Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ислам динендә дүрт өлкән фәрештә бар

Нурдан бар ителгән фәрештәләр гаять зур көчкә ия. Алар ару-талуны белми, гөнаһ кылмый һәм бары тик Аллаһы Тәгаләгә буйсына.
Фәрештәләр шулкадәр күп ки, төгәл санын беркем дә әйтеп бирә алмаячак. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне Үзенә табыну һәм Галәмдә үз функцияләрен үтәү өчен яралткан. Үзләрен күрмәсәк тә, без аларга ышанабыз, чөнки Аллаһы Тәгалә безгә шуны әмер иткән һәм аларның барлыгын белдергән.
Фәрештәләр һәм хайваннар сынауга дучар ителмәгән. Шул ук вакытта кешеләр һәм җеннәр өчен тормыш үзе сынау булып тора. Шайтаннар шулай ук сынауга дучар ителгән, әмма алар тора-бара бөтенесе дә дәһри булып киткәннәр. Барлык шайтаннарның башлыгы – Иблис.
Кешеләр һәм хайваннар – туфрактан, җеннәр һәм шайтаннар уттан яратылган.
Фәрештәләр исә нурдан бар ителгән. Алар ашамый-эчми, кием кими, ару-талуны белми, алар ир-ат та, хатын-кыз җенесеннән дә түгел, гөнаһ кылмыйлар һәм үзләренә тапшырылган барлык эшне карусыз үтиләр. Фәрештәләрнең саны чиксез күп, Аллаһы Тәгаләдән башка, аларның төгәл исәбен беркем дә белми.

Дүрт өлкән фәрештә

1. Җәбраил галәйһиссәлам: Аллаһы Тəгалə һәм кешеләр арасындагы илче.
4. Газраил галәйһиссәлам: үлем фәрештәсе, үлгәннəрнең җаннарын алу өчен җаваплы.
2. Микаил галәйһиссәлам: табигать күренешләре, мəсəлəн: җил, яңгыр, иген-тару һ.б. өчен җаваплы.
3. Исрафил галәйһиссәлам: сурга өреп Ахырзаман башлануы һəм кешелəрнең Кыямəттə кабат терелүлəре өчен җаваплы.

Башка фәрештәләр:

Кирамəн-Кəтибин – кешеләрнең яхшы һәм начар гамәлләрен язып баручы фәрештәләр.
Мөнкир белән Нәнкир − кабердә үлгән кешедән җавап алучы фәрештәләр.
Хафаза - сакчы фəрештəлəр.
Ризван галәйһиссәлам − Оҗмахта баш фәрештә.
Мәлик галәйһиссәлам − Тәмугта баш фәрештә.
Зобани галәйһиссәлам – Җәһәннәмдә гөнаһлыларны җәзага тартучы фәрештә.

КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИМАН НӘРСӘ УЛ?


Дәвамы бар.