Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабергә бару вафатларга түгел, исәннәргә кирәк»: кабер ташы куюга таләпләр нинди?

«Әтиеңнең кабере өстенә миллион сумлык таш куюдан аңа файда юк. Савабы аның рухына барсын дип сәдака бирү, файдалы эш кылу хәерлерәк булыр иде», — дип аңлатты Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

news_top_970_100
«Кабергә бару вафатларга түгел, исәннәргә кирәк»: кабер ташы куюга таләпләр нинди?
Михаил Захаров

Гомумән, кабергә таш кую гадәте кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Дин бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә? Кабер ташын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Бу сорауларга җавап эзләдек.

«Кабер ташы исраф зур булырга тиеш түгел»

Кабер ташы куюга Ислам дине ничек карый? Әлеге сорауга ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.

«Кабер ташы исраф зур булырга тиеш түгел. Кирәк булган кадәр генә ясатырга ярый. Моңа игътибар итәргә кирәк. Кабер ташы зуррак булган саен, мәрхүм кешегә күбрәк файда килер, дигән сүз юк. Болай дип катгый рәвештә хәтта уйлау да тыелган», — ди Булат хәзрәт.

Шулай ук күпләрегезнең игътибар иткәне бардыр: кайбер кабер ташларына мәетнең исем-фамилиясе, туу-үлү датасыннан тыш, шигъри юллар да языла.

«Әгәр шигъри юллар безгә ахирәтне хәтерләтә икән, алар төшерелә. Шигъри юллар язарга ярамый дигән сүз юк. Шулай ук минем кабер ташларына: „Бу безнең соңгы бүләгебез“ — дип язуны күргәнем бар. Бу дөрес түгел. Кеше үлгәннән соң аңа матди түгел, ә рухи бүләк бирү сорала. Коръән укырга, сәдакалар бирергә кирәк», — ди хәзрәт.

«Әтиеңнең кабер өстенә миллион сумлык таш куюдан аңа файда юк»

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Ислам динендә сыннар ясарга ярамавын әйтте.

«Әлбәттә, кабер өсләрен билгеләү бар һәм кирәк эш. Беренчедән, бу кабер урынын билгеләү өчен. Чөнки, кабер хуҗасы кем генә булса да, ул хөрмәткә лаек. Аның өстеннән йөрү, аяк белән басу, менеп утырулар ярамый. Икенчедән, туганнары, дуслары өчен кабернең хуҗасын да билгеләү мөһим.

Кабер ташы язулары, ягъни эпитафия халыкларда электән килгән гадәт булып тора. Мөселман халыклары, гадәттә, кабер ташларына төрле аятьләр язган, нәсыйхәт сүзләрен калдырган. Әмма күбесендә мөрәҗәгать кабер әһеленә түгел, бәлки зиярат кылучы исәннәргә юнәлгән. Чөнки каберләргә баруның төп максаты вафатлар өчен түгел, бәлки исәннәргә кагыла. Пәйгамбәребез иң элек каберстанга йөрүне тыйган булса, аннан: «Каберләрне зиярат итегез, чөнки алар сезгә ахирәтне искә төшерә», — дигән. Хәтта, халыкта таралган зиярат сүзе дә «хәл белү», русчада «посещение» мәгънәсен бирә һәм каберстанга хас сүз түгел. Исән туганнарның хәлен белү дә зиярат итү дип атала. Үзебезнең иске кабер ташларын күзәткәндә дә гаҗәеп язулар килеп чыга. Алар барысы да гарәпчә, тәрҗемәләре шундыйрак: «Үлем безгә вәгазь буларак җитә», «Без Аллаһыдан һәм Аллаһыга кайтабыз». Кайвакыт бик хикмәтле шигырьләр очрый: «Әй, каберем каршында басып торучы. Минем хакта фикер йөртүче. Кичә синең кебек булсам, иртәгә минем кебек булырсың»… 

Әмма шуны онытмыйк: фотолар кую, сыннар ясау динебездә ярамый. Кабер ташына фото куюларны күргәлим, шулай ук сыннар да ясала. Аннан кабер ташы зур булмаска, артык чыгым таләп итмәскә тиеш. Кабер ташларын купшы итү — ул күбрәк дөнья әһелләренең үзара мактанышуларына кайта дип уйлыйм. Без затлы өйләребез, җитез атларыбыз белән масаешырга күнеккән бит.

Әтиеңнең кабер өстенә миллион сумлык таш куюдан аңа файда юк. Савабы аның рухына барсын дип сәдака бирү, файдалы эш кылу хәерлерәк булыр иде», — дип аңлатты Йосыф хәзрәт.

«Кабергә таш кую — ул кешене мәңгеләштерү»

Тарихчы, фольклорчы, галим Марсель Бакиров кабер ташы куюның тарихи сәбәпләрен аңлатты.

«Иң элек — 6-8 гасырларда кабер ташларын дәүләт башлыкларына куйганнар. Зур язулы ташлар булган, хәтта мавзолейлар белән комплекслы итеп эшләгәннәр. Шулай ук батырларның төрле гамәлләре дә кабер ташларына язылган.

Себер ягында кыргыз дәүләте булган. Алар шулай ук кабер ташларын батырларына куйганнар. «Бу менә шушындый батыр иде, фәлән эш эшләгән», — дип язганнар. Шул гасырлардан бирле кабер ташлары куйдыру гадәте бар.

Болгар чорында да әлеге күренеш булган. Аларда ике диалект — Угыз диалекты һәм Болгар диалекты булган. Тегеләре дә, болары да кабер ташлары куйган», — дип сөйләде галим.

Шулай ук монгол чорларында да кабер ташлары булган, әмма алар үзенчәлекле итеп куелган.

«Монголлар кабер ташлары өстендә кояшка охшатып түгәрәк ясаганнар. Аларда язу булмаган. Галим Сергей Кляшторныйның бүре һәм аның баласы төшерелгән кабер ташлары күргәне булган. Бүре үз баласын имезгән сурәтләр дә булган. Бу Көнчыгыш якларда.

Кабергә таш кую — кешене мәңгеләштерү, анда кемнең җирләнүен күрсәтү. Бу бик кирәкле күренеш. Инде ничә гасырлар дәвам итә торган йола бу. Рун, уйгур, гарәп язмалары да кабер ташларында һаман саклана. Бу — безнең тарих», — диде Марсель Бакиров.

«Кешеләр күбрәк үлсен дигән теләк белән эшләмибез»

Билгеле, кабер ташларын алучылар булгач, аларны тәкъдим итүчеләр дә бар. Наталья Ипатова кабер ташлары сату бизнесы белән әле күптән түгел шөгыльләнә башлаган.

«Бу өлкәдә быелның 1 мартыннан бирле эшлим. Конкуренция бар, әмма һәркемгә эш җитәрлек. Безнең оешма көненә 6-8 кешене соңгы юлга озатырга булыша», — ди Наталья.

Аның сүзләренчә, сатылган кабер ташларының 60 проценты мәрмәрдән, калган 40 проценты граниттан. «Мәрмәрне өстен күргәннәрнең 60 проценты төрле формалар белән, мәсәлән, дулкынга, мөселманча яки тәрелегә заказ бирә. Калганнары исә гадәти турыпочмаклыны сайлый. Гранитны сайлаучылар күп очракта шулай ук формалы кабер ташлары ала», — ди ул.

Эпитафияләргә килгәндә, «Яратабыз, истә тотабыз, сагынабыз», — дигән сүзләр яздыручылар еш очрый икән.

Наталья Ипатова бәяләр турында да сөйләп үтте.

«Тулы исем һәм туу-үлү даталары язылган мәрмәр таш — 6500 сумнан, гранит 8500 сумнан башлана. Максимум бәя юк. Мәсәлән, 500 меңгә дә ясап була. Күбрәк акча эшлик әле дигән максат белән генә эшләмибез. „Кешеләр күбрәк үлсен“, — дигән теләк беребездә дә юк. Безнең эшебез бәлки җиңел күренәдер. Әмма без кабер ташлары гына сатмыйбыз бит. Һәрвакыт кайгы кичерүчеләр янында булырга туры килә. Әгәр безгә акча гына кирәк булса, мин башка төрле эш белән шөгыльләнер идем. Бу эштә күңелеңнең чиста булуы бик мөһим», — дип сөйләде Ипатова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100