Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзеңдә көч табып яшәргә кирәк» — коронавирус чорын кичерергә дин ничек ярдәм итә?

Коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять озакка сузылды. Әлеге хәвеф һәркемнең тормышына тәэсир итә. Шушы авыр вакытта кешегә ярдәмгә медицина гына түгел, дин дә килә. Бу чорны ничек үткәрергә? Бу турыда башкалабызның Казан Нуры мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

news_top_970_100
«Үзеңдә көч табып яшәргә кирәк» — коронавирус чорын кичерергә дин ничек ярдәм итә?
"Татар-информ" архивыннан

«Авырлыктан соң җиңеллек килә»

Алмаз хәзрәт, белгәнебезчә, коронавирус кешенең психикасына да нык тәэсир итә, бу вакытта дин кешегә ничек ярдәм итә?

Бисмилләхир-рахманир рахим! Бу бик катлаулы сорау, кыскача гына әйтеп тә булмый. Башта ук дин юлында, иманы нык булган кеше тормыштагы бөтен авырлыкны сынау итеп кабул итә. Шатлык килсә, Аллаһы Тәгаләнең бүләге, берәр авырлык, кыенлык туганда, сынау итеп каршы ала. Бу сынауга түзсә, сабыр итсә, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирер дип өметләнсә, Ходай бу кешегә савап та бирә, гөнаһларын да кичерә. Бу дөньяда бетми торган сынаулар юк, алар барыбер кайчан да булса бетәчәк. Коръәндә дә авырлыктан соң җиңеллек килә диелгән. Иманы нык булган кеше бу әйберләргә ышана һәм шундый кыен вакытларда бераз сабыр итеп карый. Килгән авырлыкларга психологик яктан әзер булып тора. 

Якыннары, туганнары үлеп киткән кешеләр бар, Алла сакласын. Андый вакытларда дин бик нык ярдәм итә, чөнки әгәр дә кеше диннән, иманнан ерак булса, ул туганнарының үлемендә үзен гаепли башлый. Ә диндә булган кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тәкъдирен кабул итә, аннан авырлыкларга түзәргә, көч, ярдәм, сабырлык сорап дога кыла.

Ислам дине — урталык дине. Догасын да кылырга, саклану чараларын да кулланырга кирәк. Мөселман кеше медицина битлеге, перчаткалар кияргә, кулларын ешрак юып йөрергә, дистанция сакларга тиеш. Намазны тыгыз басып укысаң саваплырак санала, хәзер сәламәтлеккә куркыныч янау сәбәпле, ара калдырып басу мондый очракта гөнаһ түгел. Чөнки Аллаһ каршында кешенең сәламәтлеге, гомере өстенрәк тора. Сакланырга, даруын да эчәргә, догасын да кылырга кирәк. Гомумән, нинди генә авыру килсә дә, без дару эчәбез һәм шул ук вакытта Аллаһы Тәгаләдән шифа бирүне сорыйбыз.

Үзизоляциядән соң мәчеткә килүчеләр арасында боеккан, «сүнгән» кешеләр булды. Бу вакытта куркып утырырга түгел, ә тормыштан ямь таба белергә кирәк. Әлбәттә, әйтүе җиңел, ләкин «Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар», — дип үзеңдә көч табып, алга таба яшисе. Үзен жәлләтеп кенә утыручылар да бар. Аларны дәртләндереп җибәрергә кирәк. Боегып калырга түгел, чөнки тормыш алга таба бара, дәвам итә.

Интернет киңлекләрендә коронавируска каршы укыла торган догалар күрергә мөмкин. Бу дөрес догалармы?

Коронавируска каршы махсус дога юк, хәзер сүзен сүзгә әйтә алмыйм, ләкин бөтен чирләргә кагыла торган дога бар.

«Кешенең күңеле тыныч булырга тиеш»

Авырып китмәс өчен нишләргә кирәк?

Беренче чиратта, кешенең күңеле, эчке дөньясы тыныч булырга тиеш. Айлар буе качып утыручылар да булды, ләкин алар арасында да авырып китүчеләр бар. «Мин — герой, миңа бернәрсә дә йокмый», — дип масаеп та йөреп булмый. Урталыкны саклагыз: куркып калып, төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк. Аллаһы Тәгаләгә тапшыра да белергә тиешбез. Куркып кына утырсак, башка психологик авырулар да килеп чыгарга мөмкин.

Бүгенге көндә тагын бер куркыныч әйбер бар. Дөнья, мал артыннан куып, көнләшеп, халык аралашмый башлаган иде. Менә бу авыру килеп чыккач, кеше бер-берсеннән куркып, шикләнеп карый башлады. «Бу кешегә кунакка барсам, аралашсам, чир йоктырмаммы икән?» — дип уйлыйлар. Аралар тагын да ерагайды. Бу, чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы.

Кемдер бу вирус табигый яктан килеп чыккан ди, кайберәүләр аны кемдер махсус уйлап чыгарган дип уйлый. Ничек кенә булмасын, аны Аллаһы Тәгалә биргән. Кеше уйлап тапса да, аңа акылны, мөмкинлекне Ходай биргән.

Без бу сынауларның нәрсә өчен бирелгәнен аңларга тиеш. Бу бераз уйланыр, кешеләр Раббыбыз турында күбрәк уйласыннар, тормышларына бәя бирсеннәр өчендер, бәлки. Һәр гасырда Аллаһы Тәгалә нәрсә беләндер сынаган: үткән гасырларда революцияләр, ачлык, сугышлар булган. Хәзер, Аллага шөкер, сугышлар юк. Икенче яктан караганда, сугышта дошманны күрергә мөмкин, ә бүген безнең дошманыбыз күренми.

Бу авыру аерып тормый, байларга да, җитәкчеләргә дә, гади кешеләргә дә, акыллы, надан кешеләргә дә кагыла.

Бер вакытны радиодан: «Бөтен дөньяны биләп алган бу вирусны үлчәп карасаң, аның авырлыгы бер граммга да җитми», — дигәннәр иде. Шушы бер грамм аркасында кеше тормышлары туктап калды. Күпме генә атом бомбалары, сугыш кораллары уйлап чыгарсалар да, берсе дә ярдәм итә алмый.

Мәчеткә ярдәм сорап килүчеләр арасында коронавирус белән авырган кешеләрнең якыннары бармы?

«Дога кылып торыгыз әле», — дип килүчеләр бар. Элек танышлар арасында авыручылар юк иде, хәзер үлеп китүчеләр дә бар. Аларны тынычландырырга туры килә. Намазга да киләләр. Монда диннең әһәмияте зур. Алар белән аралашмасаң, тынычландыра алмасаң, аларның хәле тагын да авыраер иде. Ышану, өметләнү көч бирә. Коронавирус белән үлеп киткән кешеләр шәһитләр дәрәҗәсендә була. Аларга, иншә Алла, җәннәт насыйп итсен.

«Тормышта бер авырлык килә икән, Аллаһы Тәгалә бер гөнаһны бетерә»

Авырып киткән кешеләргә нинди киңәшләр бирәсез?

Әлбәттә, сабыр итәргә. Аллаһы Тәгаләдән көч, шифа сорап, дога кылырга кирәк. Онытмагыз, тормышта бер авырлык килә икән, Раббыбыз бер гөнаһны бетерә. Аллаһы Тәгалә шуның белән безне чистарта, гөнаһларыбыздан арындыра. Кеше пессимист булырга тиеш түгел. Нинди хәлдә булса да, өмет булырга тиеш. «Ник миңа эләкте икән?» — дип борчылырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән икән, димәк, килергә тиеш булган, аннан качып котылып булмый. Шуны аңлап, үзеңне тынычландырырга кирәк.

Халык мәчеткә йөриме соң?

Мәчеткә агылалар дип әйтеп булмый. Дөрес, сакланырга кирәк, ләкин кайберәүләр моны мәчеткә йөрмәс өчен сәбәп дип кабул итә. Элек мәчеткә йөри башлаучылар арасында туктаучылар бар. Хәтта намаздан аерылучылар да бар. Башта вакыт юк дип сәбәп таптылар. Үзизоляциядә күпме вакыт бирелде. Шул вакытта намазга басучылар булдымы икән? Күбесе телевизор каршында утырды.

Дөнья туктап калмады, барыбер ашлар, мәҗлесләр үткәрәләр. Алар хәзер ничек уздырыла?

Хәзер мәчеткә мәҗлес үткәрмичә генә, аерым бүлмәдә дога укырга киләләр. Өйдә үткәрергә теләүчеләр дә бар, бу очракта күп кеше җыймыйча гына уздырабыз. Кемдер мәҗлестән соң авырырмын дип курка, шикләнә икән, иң кулае — бармаска. Бу очракта гөнаһы булмый.

Бу сынаулардан соң нәрсәләрне үзгәртергә кирәк дип саныйсыз?

Кеше бер-берсенә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Дөнья акча белән генә тәмамламый. Кемдер авырып китсә, туганнарның, дусларның, сәламәтлекнең кадерен белә башлыйбыз. Дөнья малы белән генә бәхетле булып булмый. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) биш төрле әйбернең кадерен белергә кушкан: гомер, саулык-сәламәтлекнең, тынычлык, яшьлек һәм бай вакытның. Хәзер бу сүзләр аеруча уйландыра. Без кеше үлеп киткәч кенә аның турында матур сүзләр сөйлибез, авырып киткәч кенә сәламәтлекнең кадерен белә башлыйбыз, күңелебез борчылганда гына тыныч вакытны искә алабыз.

Аллаһы Тәгаләнең ярдәме киң, ул уйламаган урыннан китереп бирә. Сабыр итсәк, ул тагын да күбрәк яхшылыклар кайтарып бирергә мөмкин. «Бу акчаны мин таптым, үзем эшләдем», — дип тә әйтергә ярамый. Аллаһы Тәгалә бирмәсә, бернәрсә эшләп булмый. Акчасы булып, шул байлыгын тота алмаучы, ризыгы булып, шул ризыкны ашый алмаучылар бар. Шулар турында уйларга, Ходайга рәхмәт әйтә белергә кирәк. Барысы да үтәчәк, Алла теләсә. Әйткәнемчә, һәрвакытта авырлыктан соң җиңеллек килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100