурлы йөзләре - болар барысы да күңелемә бик якын. Бу матурлыкны күргәч, уйламаганда гына видео төшерү идеясе туды һәм яңа "Әрем исе - туган авылым" җыры күңелемә килде дә, нәтиҗәсе сезнең алдыгызда. Әлеге хозурлык белән Сезнең белән дә уртаклашасы килде. Рәхим итеп карагыз, кимчелекләре булса языгыз. Чөнки Видео гади телефонга гына төшерелде. Форсаттан файдаланып, җыр авторлары Зөлфәт Валиуллин һәм Ләйсән Миннахметовага рәхмәтләремне җиткерәм. Күңел халәтемә туры килерлек җыр язганнары өчен.#ришаттухватуллин #rtgroup #туганавылым @tukhvatullinaaigul @tatar__malay #снятонасамсунгS7

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100