Согуд Гарәбстанындагы Пәйгамбәр мәчете янында татар җире табылды

Мәдинә шәһәрендә яшәүче татар эшмәкәре бабаларыбыздан калган җирләрдә кунакханә төзергә уйлый. Киләчәктә Татарстан хаҗиларының Согуд Гарәбстанында тукталыр урыны булырга мөмкин. Шәһәрнең иң кыйммәтле урынында – мөселманнар өчен изге саналган Пәйгамбәр мәчете каршында, беренче линиядә урнашкан!

Тамырлары Нурлат районының Кизләү авылына барып тоташкан Мөхәммәт Казанлы кайчандыр Мәдинә шәһәре татарларыныкы булган вакыф җирләрен мәхәлләгә кире кайтарып, “Казан” кунакханәсен төзергә уйлый. Мөхәммәт Казанлы “Татар-информ” хәбәрчесенә шушы җир кишәрлеген күрсәтте.

Бу урында күп еллар элек “Казан” мәдрәсәсе эшләп килгән. Әмма мәчет территориясен киңәйткәндә, биналар сүтелгән. Шул исәптән мәдрәсә дә. Берничә ел элек Мөхәммәт Казанлы суд аша бу җирләрне Согуд Гарәбстаны татарларына кире кайтару белән шөгыльләнә. Бу мәсьәлә Хаҗдан соң хәл ителергә мөмкин. Вакыф җирләре – мәхәлләнең уртак малы санала, аны сатып, мирас итеп калдырып булмый, аны мәхәллә – димәк, Мәдинә татарлары үз файдасына куллана ала.

Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчете ислам дөньясындагы иң изге урыннарның берсе. Шул сәбәпле, мәчет янындагы җир кишәрлегенең бәясен бәяләп бетермәслек дип әйтергә була. Бу – кыйммәтле милек кенә түгел, татарлар өчен зур дәрәҗә дә.

Вакф ул - мөселман илләрендәге милек (башлыча җир кишәрлеге), аңа салым салынмый, үзләштерелми, дини яки хәйрия оешмаларына бүләк итеп яки мирас итеп бирелә.

“Татар-информ” хәбәрчесе Шамил Садыйков Хаҗ сәфәре вакытында  Мәдинә шәһәрендә яшәүче Мөхәммәт Казанлы белән күреште. Хәзрәт өч ел элек бабасының туган нигезенә дога кылып, гүзәл Казан белән танышып киткән иде. Быел исә ул Бөтендөнья Татар Конгрессының VI  съездына кунак буларак чакырылды.

Мөхәммәт Казанлы Мәдинә шәһәрендәге татарлар язмышы, төпләнү тарихлары, хокуклары турында сөйләде.

– Мөхәммәт хәзрәт, татарлар Мәккәгә ничек килеп урнашкан?

– Бабам тумышы белән Нурлат районының Кизләү авылыннан. Ул анда мулла булып торган. Репрессиягә дучар ителгәч, сумкаларын төнлә җыеп, улын, ягъни минем әтине алып, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булган. Башта Әфганстанга килгән, аннары Мәдинәгә килеп урнашкан. Хатыны белән кызы туган авылында яшәп калган. Яңа җирдә тормыш корса да, югалып калмаган,  тимердән су савытлары җитештерә башлаган. Шулай ук “Казан” мәдрәсәсендә шәкертләр укыткан. Бу чорда әлеге мәдрәсәдә укучылар күп булган. Шулай итеп, бабай Согуд Гарәбстанында да үзе теләгән эш белән шөгыльләнгән. 


– Нигә бу мәдрәсәсә “Казан” исеме белән йөртелгән?

– Заманында шәһәргә Казан кешесе Абдулсаттар-әл-Казанлы килеп төпләнгән. Монда ул йортлар сатып алган. Шулардан исә мәдрәсә ясаган. Анда Казаннан килгән шәкертләр белем ала башлаган.

– Гаиләгез белән таныштырып үтсәгез иде. Мәдинәдә Казанлылар нәселе зурмы?

– Бабай Мәккәгә килгәч, кабат өйләнгән. Татар кызын алган. Әмма балалары булмаган.

Бабай Хаҗга барган җиреннән яраланып кайткан. Хәтта аягының бер өлешен кисәргә туры килгән. Шуңа күрә ул күп вакытын өйдә генә уздырган.

Әтием Мәхмүт исемле. Әниебез – гарәп. Шушы никахтан 12 бала туган: 10 малай, ике кыз. Шуларның берсе, 1967 елда туганы – мин. Фамилиябез әлегәчә Казанлы булып калган. Кызганыч, әтиебез инде исән түгел. Әниебез Хәерниса исемле,  бергә яшибез. Аңа 75 яшь.

Мин үзем дә бай әти. Өч хатыннан 12 балам бар: 7 малай, 5 кыз. Морат, Габделгазиз, Мәхмүт, Йосыф, Хәмзә, Әхмәт, Мостафа, Әсма, Әминә, Хәдичә, Мәрьям, Гайшә. Морат шәхси мәдрәсәдә эшли, директор ярдәмчесе. Габделгазиз Америкада магистратурада укый. Үзем исә Мәдинәдә төзелеш белән шөгыльләнәм.

– Инкыйлабтан соң Мәдинәдә татар җәмәгатьчелеге зур булганмы? Ничә татар булган? Тел сакланганмы?

– Согуд Гарәбстаныннан күп кеше күченеп киткән, Мәдинәдә якынча 20 генә татар калган.

– “Казан” мәдрәсәсе бүгенге көндә эшлиме? Сакланып калганмы?

– Юк. Ул мәчет янында гына булган. Әмма җире шул килеш тора. Анда бернинди корылма да юк.

– Ул җир кем кулында?

– Җир бүген дә буш тора.

– Шундый сүзләр ишетелде, Пәйгамбәребезнең мәчете териториясендә бик зур мәчет һәм китапханә булган диләр. Ул шушы ук бинамы, икенчеме?

– “Казан” мәдрәсәсе  эчендә китапханә булган. Анда шулай ук  остазларга яшәргә тулай торак бүлмәләре дә бүленгән. 14 ел элек китапханәнең идарәчесе үлеп киткәч, аның баласы бөтен китапларны мөселман оешмасы “Вакф”ка тапшырды.

Китапларны Мәдинәдәге ислам университетының зур китапханәсенә илттеләр. Анда махсус “Казан мәдрәсәсе” дигән бүлек бар. Бөтен китаплар шунда.

– Сезнең Вакф мәдрәсәсен һәм шул урынны яңадан торгызу теләге  булмадымы?

– Төп идарәче вафат булгач, аннан соң бу вазыйфага кеше куелмады. Җитәкче булмагач, бу мәсьәлә дә эленеп калды. Мин үзем яңарак кына күзәтүче (надзиратель) булырга теләк белдердем. Хаҗ тәмамлангач, эшкә керешеп, шушы җирләрне торгызу эшенә керешергә ниятлим, Иншә Аллаһ.

– Нәрсә төзергә уйлыйсыз? Мәдрәсәме?

– Бу җир мәчет янында гына. Мин анда кунакханә төзесәк, шәп булыр дип уйлыйм. Күзәтүче үз шартын куярга хаклы. Әйтик, кунакханәнең аерым бер өлешен ниндидер диаспорага, шәкертләргә, мохтаҗларга бирергә мөмкин.

– Мөхәммәт хәзрәт, Мәккә татарлары белән элемтәдә торасызмы?

– Без нибары 5 татарны гына беләбез. Әмма алар барысы да өлкән яшьтә, балалары, оныклары бар. Кемдәдер биш, кемдәдер ун бала. Барысы бергә 50гә якындыр. Мәккәдән 60 чакрым ераклыкта Таиф шәһәрендә 50-100 татар бар. Кызганыч, татар телендә сөйләшүче юк.

– Мәккәдә дә вакф милеге булган бит, аның турында ниләр беләсез?

– Мәккәдә шулай ук күзәтүче булган. Аның хатыны  Мисырдан. Ул шунда баргач, үлеп калган. Ә бөтен документларны шәхси милеге дип уйлап, үзе белән алган була. Шулай итеп,  документлар югалган. Аларның шулай ук үзләренең мәчет, мәдрәсә, йортлары да булган. Әгәр бу документлар табылса, дәүләттән җирнең бәясен кайтартып булыр иде.

Мәккә татарларының да шәһәр үзәгендә – Әл-Хәрәм мәчете янында үз җирләре, мәдрәсәләре булган. Мәчет зурайтылу сәбәпле, татар мәдрәсәсе торган җир кишәрлеге мәчет мәйданы эчендә калган. Документлар табылып, бу җирнең татар мәхәлләсенеке икәнен ачыклаган очракта, Согуд Гарәбстаны короле компенсация итеп Мәккәдән җир кишәрлеге бирергә мөмкин. Шулай итеп, Мәккәдә дә татар мәхәлләсе бинасы барлыкка килә ала. Бу татарлар миллионлар белән бәяләнгән милеккә генә түгел, зур дәрәҗәгә дә ия булачак дигән сүз.

– Күптән түгел Казанда булып киттегез? Ошадымы сезгә безнең шәһәр?

– 100 %! Менә дигән шәһәр. Бар җирдә чисталык, юллар төзек. Йортлар матур, кунакханәләр матур. Мәчетләр бик күп. Болгар да тарихи, искиткеч шәһәр.

– Үзегезнең татар булуыгызны сизәсезме, милләт белән ниндидер элемтәләр калдымы?

– Мәдинәдә тудык та, Мәдинәгә бәйләндек. Ул – Җир шарындагы иң хәерле җир. Монда туу  – зур мәртәбә, без шуның белән горурланабыз. Әмма йөрәгебездә татарлык хисләре дә бар.  Күңел Татарстанга, туганнарга  тарта.

– Нурлатта нәселегез калганмы әле?

– Туганнарыбыз бар, өч ел элек алар белән күрешеп килдек. Бабабыз яшәгән йорт әле дә исән, ул мәчет янында гына. Аерым җирләре дә булган. Ул  җир озак вакытлар буш торган, Советлар Союзы вакытында почта төзегәннәр.

– Бабагыз монда килеп төпләнгәч, башка туганнары белән аралашып яшәгәнме?

– Бабайның да өч  энесе булган. Алар да дөнья буйлап сибелгән. Берсе Австралиядә, берсе Үзбәкстанда, берсе Нидерландта гомер кичергән. Кызганычка каршы, алар бер-берсе белән очрашмаган. Ләкин алар барысы да иң олы абыйларының Мәккәдә булуын белгән. Юлаучылар аркылы күчтәнәчләр, хатлар алышып яшәгәннәр.

– Бабагызның авылда калган хатын, кызы белән элемтәсе булганмы?

– Хатыны Мәскәүгә күченеп китеп, икенчегә кияүгә чыккан. Кызы да кияүгә чыгып, ике кыз бала тапкан. Шул балалар Хаҗ кылырга килгәч, мине эзләп таптылар.

– Шәһәрдәге башка татар гаиләләре ничек яши?

– Безне “Вакф” берләштерә.  Кичә безнең бер кешебез  вафат булды. Соңгы юлга озатырга 40 кеше җыелдык.

– Сез балаларыгызга милли тәрбия бирергә тырышасызмы, миллилеккә басым ясыйсызмы?

– Олы балалар:  “Безнең асылыбыз кайда, без каян килдек?” дип сорый. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, Казанга бергә кайтырбыз, бабаларыбызның кендек каны тамган җирләренә сәяхәт кылырбыз әле. Үзебез гарәп булсак та, тамырыбызда татар каны ага.

– Алга таба Татарстан белән аралашып яшәргә, бәйләнешләр булдырырга теләкләр бармы?

– Теләкләр бар. Мин инде уртак бизнес төзергә дип тә талпынып караган идем. Монда бал алып килеп, сату оештырсак, ике якка да плюс булыр иде. Әмма санкцияләр аяк чалды, Россиядән товар экпорты өчен аерым  шартлар бар. Бу ике якка да кулай түгел. Шуңа бу эшне ахырына җиткерә алмадык, әмма уртак хезмәттәшлеккә ниятләр бар.

 Очрашуны оештырган һәм тәрҗемә иткән өчен Россия Ислам институтының Ислам фәне факультеты деканы Гыйззәтуллин Рамил Әнәс улына рәхмәтебезне белдерәбез.