«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!» | intertat.tatar

«Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, аралашмаган фәкыйрьнең хәлен белегез!»

Рамазан мөселманнар өчен нигә олуг бер айларның берсе булып тора? Ураза тотып кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Рамил хәзрәт Юнысның Рамазан аена багышланган вәгазеннән шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга йорт салыр, ашар, эчәр, йоклар, баер, киенер өчен яралтмады. Мөэмин мөселман буларак, Аллаһы Тәгаләнең безгә ни өчен бу дөньяда берничә дистә ел биргәнлеген дөрес аңларга тиешбез. «Мин бу дөньяга адәм баласын һәм җеннәрне гыйбадәт кылудан башка максат өчен яралтмадым», — ди Раббыбыз. Ягъни гыйбадәт кылудан башка ният-максат белән яралтмадым, ди. Адәм баласы менә шушы максат белән дөньяга килә.

Күпләрегез машинада йөри, самолетта оча, теплоход белән йөрүчеләр, поездда баручылар, автобус һәм башка транспортларда йөрүчеләр дә бар. Өр-яңа машина алган кешене күз алдына китерегез (чит ил машинасы булса бигрәк тә!), 10 мең яисә 15 мең км йөрдеңме, машинаны тикшерергә алып керергә кирәк, самолет шуның кадәр очтымы — аны кайтарырга кирәк ангарга, теплоход шуның кадәр йөздеме — кайтырга тиеш гаваньга. Кайтармасагыз да була, әмма диңгез уртасында көймә белән бер-бер хәл булса, сезнең гаеп булачак. Әгәр дә самолетны вакытында кайтармасалар ангарга, һавада бер-бер хәл була. Әгәр дә сез машинагызны вакытында күрсәтмәсәгез, юлда барганда һәлакәт китереп чыгарга мөмкин. Машинаны да, самолетны да, теплоходны да тикшерергә, яңартырга, алыштырырга, ремонтларга кертәләр. Югыйсә, машина йөрү өчен генә ясалган, самолет — очу өчен, теплоход — йөзү өчен… Тик аның бер вакыты бар тикшерергә, чөнки һәрбер механизм туза, искерә. Менә без, адәм балалары да, 11 ай буена туздык. Әрләшү дә, гайбәт тә булды, ачуланыштык та, ялган да, алдашу да…

Һәрбер механизм туза, искерә. Менә без, адәм балалары да, 11 ай буена туздык. Әрләшү дә, гайбәт тә булды, ачуланыштык та, ялган да, алдашу да…

Адәм баласы үзенең иманын һәрвакытта да фәрештәләр иманы кебек саклап тора алмый. Кемгәдер каты әйттек, кемнедер рәнҗеткәнбездер, намазларны да кайвакыт вакытында үтәп булмагандыр, иманыбыз зәгыйфьләнде, ихтыяр көчебез көчсезләнде, һәм менә җитте Рамазан. Самолетларга ангар, теплоходка гавань булган кебек, ураза ае — адәм баласына иманны яңартып, тикшереп, чистартып, пакьлап бирә, тагын да күбрәк көч ала торган ай.

Әгәр дә бу айга кереп чыкмасак, мөселман кешесе шушы 30 көн буена үзен яңартмаса, алдагы тормышыңда югалырга, тугры юлдан читләшергә мөмкинсең. Соңгы вакытта еш кына «уразага керергә куркабыз» дигәнне ишетәм. 17 сәгать ач торабыз дип шайтан хәзер коткы салды мөселманнар күңеленә. Болай да, җәмәгать, гөнаһларыбыз күп булу сәбәпле Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безгә кызыл ут белән вәгазь сөйли. Хәзер инде Рамазаннан да баш тартыйкмы?! Рамазан җәй айларында булганда берсендә журналистлар: «Мондый кызу көннәрдә уразага скидка юк микән ул?» — дип сорыйлар. Скидка сорыйлар, базардамыни! Бер журналист әйтә: «Хәзрәт, бар бит инде ул, әйтегез инде, — ди, — Минем ишеткәнем бар, Петербургта ак көннәр вакытында ураза тотарга теләсәң, Мәккә вакыты белән кереп, Мәккә вакыты белән чыгарга була дигән фәтва бар. Шул фәтвәне монда да кулланып булмас микән?» Ул күргән дә, телевизордан караган, уразага ике сәгатькә соңрак кереп, ике сәгатькә иртәрәк чыгарга теләп скидка эзли.

Җәмәгать, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һәрнәрсәне санаган, Аллаһы Тәгалә «Тәбарәк» сүрәсендә: «Һәр кешенең җир йөзенең кайсы төбәгендә туарга тиеш, кайсы төбәктә яшәргә тиешлеген мин Үзем теләп сайладым», — ди. Аллаһы Тәгалә безне шушы төбәктә яралткан. Безнең организмда шушы төбәкнең һавасына, табигатенә яраклашкан сыйфат та биргән Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә. Безгә хәзерге вакытта менә шушы 17 сәгатьлек ураза кирәк, димәк. Мәккә җирендә яшәүчеләргә алай ук кирәкми, ахры. «Мин сезне тараттым җир йөзендә», - ди. Шуңа күрә Рамазан аена куркып түгел, шайтан коткысыннан арынып, әлхәмдүлилләһ, чистарынып, пакьланып чыгам, калебемне төзәтәм, тәнемне, малымны, һәм йөрәгемне тазартам дип керергә кирәк.

Рамазан аена куркып түгел, шайтан коткысыннан арынып, әлхәмдүлилләһ, чистарынып, пакьланып чыгам, калебемне төзәтәм, тәнемне, малымны, һәм йөрәгемне тазартам дип керергә кирәк.

Рамазан ае 4 матдәне чистарта — җаныбызны, тәнебезне, малыбызны һәм йөрәгебезне.

Рамазан ае ни өчен шундый зур ай? Беренчедән, Рамазан аенда Коръәни Кәрим иңде. Коръән ае. Коръәнгә мәхәббәте, ихтирамы булган кешеләр Рамазан аен да хөрмәтли, чөнки бу - Изге Коръән ае.

Икенчедән, җәмәгать, Рамазан шәриф аенда Кадер кичәсе — мең айга караганда да хәерлерәк булган кичә бар. Мең ай 83 елга туры килә. 83 ел — бер кешенең гомере. Шушы кичәдә ураза тотып, Кадер кичәсендә бер дога кылсагыз, гомер буе кылган гыйбадәттән хәерлерәк булырлык әҗер-савапларын алабыз.

Рамазан шәриф ае, җәмәгать, малларыбызны пакьлый. Мөселманнар булсак та, һәрберебез төркем-төркем яшибез. Кайберләребез безнең 11 ай буена бер фәкыйрь кеше белән өстәл артына утырмыйча, аңа шалтыратмыйча, аңа бармыйча гомерен үткәрә. Ни өчен? Чөнки аның әйләнә-тирәсендә бай кешеләр! Ул аңа кунакка бара, аның белән эшли, аның белән ашханәгә бара, сорый, шалтырата, дуслаша, чөнки аның белән эш бара. Шул рәвешле 11 айны үткәрдек.

Ә бит, җәмәгать, сезгә бер тиен дә ярдәм итә алмый торган фәкыйрьләр бар. Әйе, ул сиңа бер кул куйдыра алмый, кредит бирә алмый, аның бернәрсәсе юк. Әмма ул кешедә — фәкыйрь кешедә — (иң якын дустыңда булмаган!) синең өчен зур бер файда бар.

Ул синең малыңны пакьлый. Шәт, ул фәкыйрь кешенең калебе сиңа караганда чистарактыр. Ул алдалап, салымнан качып, тегене эшләп, моны арттырып, ялганлап әйбер сатып баеган кеше түгел. Аның калебе чистадыр.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Рамазан аенда йөзләрегезне шушы фәкыйрьләргә юнәлтеп, 11 ай буе җыйган малларыгызны пакьлагыз, ди. Зәкәтләрегезне чыгарыгыз, кызганмагыз, ди. Үзегезнең байлыгыгыздан 2,5 %ны, җәмәгать, бер айда гына булса да кызганмыйк. Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, шалтыратмаган фәкыйрьләрнең дә хәлен белегез инде.

Беркайчан да бергә утырып ашамаган, эчмәгән, шалтыратмаган фәкыйрьләрнең дә хәлен белегез инде.

Йосыф галәйһиссәлам 7 ел ачлыкта Мисыр патшасы булган. Шунда ашлыкны тутырган һәм бүлгән вакытында Йосыф галәйһиссәлам 7 ел ураза тота. «Әгәр дә ашасам, миңа сорап килгән фәкыйрьләрнең хәлен аңламас идем», — дип ач килеш бүлә ризыкны. Чөнки тук кеше ач кешенең хәлен аңлый алмый. Шуңа күрә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Рамазан хакында: «Карыныгыз бераз гына ач булса, мескен-фәкыйрьләрнең дә хәлләрен аңлый башлыйсыз», — ди.

Байлык, ризык, сәламәтлегең бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шөкер ит! Бер елны бер кардәшем, суга чумып, умыртка сөяген сындырып, 6 ай кулы һәм аягы селкенмичә ятты. Аллаһының рәхмәте белән бер дәвалаучы әби килеп чыгып, шул әби аны дәвалап, 6 айдан соң аякка баскач, беләсезме бу егет миңа нәрсә диде? «Хәзрәт, белсәң иде аякта басып торуның нинди зур нигъмәт икәнен!» - ди. Аякта басып тора алуыбыз — Аллаһының нигъмәте белән! Өч көннән соң атлап киткән: «Хәзрәт, гомер буе Аллаһыга сәҗдә кылырга кирәк, кешегә атлау кодрәтен Аллаһы биргәнгә күрә», - ди. Кем югалтмый аны, аңламый.

Без бүген сау-сәламәт, чабып йөрибез, акча эшли алабыз, кесәгә сала алабыз, ашый алабыз, ә күпме кешедә бу нигъмәт юк. Уйламагыз алар түбән халык дип, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Түбән халык дип аларны мәсхәрә кылмагыз, шәт аларның калебләре сезнекенә караганда чистарак булып, Аллаһы каршында алар сезгә караганда хәерлерәктер».

Бай кеше фәкыйрьгә караганда җәннәткә 500 елга соңрак керер, диде пәйгамбәребез (с.г.в.). 500 ел! Фәкыйрь кеше керә дә китә, ә безгә 500 ел көтәсе әле. Ни өчен 500 ел? Тегенең малын 500 ел тикшерәләр икән. Бу дөньяда син рәхәтлек күрдеңме? Күрдең! Кыямәт көнендә җавап бирәсең! Каян керде һәм кая чыкты. Шуңа күрә Рамазан Шәриф ае, җәмәгать, малыбызны да пакьлый.

Уйлап карагыз әле, әгәр дә сезгә берәр яхшы табиб әйтсә: «Апа-абый, булды! Майлы ризык башка ашама». Тыеласыз. Курыкмыйсыз бит, тыеласыз. «Апа-абый, тоз ашама башка, харап буласың», - дисә? Тыеласыз.

Аллаһы Тәгалә бер айга тыелырга куша. Монда нинди курку булырга мөмкин? Тәнебезне пакьлыйбыз. Һәрбер авыру — дөрес тукланмаудан.

Һәрбер авыру — дөрес тукланмаудан.

Аллаһы Тәгалә каннарыбызда булган холестериннарны, майларны, бөтен шлакларны чистартырга һәм төнге намазлар, тәравихлар белән йөрәгебезне пакьларга чакыра. Тәравих, тәһәҗҗүд намазларында калебне пакьлыйбыз. Ураза аенда җанны, малны, тәнебезне һәм йөрәгебезне пакьлыйбыз. Ул җиңел генә бирелми. 11 ай буе җыелган әшәкене без җиңел генә себереп чыгармакчы булабыз. Юк, бераз гына түзәргә кирәк, дөньяда да, ахирәттә дә аның әҗере, нәтиҗәсе зур. Шуңа күрә калебләрегездә курку, шик-шөбһә булмасын, Аллаһы — рәхимле.

Рәсүлебез (с.г.в.) кечкенә баласын күкүрәгенә кысып кочаклап барган бер хатынны күргән дә сораган: «Син шушы балаңа рәхимлеме?» - дигән. «Әйе, рәхимлемен», — дигән хатын. Рәсүлебез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә сезгә сез шушы балаңа караганда мең мәртәбә рәхимлерәк», — дигән. Аллаһы Тәгалә безгә газап теләми, ул безгә рәхмәтен тели. Шуңа күрә күңелдә курку, шик-шөбһә, шайтанның вәсвәсе булырга тиеш түгел.

Аллаһы Тәгалә җиңеллек белән шушы уразаларыбызны тотып чыгарга насыйп әйләсен! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул әйләп, уразаларыбызны мөбарәк кылсын! Шушы изге айларда күрешеп, бер-беребез белән аралашып, тәравих-тәһәҗҗүдләрдә күрешергә насыйп әйләсен. Хәерле сәхәрләр, бәрәкәтле ифтарлар булсын! Әмин!

Рамил хәзрәт Юныс