«Ишарә телендә татарча аралашып үстек». Казанда дин нигезләрен сурдотәрҗемәче өйрәтә

Казанда әле былтыр көзен генә ачылган «Саләх» мәчетендә ишетмәүче яшьләрнең бер төркеме эшләп йөрүче кешеләр өчен «Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча ял көннәрендә уку курслары ачты.

Күрә дә, ишетә дә алмаучыларны, күрмәүчеләрне реабилитацияләүне максат иткән коммерцияле булмаган «Игелек дөньясы» («Добрый мир для всех» некоммерческая благотворительная автономная организация) хәйрия оешмасы ярдәмендә башланган бу проектны гомере буе сурдотәрҗемәче булып эшләп, инде хәзер ислам нигезләрен үзләштергән дин кардәшебез Әдеһәм Әгъзәм улы Йомагулов алып бара.

Сирәк һөнәр иясе, ишетмәүчеләр өчен бик тә кирәкле остаз булып саналган Әдеһәм Йомагулов ишарәләр телен үзләштерү нечкәлекләре, киләчәккә ният-максатлары белән уртаклашты.

«Гаиләдә татарча артикуляциядә аралаштык»

Әдеһәм Йомагулов, аңлаешлы булсын өчен, сүземне ерактан башлады.

Гадәттә, әлеге сурдотәрҗемәне ишетмәүчеләр гаиләсендә үсүчеләр, яки шул мохиттә яшәүчеләр белә. Әнием Җәмилә тумыштан ишетү сәләтеннән мәхрүм иде. Әнинең бердәнбер баласы буларак, гаиләдә татарча артикуляциядә аралаштык. Ә ун яшемдә туган авылыбыз Яңа Думаны (Аксубай районы) калдырып, әнинең укытучы булып эшләүче апасы Гаҗилә Галәветдин кызы Гыймалетдинова чакыруы буенча ерак Ташкентка күчеп киттек. Гаҗилә апа заманында Урта Азия халыклары арасында грамотасызлыкны бетерү программасы буенча үзбәк балаларын укытырга чакырылган булган. Ташкентта ишетмәүчеләр өчен бөтен шартлары тудырылган шәһәрчек барын, яшәргә урыны, эше, мәктәпләре, балалар бакчасы булуын ишетүгә, безне шунда алдырды, урнаштырды. Әни тегүче булып эшли башлады. Мине интернат-мәктәпкә бирделәр. Моңарчы ишарәләр аша татарча гына аралашуны аңлаган әнием дөрес һәм башкалар да аңлый торган итеп аралашу ишарәләрен (фәнни телдә русский жестовый язык дип атала) өйрәнде, кичке мәктәпне тәмамлады. Шул мохитта яшәгәч, икебезгә дә өйрәнү җиңел бирелде.

Үсә-үсә миндә шушы ишарәләр телен тирәнрәк өйрәнү, тирә-ягымдагы үзем белгән күпме ишетмәүчеләр өчен кирәкле һөнәр — сурдотәрҗемәче эшен үзләштерү теләге туды. Ташкенттагы башлангыч махсус курсларда укып, бик яшьли Үзбәкстанның ишетмәүчеләр җәмгыятендә эшли башладым. СССРның ишетмәүчеләр җәмгыятьләре оештырган квалификацияне күтәрү курсларында Мәскәүдә, Киевта укып, категорияләремне үстердем. Автомобиль йөртергә хокук алырга теләүче ишетмәүчеләр өчен аерым төркемнәр оештырып, кичен аларга дәресләр дә бирдем, — дип сөйли белгеч.

«Татар көйләрен, татар җырларын тыңлап яшәү теләге һич сүнмәде»

Әдеһәм Йомагулов гаиләсе туган якка кайтып төпләнү хыялы белән яшәгәнен сөйли.

Тормышым матур гына дәвам итте. Гаилә кордым. Өч балабызны әни үстереште. Алар да ишарәләр аша аңлаша беләләр. Әмма туган якларга кайтып төпләнү, туйганчы татар көйләрен, татар җырларын тыңлап яшәү теләге һич сүнмәде, җирсү бар иде.

Әнинең шундый васыяте дә бар иде: миңа туганыбыз, Бөек Ватан сугышы инвалиды, офицер, 80-90 нчы елларда Казанда гимназияләр, лицейлар ачуда башлап йөргән милләтпәрвар Зәки Минабетдин улы Низамовны карап, соңгы юлга озатуны башкарырга. Шулай итеп 2010 елны Казанга күчендек, — ди ул.

«Техник уку йорты студентларына теманы ишарәләр ярдәмендә аңлатабыз»

Дистә еллар буена күңел ихтыяҗына әйләнгән ишетмәүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе үзенекен иткән.

Казан капкаларын ачып, эш эзләргә керешкәч тә, Татарстанның ишетмәүчеләр җәмгыятенә бардым. Башта урын булмады. 2013 елны Казан авиация институты сәләтле, тырыш, ишетмәүче егетләр-кызлар өчен уку төркеме ачты. Менә инде алтынчы ел без — ун сурдотәрҗемәче, абитуриентның институт ишеген ачып керүеннән башлап, биредә уку дәверендә физика, химия, югары математика дәресләрен лектор-укытучы янына басып, сүзен-сүзгә түгел, ә үзебез аша үткәреп, теманың мәгънәсен ирештерәбез. Студентларыбыз — булачак радиотехниклар, программистлар диплом яклап чыкканчы алар янында. Техник уку йортында студентларга белем бирүдә үземнең дә яшьлектә Бируни исемендәге Ташкент политехника институтында алган гыйлемем ярдәм итә, инженер белгечлегемнең кирәге чыкты. Кайчакта, инде ничә еллар бер үк фәннәрне лектор янында тәрҗемә итеп, ишетмәүчеләргә аңлата торгач, укытучысыз гына да дәрес бирә, укыта алам дип, елмаеп әйтеп куям.

Сүз уңаеннан, Ташкенттагы эш тәҗрибәмнән чыгып, Казанда да ел саен автомәктәптә ишетмәүчеләр төркеме җыеп, курслар алып барам. Халык белми әйтми шул: һөнәрле кулда бәрәкәт бар! Кызыксынучыларга тагын шунысын өстим, Мәскәүнең Бауман исемендәге институтында да ишетмәүчеләргә югары белем алу мөмкинлеге бар. Анда да югары категорияле, хәзерлекле тәрҗемәчеләр эшли. Соңгы вакытта бу һөнәрне хатын-кызлар, яшьләр үз итте. Күптән түгел Мәскәүгә квалификацияне күтәрү институтына курсларга җибәргәннәр иде. Дәрес алучылар арасында ирләр санаулы гына идек.

…Күрмәүчеләрне, ишетмәүчеләрне, тумыштан күрә дә, ишетә дә алмаучыларны, гомерләрен көчле куллары белән инвалид арбасын тәгәрәтеп уздыручыларны да еш кына үзенчәлекле кешеләр дип атыйлар. Әмма алар да сау-сәламәт кешеләр кебек үк, шушы тормышка яраклашып яшәргә омтылалар. Һәркайсының аерым җәмгыятьләре, кайгыртучы оешмалары бар. Дөньяны кабул итүдә, проблемаларын чишүдә алар безнең аңлауга, безнең ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ. Ә үзара алар шулкадәр бердәм, актив, нинди генә шартларда да бер-берсен югалтмыйча, барлап, ярдәмләшеп яшиләр.

«Безнең хәлне аңлар өчен үзеңне бер генә көнгә күрмәүче яки ишетмәүче, яки гарип берәү урынына куеп, шул арбада йөреп карарга кирәк», дигән сүзләрдә никадәр хаклык бар.

«Ярдәм» тараткан игелек орлыклары уңдырышлы туфракка төште»

«Казанның «Ярдәм» мәчетендә бихисап уку-реабилитация курсларында Татарстаныбыздан гына түгел, бөтен Россиядән, БДБ илләреннән күрмәүчеләрнең, ДЦП авырулыларның да, ишетмәүчеләрнең дә бирегә ашкынып килеп, ислам нигезләрен өйрәнеп, яшәү рәвешләрен үзгәртүләрен, тормышка җайлашуларын ишетеп беләбез.

Шушы санаулы гына елларда «Ярдәм» тараткан игелек орлыклары уңдырышлы туфракка төште: биредә дин-ислам нигезләрен үзләштереп, гыйбадәтләрен торгызган кардәшләребез яшәгән урыннарда хәзер үзләре кебек үк ярдәмгә мохтаҗларга остаз булып, төркем-төркем җыелып, сабак бирәләр, белгәннәре белән уртаклашалар», — дип сөйли Йомагулов.

«Әбием акшарланган мичкә гарәп хәрефләрен яздыра иде»

Мәчет юлына, дин юлына ничек килдем дигәндә, күңелдә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт сабый чактан, әбием Әминәдән үк салынган иде. Дин тоту нинди кыенлашкан заманнарда да, әбием гарәпчә укырга өйрәнергә теләүчеләрне өйгә җыеп, сабак бирде. Учактан күмер алып, шул күмер белән акшарланган мичкә гарәп хәрефләрен яздыра иде. Ә сүрәләрне кирилл хәрефләре белән миннән яздыра, башкалар шуны күчерә торган иде. Хәрефләрнең язылышын үзенчә кызык та һәм истә калырлык та итеп сеңдерә, юморы да, халык педагогикасы да көчле иде үзендә. Әйтик, нун хәрефе. Әби әйтә: кош оясы сыман хәреф, ярым түгәрәк ясагыз да, урта бер җиренә нокта төртегез, ди. Шушы кадәр аңлаткач, ничек онытасың да, ничек бутыйсың ди инде хәрефләрне?!

Берзаман Казанның ишетмәүчеләр җәмгыятенең бик тә актив, тынгысыз җанлы тәрҗемәчесе Рәйсә ханым Сабирҗанова теләге булганнарны «Ярдәм» мәчетенә алып йөри башлады, аларга дин сабагы алуны оештырды. Мин дә кушылдым, дәрес тә алдым, төркемдәшләремә тәрҗемәче дә булдым. Ике эшне берьюлы алып баргач, үзләштерү кыен булмады. Ике ел тырышып укыдык. Ислам дине нигезләрен өйрәнүебезгә сәбәпче булган Рәйсә ханымга да, «Ярдәм» мәчете остазлары Рафис, Ильяс, Хәбир хәзрәтләргә дә без барыбыз да рәхмәтле, Аллаһының рәхмәтләре булсын!

«Ишарәләр телен белсәң, Европа телләрен белмәү киртә түгел»

2018 елны җомга вәгазьләренә килгән ишетмәүчеләр үтенече буенча, вәгазьләрне тәрҗемә итүне һәм аны яздырып баруны оештырганнар.

Вәгазьне җомга вакытында сурдотәрҗемә белән аңлату бер хәл, ә яздырып алып, социаль челтәргә — Ютубка куйгач, дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче ишетмәүче табып карый ала.

Аллаһка мең шөкер, бу юнәлештә мин башлап юл салдым. Ишарәләр телен белү өстенлеге дип әйтимме, уңайлыгы димме, монда Европа телләрен белмәү киртә түгел.

Нинди милләттән генә булсаң да, яхшы сурдотәрҗемә аша 5-10 минут аралашуга, ике арада күзгә күренмәгән контакт урнаша, уртак тел табыла.

Яшерен-батырын түгел, җәмгыятебездә ислам дине белән кызыксыну активлаша. Ишетмәүчеләр, күрмәүчеләр арасында да шушы динне кабул итүчеләр, ислам кануннары буенча тормыш итәргә омтылучылар бар. Никах укыганда, дини йолаларны башкарганда аларга без, тәрҗемәчеләр, рәхәтләнеп ярдәм итәбез. Мәчетләргә, дини уку йортларына экскурсияләр оештыруны да еш сорыйлар хәзер, - ди белгеч.

«Россиядә беренче: Ишетмәүчеләр өчен онлайн укулар оештыру методикасын булдырдык»

Тормыш бер урында гына тормый. Башлангыч дин сабагы алучыларның әкренләп белемнәрен тирәнәйтәсе, башкаларга да аңлатасы килүе табигый. Шушы ишетмәүчеләр даирәсендә киләчәктә тагын нәрсәләр эшләп, алга китеп була дигән сорау туды. Шунысын беләм; ишетмәүчеләр өчен чиркәү ишекләре гомер-гомергә ачык булды. Сурдотәрҗемәчеләр аша алар белән аралашу җайга салынды, берәү дә игътибарсыз калмады. Без мөселманнарга да бу бушлыкны тутырырга бик вакыт дигән карарга килдем.

Уйладым-уйладым да, шушы уй-ниятләремне Россия ислам университеты җитәкчеләре белән уртаклаштым. Ишетмәүчеләр өчен курслар ачу, киләчәктә биредә алган белемнәрен башкаларга да таратырлык, яшәгән урыннарында ислам нигезләрен төшендерерлек кадрлар хәзерләүне тиз арада башлап җибәрәсе бар.

Хәзер иң уңайлы дип саналган дистанцион укулар тәҗрибәсенә тукталдык. Ишетмәүчеләр өчен онлайн укулар оештыру методикасын булдырып, 2020 елда шушы алымны гамәлгә кертергә исәп. Бу — Россиядә тәүге тәҗрибә, беренче сукмак!

Ә укучылар, тыңлаучылар туплауда проблемалар булмас дип уйлыйм. Урыннардагы ишетмәүчеләр җәмгыятьләре аша эшләрбез дип торам. Казахстанда, Азәрбайҗанда, Үзбәкстанда дистанцион укырга теләк белдерүче төркемнәр табылды. Озакка сузмыйча өйрәтү, укыту методикасын эшләргә кирәк.

Һәм тагын бер зур хыялым: ишетмәүче мөселманнар төркеме белән бергәләп хаҗ кылу.

Әлеге фарызны үтәүдә Америка мөселманнары инде күптән безгә үрнәк күрсәтте, ишетмәүчеләр өчен аерым төркемнәр оештырып, ничек хаҗ кылуларын видеолар аша уртаклаштылар. Раббыбыз безләргә дә шушы ниятләребезгә ирешергә, ишетмәүчеләр арасында да инсаннарны күпләп дин-ислам юлына, иманлы юлга бастырырга насыйп итсен! — дип ышана Әдеһәм Йомагулов.