«Бисмилла әйтеп, көянтәгә атланып тәвәккәллим»: кош-корт чалучы хатын-кызлар турында | intertat.tatar

«Бисмилла әйтеп, көянтәгә атланып тәвәккәллим»: кош-корт чалучы хатын-кызлар турында

Казан казыеның шәригать кануннары буенча хатын-кызга мал чалырга ярый дигән сүзләре социаль челтәрләрдә зур ыгы-зыгы тудырды. Күпләр бу эш ир-атларныкы, хатын-кызларга карап та торырга ярамый, дип яза. «Интертат» кош-корт суйган хатын-кызларның шактый булуын ачыклады.

Кукмара районы Зур Кукмара авылында яшәүче Минтәхилә Фәйзрахмановага 84 яшь. Тавыгын да суя, башкасын да үзе хәл итеп куя.

Өйдә, күрше-тирәдә ир-ат булмагач, бу эшкә үзем өйрәндем инде. Сарыгын да туныйм, тавыгын да чалам. Күршеләр эштә була, аларны тотып булмый. Бисмиллаңны әйтеп, аякларын бәйләп, канатына басып, кыйблага каратып әмәллисең. Өч-дүрт ел чалам инде, хәтерләмим дә кайчан тотынганны. Менә тагын биш үрдәк алдым әле. Анысын да үземә эш итәсе булыр. Ир-ат юк бит, — диде ул.

«Аяк арасына таяк кыстырып чалам»

Саба районы Кызыл Мишә авылыннан Әлфия Мөхәммәтшина кош-кортны чалганда бер үзенчәлекне исәпкә ала икән. Ир кеше суярга тиеш дигәннән чыгып, тышкы кыяфәте белән булса да ирләргә охшарга тиеш икән хатын-кызлар. Шуңа да, ирләр әгъзасына охшатырга тырышып, аяк арасына таяк кыстырып чала ул!

Иптәшем исән вакытта да чебиләрне үзем чалдым. Үлгәненә ике ел булды инде. Дөресен генә әйткәндә, таза кеше иде ул. «Иелгәч бавырым авырта, иелү читен», — дип йөрде. Шуңа күбрәк миңа төште бу эш. Соңрак тимердән станок эшләде дә, шунда куеп чала башлады. Хәзер үзем генә чалам. Каз, үрдәк үстергәндә, аларны да мин суйдым. Хәзер алар юк, чебиләр генә үстерәбез.

«Бисмилләхир-рахманир рахим! Аллага тапшырдым. Чалган маллар хәерле, үзебезгә ашарга насыйп булсын», — дип изге ният белән чалам.

Аяк арасына таяк кыстырам. «Кыстырмыйча булмый, бер агач әйбер кыстырып куярга кирәк», — дигән иде миңа Фәүзия апа. Ул да үлде инде. «Хатын-кызга чалырга ярыймы?» — дигәч, «Ярый, Әлфия. Таяк кыстырып чал. Йә муеныңа ир-атларның бер нәрсәсен ясап так», — диде ул. Чын дөресе шул менә.

«Хатын-кызга чалырга ярыймы?» — дигәч, «Ярый, Әлфия. Аяк арасына таяк кыстырып чал. Йә муеныңа ир-атларның бер нәрсәсен ясап так», — диде Фәүзия апа.

Ашамыйча торып булмый бит инде, нишлисең?.. Мәҗбүри инде бу. Кайбер ир-ат үзе дә чалмый бит әле аны. Андые да бар бит. Мин үзем кияүгә чыкканнан соң өйрәндем. Хәзер чеби чалган шикелле дә түгел инде ул, әллә бар ул миңа, әллә юк… Куркып тормыйм. Узган атнада малай килде миңа, ул әйбәтләп кенә йоклап ятты, мин чеби суйдым. Улым: «Мин йоклаганда, әни нәрсәдер сөйләнде», — ди. Ә мин: «Син йоклап ят әле, менә мин монда тавык суям», — дип әйткәнмендер инде. Чыкмады ул чалырга. Әйтсәң, башкарып чыга инде үзе, — дип сөйләде Әлфия Мөхәммәтшина.

Казан казые: «Хатын-кызга мал чалырга ярый»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Ислам динендә мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Корбан гаетенә багышланган матбугат конференциясе булды. Мин очрашуда катнашкан Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәковка: «Авылда тирә-якта ир-ат күршеләр булмаска мөмкин. Бу очракта корбан малын хатын-кызга чалырга ярыймы? Яисә урамдагы бер эчкече абзыйга чалдыру кулайракмы?» — дигән сорау бирдем. Бу сорауга Булат хәзрәт «Хатын-кыз үзе чалса да ярый. Проблема түгел. Шәригать моны тыймый. Монда хакларыбыз бертигез», — дип җавап кайтарды.

Бар да аңлашыла һәм гап-гади кебек: мин, журналист, сорау бирдем, хәзрәт — җавабын әйтте.

Әмма барысы да болай гына җиңел булып чыкмады. Казан казыеның «хатын-кызларга мал чалырга ярый», дип әйтүе Фейсбукта шактый тавыш чыгарды. Әлеге яңалык астында чын бәхәс купты.

Юктан чыккан бәхәс

Бу мәкаләне язарга алынуыбызның сәбәбе дә шушы бәхәс. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова безне бу хәбәр белән хайп ясауда гаепләде. Фейсбукта бу мәгълүмат урнаштырылгач, «Гомер буе гаилә башлыгы — ир кеше корбанны гаиләсе исеменнән чалды. Хәзер инде яңа галимнәр хатын-кызга да пычак тоттыралар!» — дигән репликага каршы ул: «Ник шулай каты бәреләсез? Әллә журналистларның мәкалә язу гадәтләрен белмисезме? Сорауны журналист ничек итеп куйганын языйммы сезгә?» — дип безнең якка таш атты.

Аннан соң: «Нисабы булган һәркемнең бурычы — корбан чалу. Хатын-кыз булсынмы яки ир-атмы. Шәригать мәсьәләләренә мин тыкшынмыйм. Җитәрлек гыйлемем юк», — дип үзе дә без язган хәбәр белән килеште. Ә бит хәзрәт әйткән сүзләр белән килешәсез икән, димәк, журналист язган хәбәр белән килешәсез дигән сүз. Хәбәрдә Булат хәзрәтнең әйткән бар сүзе дә чәчми-түкми, мәгънәсе үзгәртелмичә китерелгән иде, югыйсә.

Халыкны кызыксындырган темага сорау бирү хайп дип аталамыни ул? «Интертат», сөбханалла, хайпсыз да яхшы укыла, мин эшкә килгәнче үк дөньяда иң күп укылган татар сайты иде. Авылларда йөрибез, халыкның ничек яшәгәнен беләбез һәм бу сорауның да бик күпләрне кызыксындырганын белеп бирдек. Казыйга да бирмәгәч, кемгә бирәсе соң ул сорауны?

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу гамәлне хуплау яклы түгел: «Мин конкрет кеше — я әйе, я юк. Монда бөгештереп, боргалап, әйе, килеп чыккан... Казый кеше генә ни динне, ни татар телен белеп бетерми ахры, дигән фикер кала…» — дип җавап бирде.«Журналист теләсә нинди сорау бирә ала, шуңа күрә ул журналист. Казый теләсә ничек җавап бирмәскә тиеш, шуңа күрә ул казый. Юк, дисен, шәригать буенча хатын- кыз корбан чала алмый, дисен. Бәлкем мин ялгышамдыр, әллә чала аламы?» — дип язды.

Галим Илшат Гыймадиев та монда бернинди дә ике төрле укылыш күрмәгәнен аңлатты, шәригать буенча рөхсәт бирелгәнен әйтеп, дәлил китерде.

Сезнең якта хатын-кызлар мал, кош-корт чаламы?

Без «Интертат»ның Вконтактедагы төркемендә «Сезнең якта ничек? Хатын-кызлар мал, кош-корт чаламы?» — дигән сораштыру урнаштырдык. Нәтиҗәләрдә күренгәнчә, 80 проценттан артык кеше моны «дөрес түгел» дип атаган. Халыкның күпчелеге бу күренешне гаепли, дин ягыннан караганда бу тыелган гамәл дигән фикердә.

13 проценттан артык укучыбыз хатын-кызның мал чала алуына уңай карый, ә 6 процентка якын кеше «безнең якта шулай» дип тавыш биргән. Безнең якта шулай диючеләр — 18 кеше, алар Саба, Туймазы, Актаныш, Бөре, Уфа, Апас, Азнакай, Мөслим, Аксубай, Аскын, Мамадыш якларыннан — география төрле.

Сораштыру астындагы фикерләр дә төрле. «Минем инәем тавык чала иде. Олы яшьтә, күрем беткәч рөхсәт дия иде», «Дөрес эш түгел бу, русларда гына ярый, татарда ярамый!», «Ахырзаман», «Казан казыеның „чарасызлык“ сүзен төшереп калдыруы мине бик аптырашта калдыра», — дип язалар.

Төрледән-төрле фикерләр белән Инстаграмдагы аккаунтыбыз да тулды. «Кош-корт суйган хатын-кызларны, әбиләрне күргән бар», «Безнең әби кош-кортны үзе чала иде, күршедә ир-ат заты юк иде. Мин әбигә шушы сорауны биргәч, әби миңа: „Хатын-кызның күрем көннәре тукталгач (балага уза алмый башлагач) кош-корт чалырга рөхсәт ителә“, — дигән иде. Зур мал турында сүз бармый иде», — дип яздылар.

Башкалар: «Каян килеп ярасын инде хатын-кызга мал чалу?! Телләренә ни килсә, шуны сөйләп йөрүчеләр күбәйде хәзер, мулла дигәч тә инде», «Чалу түгел, чалганны карап торырга да ярамый дип үстерделәр кечкенәдән», — дигән фикердә.

Безнең «авылларда хәзер вәзгыять шундый», — дигән сүзләребезгә ышанмаган кешеләргә әйләнеп кайтыйк. Авылларда вәзгыять нинди соң? Без республикабызның төрле район һәм авылларында яшәүче апа, әбиләр белән аралаштык. Әгәр моңа кадәр ал күзлекләр киеп йөргән булсагыз, «Интертат» сезне җиргә — сез хезмәт иткән халык янына тартып төшерде дип уйлагыз, җәмәгать. Чынлыкта халкыбызның күпчелеге хатын-кыз мал суярга тиеш түгел, бу шәригать тарафыннан тыелган дип уйлауга карамастан, авылларда кош-корт чалган хатын-кызларыбыз бихисап күп. Һәм алар сез уйлаганча соң чиктәге зарурият — ачтан үлү куркынычы булган яки авылда ирләр бөтенләй калмаган очраклар түгел.

Безнең соравыбыз да шушындый очраклар булуын белгәнгә күрә бирелгән иде.

 «Ирем инвалид, казларны үзем чала идем»

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Надия Сәфәргалиева:

Мин кечкенә чакта, малларны әткәй чала иде. Шуннан өйрәнеп калдым. Моңа хәтле каз асрадык. Бетергәнгә ике ел булды. Ул казларның исәбе-хисабы юк иде, бик күп булды. Үзем чала идем. Ирем инвалид, чала алмый. Казанга бер барганда, мәчеткә кереп: «Үзем чалсам ярыймы?» — дип сорап кайттым. Хәзрәт: «Улыгыз ничә яшьтә?» — дип сорады. «8 яшьтә», — дим. «Аңа 12 яшьтә өйрәтерсез. Әлегә кыйблага каратып үзегез чала аласыз», — диде. Шулай итеп хәзрәттән ризалык алып, чала башладым. Хәзер улыма 21 яшь була инде, өйрәнмәде барыбер.

Бер ир-атка чалдыра идем. Ул чала да, аннан соң йөз граммын сорый. Ул бит эчәргә сорагач, тагын дөрес булмый. Шуңа күрә мулладан сорарга мәҗбүр булдым.

Каршы сүз әйтүче булмады. Бер ир-ат мин чалган казны ала торган иде, каршы килмәде. Дин юлына бик каты кереп киткәч, бер елны гына үзе килеп суйды. Аңа хәтле мин чалганны ашады. Зур мал чалганым юк, суелган сарыкларны тунаганым бар инде.

«Исереккә чалдырганчы, үзең эшләвең яхшырак була»

Мамадыш районы Үсәли авылыннан Мәһнүсә Имамиева:

Безнең авылда кош-кортны байтак хатын-кыз үзе чала. Мин тавыкларны башта күршегә суйдыра идем. Күршедәге абзый үлеп киткәч, үземә калды. Тавык күтәреп урам буйлап йөреп булмый, йөрсәң дә, кеше табылмый. Кайсы эштә, кайсы шәһәрдә, кайсы исерек. «Исереккә чалдырганчы, үзең эшләвең яхшырак була. Көянтәгә атланып чалырга кирәк», — диделәр миңа. («Интертат» аңлатмасы — көянтәгә атлануның мәгънәсе югарыда әйтелгәнчә, ир-ат рәвешен китерү максатыннан) Көянтәгә атланып, «Аллага тапшырдым», — дидем дә үзем тотындым. Кыйблага каратып, догамны укып…

Тәтеш районы Бакырчы авылыннан Хәмдия:

Беренче тапкыр тавыкны әнкәйләрдә чалдым. Әти юк иде инде. Урамга чыктым да карыйм: тирә-якта кемгә барып ялынасың? Бөтенесе эштә. Уңга карадым, сулга карадым, бер ир-ат булмагач, тәвәккәллим дидем дә… Шуннан китте. Ун еллап бар инде моңа…

«Хатын-кызга мал чалырга ярамый», — диючеләр дә бар. Нишләтәсең?.. Ирле хатын-кызлар да үзләре суя бит. Таныш-белешләр төрлечә кабул итә. Безнең авылда күбесе шулай. Аерым йолаларым юк. Көянтәләргә атланып, ырымлап тормадым инде мин. Бисмилламны әйтми булмый, кыйблага карап әмәллим. Тавыктан башка каз, үрдәк чалганым бар, ә зур малга ир-ат көче кирәк.

Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» call-үзәгендә дә хатын-кызга кош-корт суюны тыймадылар. Хәбәрчебез соравына: «Хатын-кызга тавык чала ала. „Бисмиллә“ дип әйтеп инде. Көянтәләрнең дингә кагылышы юк», — диделәр нәзарәтнең кайнар линиясендә.

Әлбир Крганов: «Шәригать рөхсәт итсә дә, җирлектәге вазгыятькә карарга кирәк»

Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов шәригать мәсьәләсендә Казан казые белән килешсә дә, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк дигән фикердә:

Хатын-кызга корбан, мал чалырга ярауны шәригать күзлегеннән чыгып әйткәндә генә дөрес дип саный алам. Монда барыбызның да фикере бер. Әмма шәригать рөхсәт иткән, ә халкыбызның гадәтендә булмаган, бездә кулланмаган әйберләр дә бар. Хатын-кызның мал сую безнең җирлектә юк. Бездә андый нәрсә эшләнми. Шуны ассызыклыйсым килә — бу мәсьәлә мәҗбүри булган очракта гына, якын-тирәдә ирләр һич тә булмаганда гына хатын-кыз хайван чалырга мөмкин. Монда сүз корбан чалу турында гына түгел, гомумән хайван сую турында бара.

Аннары шундый киңәш бар. Әйтик, мөселман хатын-кызның күршеләре башка диндәге яки мәҗүси ир-атлар ди. Бу вакытта да кайсыбер галимнәр мөселман хатын-кызга чалу кулайрак ди. Ләкин бу безнең вәзгыятькә туры килә торган фәтва түгел. Әйе, без белеп торырга тиеш — мәҗбүри булганда чалырга мөмкин. Ләкин бу Татарстан, Россия шартларына туры килми. Фәтваларны заманасы, шартларына карата кулланырга кирәк. Моны аңлау зарур.

Булат хәзрәт әйткән аңлатма дөрес түгел дип әйтеп булмый. Шәригать буенча ул шулай. Ләкин, әйткәнемчә, вәзгыятьтән чыгып, бүгенге көннең хәленә, төрле төбәкләргә карарга кирәк, — диде ул.

Корбанга кагылышлы матбугат конференциясенең тулы язмасы: