Рәгаиб кичәсен гыйбадәттә үткәрик

Ислам дине буенча Рәгаиб кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ үзенең рәхимлеген иңдергән, бу кичтә чиксез күп фәрештәләр иңгән. Әлеге кичәдә дога кабул ителә.

25 февральдә ай календаре буенча Рәҗәб ае башлана. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе булып санала. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Рәҗәб ае — Аллаһының ае, Шәгъбан ае — минем аем, Рамазан ае — өммәтемнең ае», дигән. Димәк, әлеге айның мәртәбәле булуында һич шик булырга тиеш түгел.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм: «Я, Аллаһ, безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбән айларын бәрәкәтле кыл һәм Рамазан аена кадәр җиткер», — дип дога кыла торган булган.

Пәйгамбәребез әлеге айда гыйбадәтен шул кадәр көчәйткән ки, сәхәбәләр хәтта аны ифтар ашамыйча гына ай буе ураза тота дип уйлаганнар.

Пәйгамбәребез әлеге айда гыйбадәтен шул кадәр көчәйткән ки, сәхәбәләр хәтта аны ифтар ашамыйча гына ай буе ураза тота дип уйлаганнар.

Аллаһы Тәгалә Рәҗәб аенда ураза тотып һәм вакытын гыйбадәттә үткәргән кешеләрнең барлык хаталарын, кимчелекләрен гафу итәчәк. «Рәҗәп аеның башында — 1 көн, уртасында — 1 көн, ахырында 1 көн ураза тотучыга Рәҗәб ае буе ураза тоткан кебек савап язылыр», дигән хәдис әлеге айда тоткан уразаның әһәмиятлелеген күрсәтеп тора.

Әлеге мөбарәк айда ураза тоту, бер яктан, күп савапларга ирештерсә, икенче яктан, гөнаһларны юдыра, шулай ук киләсе Рамазан аена яхшы әзерлек булып хезмәт итә.“Рәҗәб аеның беренче көнендә ураза тотса – 3 еллык, икенче көнендә ураза тотса – 2 еллык, өченче көнендә ураза тотса 1 еллык кечкенә гөнаһлар гафу ителер. Болардан кала һәр көннең уразасы өчен бер айлык кечкенә гөнаһлар гафу кылыныр”, дигән хәдис моның ачык дәлиле.

Изге Рәҗәб аенда тагын ике зур кичә — Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре бар. Беренче җомгасына каршы булган кичтә — 27 февральдә — Рәгаиб кичәсе билгеләп үтеләчәк. Бу кичәдә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәмнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәгә никах укылган. «Рагаиб» — ра-га-ба фигыленнән, ягъни теләгенә ирешү өчен тырышлык кую дигәнне аңлата. Ислам дине буенча Рәгаиб кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ үзенең рәхимлеген иңдергән, бу кичтә чиксез күп фәрештәләр иңгән. Әлеге кичәдә дога кабул ителә. Шуның өчен көндез ураза тотып, кичен гыйбадәттә үткәреп, дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез, Аллаһка шөкерләр кылып, 12 рәкәгать нәфел намазлары кылган дип сөйләнә.

Рәгаиб кичәсенең савапларына ирешү өчен гыйбадәт кылырга онытмыйк:

— мөмкинлек булса, уразага керегез;

— каза намазлары укыгыз;

— Изге Коръәнне укып, тәүбә-истигъфар кылыгыз,

— ястү һәм иртәнге намазларны мәчеттә җәмәгать белән уку хәерлерәк булачак, Рәгаиб төнен нурга күмгән кебек савап язылачак;

— «Лә илаһа иллалаһ», «Әллаһүммә салли галә сәййидинә мүхәммәдин үә галә әәли сәййидинәә мүхәммәд», «Әстәгъфируллаһ», «Сөбхәналлаһ», «Әлхәмдүллилаһ», «Аллаһу Әкбар», «Лә һәүлә, вә лә куввәтә, иллә-билләһил галийүл-газыйм» кебек сүзләр белән зекер әйтү бик саваплы эш булып тора.

Әлеге кичәдә бигрәк тә парсызларга үз ярларын табуны, хәерле никахлар сорап дога кылырга кирәк. Якын-тирәбездәге, күршедәге мохтаҗларга, ятимнәргә, толларга хәер-сәдака бирергә, бакыйлыкка күчкән кардәшләребезне дога белән искә алырга, Аллаһы Раббыбыздан гөнаһларыбызны кичереп, ике дөнья бәхетенә ирештерүен сорарга ашыгыйк. Рәҗәб аеның һәр көне, Рәгаиб кичәсе кебек, гыйбадәттә үтсә иде һәм ихлас йөрәкләрдән чыккан теләкләребез кабул булса иде.