«Бу — дөрес түгел!» Салават Миңнеханов мәчет янындагы аракы кибетенә дәгъва белдерә

Җырчының «манаралы аракы кибете» күрүе хакында хәбәр итте.

Җырчы Салават Миңнехановның Инстаграм битендә куйган соңгы видеосын күрмәгән кеше калмагандыр. Рульдә баручы җырчы мәчеткә барганда «Арыш мае» кибетен төшергән һәм Инстаграмына шундый пост керткән:

«Башта аңламыйча аптырап киттем. Аста — „Арыш мае“, өстә — манара. Аллам сакласын. Бизнес дигәндә кайберәүләрнең түбәләре китә».

Чынлап та, видеодан күренгәнчә, ерактанрак килгән кешегә кибет артында мәчет барлыгы күренми. Үзенә күрә бер оптик алдау туа бу очракта.

Салават җомга намазына керергә мәчет эзләгән. «Юлда идем, Юдино бистәсе тирәсендә. Навигаторга карап, юлда очраган иң беренче мәчеткә кердем, анысы ремонтта иде. Аннары менә шушындый күренешкә тап булдым», — дип аңлатты җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ул бит авылга керә торган биш юл кисешкән җирдә үк тора. Башта мәчет булган, аннары аның алдына кибет салып куйганнар. Бу күренеш мине бик шаккаттырды. Мин кибет директоры булсам, алай эшләмәс идем. Булсын ул кибет, ләкин „Арыш мае“ булмасын. Бистәгә кергән кешеләрне, өйләренә кайтучыларны, килүче кунакларны каршы ала бу манзара. Минемчә, бу дөрес түгел. Мин берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Бу — минем фикерем генә», — ди Салават.

Видео астында комментарий калдыручылар төрлесе төрле фикердә. Шунда ук «бер көн яулык бәйләп, икенче көн кыска итәк киеп, динне үзегезгә яраклаштырып бетердегез», дип тә һәм җырчының русча сөйләшүен дә гаеп итәләр.

Салават Миңнеханов бу бары үзенең шәхси фикере икәнен һәм мондый күренеш белән риза булмавын аңлатып караса да, «гапләшү» кыза гына.

«Кызганыч, ләкин мондый күренешләр аз түгел»;

«Күзсезләр эше инде бу, аны бит күрә белергә кирәк»;

«Җирле хакимият мондый проблемаларны чишәргә тиеш»;

«Мәчет янында алкоголь кибете ачу бигрәк инде»;

«Бу ашамлыклар кибете, ләкин аракы дә сатыла», — ди шунда яшәүче бер ханым.

Күпчелек комментарий язучылар бу күренешкә тискәре мөнәсәбәттә. Шул ук вакытта «Арыш мае»ның нәрсә икәнен белмәүчеләр дә табылган. Кайберәүләрнең, гомумән, исе дә китмәгән.

«Моның кайсы җире аптырашта калдыра? Казандагы мәчетләр тирәли алкомаркет тулы»;

«Бер бинада түгел бит, болай карасаң, әйләнә-тирәдә гел кибетләр инде»;

«Бәлки бу видеодан соң исемен генә булса да алмаштырырлар», — дип үз фикерләре белән бүлешүчеләр бар.

Мәчет янында аракы сатылырга тиешме?

Бәхәскә сәбәпче булган мәчет — Яңа Юдино урамындагы «Рәмис» мәчете. Кибет мәчеттән 56 метр ераклыкта (мәчет ишегеннән кибет ишегенә кадәр санаганда).

Алкоголь сатыла торган кибет мәчет белән янәшә була аламы? Бу сорау белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәтенә шалтыраттык. «Канунда уку-укыту, медицина һәм спорт учрежденияләренә генә карата аңлатма бирелгән. Дини объектлар турында канунда берни дә әйтелмәгән», — дип белдерде матбугат хезмәткәре Алсу Нуруллина.

Шул рәвешчә, аракы сата торган кибет мәчет белән янәшә дә була ала, димәк.

«Арыш мае» кибетендә исә бу соравыбызга бөтенләй җавап бирергә теләмәделәр.

«Кибет хуҗасы сөйләшә торган кеше түгел»


«Рәмис» мәчете имам-хатыйбы Искәндәр хәзрәт Мозаффаровка да шушы ук сорау белән мөрәҗәгать иттек. «Әлбәттә, Коръәнебездә хәмер катгый тыелган әйбер һәм шайтан гамәлләре дип бирелә. Без бит пәйгамбәрләребезнең хәдисләре, изгеләребезнең акыллы киңәшләре белән мөселманнарны туры юлга чакырабыз. Вәгазьләребездә хәмернең нәрсәгә илтергә мөмкин икәнлеген һәрдаим искәртәбез. Диндә бу — тыелган әйбер. Андый кибетләрне яптыру безнең көчтән килмидер инде ул, аны „югарыда“ хәл итәргә кирәктер. Кая салсаң да, саталар инде аны, бу — бизнес», — диде Искәндәр хәзрәт.

Хәзрәт бу мәчетнең Юдино бистәсенең үзәгендә икәнен әйтте. Мәчет белән кибет арасында кечкенә балалар мәйданчыгы бар. Кибет ишеге дә икенче якка карап тора. Моңа кадәр эчеп, ташлап калдырылган буш шешәләр дә, чүп тә күренгәне булмаган, чиста икән.

Искәндәр хәзрәт бу вазифага әле күптән генә сайлап куелган. Кибет ачылгач та бу мәсьәләне мәчетнең элекке имамы Мансур хәзрәт Сафиуллин чишәргә тырышып караган.

«Кибетне салу 3-4 ел элек Уразага кадәр башланган иде. Безгә монда аптека, көнкүреш кирәк-яраклары кибете булачак, диделәр дә, Рамазан аеның 15 ләрендә „Арыш мае“ дип язып ачып та куйдылар. Шуннан соң без полициягә дә, Киров һәм Мәскәү районы администрациясенә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Барысы да документаль яктан дөрес эшләнгән дигән җавап хатлары килә мәчеткә. Кибет хуҗасы сөйләшеп, аңлаша торган кеше түгел», — ди күп еллар имам-хатыйб булган 80 яшьлек Мансур хәзрәт.

Шушы уңайдан без Казанның Идел Буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин фикерен дә белештек.

«Беренчедән, мәчет янындамы, түгелме — мөселман кешесе эчкечелеккә, хәмер белән бәйле булган бөтен нәрсәгә каршы булырга тиеш. Мәчет янында хәмер сатыла икән, бу хәерле түгел.

Иң беренче юл — килешеп, сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки, мәчет җитәкчелегенә, кибет хуҗасына матур итеп, хөрмәт белән, үтенеч хаты язып караргадыр. Һәрбер шәһәрнең спиртлы эчемлекләрне уку йортларыннан, чиркәү һәм мәчетләрдән аерым билгеләнгән бер ераклыкта гына сатуны тыя торган үз карары бар.

Әлбәттә, аны өйрәнергә, карарга кирәк. Хокук нигезендә, тәртипле рәвештә булсын ул. Бистә имамы мөрәҗәгате белән Рамазан аенда гына булса да хәмер сатуны туктатып торучылар бар. Бу мәсьәләне матур итеп хәл итү ягын карарга кирәк», — ди ул.