Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Рөстәм Фәхертдинов киңәшләре: Уразага ничек керергә, сәхәрдә һәм ифтарда нинди күләмдә нәрсә ашарга

Көн озын бер йотым су, бер тәгам ризык капмыйча ураза тоту җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә аның баштагы мәле авыр.

news_top_970_100
Табиб Рөстәм Фәхертдинов киңәшләре: Уразага ничек керергә, сәхәрдә һәм ифтарда нинди күләмдә нәрсә ашарга

Уразага ничек әзерләнергә? Организмны ничек ияләштерергә? Нинди авырулы кешеләргә ураза тотарга ярамый? Медицина ягыннан караганда, уразаның кеше өчен файдасы нинди? Бу һәм башка сорауларга Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары, үзе дә 15 ел ураза тотучы табиб Рөстәм Фәхертдинов сөйләде.

Табиб белән интервьюдан төп фикерләр:

  1. Медицина күзлегеннән караганда, авыруның катлаулы формалары булган кешеләр ураза тотарга тиеш түгел.

  2. Организмны уразага әзерләү өчен, кыска вакытлы уразалар тотарга кирәк.

  3. Көненә өч тапкыр дару эчәргә кирәк икән, уразаны калдырып торырга да була.

  4. Су-тоз алмашын баланста тоту өчен, ураза вакытында минераллар һәм витаминнар комплексы эчәргә була.

  5. Безнең баш мие һәм мускулларга глюкоза кирәк. Шуңа күрә углеводлы ризыклар ашагыз.

  6. Сәхәрдә кофе эчәргә ярыймы? Кофе ул – файдалы да, зыянлы да эчемлек. Организм хәлсез икән, ул аны тагын да ныграк хәлсезләндерә.

  7. Уразаның беренче көне – организмның адаптация чоры, стресс. Әмма ул файдалы стресс.

  8. Уразага җиңелрәк керү өчен, ике атна алдан төшке аштан баш тартырга, аның урынына су эчәргә була.

– Рөстәм Хәмитович, уразаны кемнәргә тотарга ярамый?

– Ислам күзлегеннән караганда, уразаны балигълык яшенә җитмәгән балалар, картлар, йөкле һәм бала ашатучы хатыннар тотмаска мөмкин. Медицина күзлегеннән исә, авыруның катлаулы формалары – шикәр чире, ашказаны җәрәхәте (язва), хроник йөрәк җиткесезлеге, ишемия, кан тамырлары җәрәхәтләнү, тромблар ясалу авырулары белән очрашкан кешеләр ураза тотарга тиеш түгел. Бәби көтүче ханымнар калган ураза көннәрен соңрак тота ала. Ә тотарга мөмкинлеге булмаган, сәламәтлеге рөхсәт бирмәгән кеше һәр көн өчен бер фәкыйрьне ашата, ягъни фидия сәдакасы бирә ала.



– Ураза тоту – организм өчен стресс. Үз-үзеңә авырлык китермәс өчен уразага ничек һәм кайчан әзерләнә башларга кирәк?

– Исламда Рамазан уразасыннан тыш, нәфел уразасы дигән өстәмә ураза бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбесендә ураза тоткан. Организмны ияләштерү өчен, Рамазан ае башланганчы шундый кыска вакытла уразалар тотарга була. Кеше ураза вакытында гына түгел, һәрвакыт үзенең ашказанын өчкә бүләргә тиеш. Бу - Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте. Аның бер өлеше ризыкка, бер өлеше суга һәм өченче өлеше һавага булырга тиеш. Бездә бит күп вакытта ашау культурасы шундый - өстәл яныннан шартлар дәрәҗәгә җиткәч кенә торып китү. Баш миенә организмның туклануы турындагы сигнал 20-30 минуттан соң гына барып җитә. Ә ярты сәгать эчендә кеше тагын күпме ашый ала. Аннары: “Ник ашадым икән?” дип үкенә башлый. Шуңа күрә өстәл яныннан туймыйча китәргә кирәк. Бу – үзенә күрә организмны стресска каршы торырга әзерләү ысулы.



– Кайберәүләр, табиб күрсәтмәсе буенча, көнгә өч тапкыр дару эчәргә тиеш. Уразага кергәч, дару кабул итү тәртибен үзгәртергә ярыймы?

–  Бу – кешенең нинди авыру белән чирләвенә бәйле. Кайбер даруны көнгә ике генә тапкыр да кулланырга ярый. Ураза быел да бик озын чорга туры килә. Даруны хәтта бер генә тапкыр да эчәргә туры килергә мөмкин. Әгәр көнгә өч тапкыр даруны эчми калдырып булмый икән, уразаны башка вакытта – көннәр кыскаргач тотарга була.

– Безнең җирлектә 18-19ар сәгать бер йотым су, бер тәгам ризык капмыйча торырга туры килә. Хәлсезләнмәс өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

– Кеше көненә ким дигәндә ике литр су эчәргә тиеш. Уразадагы кеше авыз ачкач, шулкадәр су эчсен. Берьюлы түгел, әлбәттә. Организм сусамаса, хәл китми. Кызу көннәрдә күбрәк тә эчәргә кирәк. Минераль сулар аеруча да файдалы. Чөнки эсcедә тир аша тозны күп югалтабыз. Су-тоз алмашын баланста тоту өчен, ураза вакытында минераллар һәм витаминнар комплексы эчәргә була. Су аеруча да кирәк. Организмның сусавы кан тамыры-йөрәк эшчәнлегендә чагыла: кан куера, тромблар хасил булырга мөмкин. Сәхәрдә ашарга, һичьюгы су эчәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә сәхәрнең сихәте турында әйткән.

– Көне буе хәл дә бетмәсен, ашыйсы-эчәсе дә килмәсен өчен ниләр белән тукланырга кирәк?

– Эчемлекләргә килгәндә, уразага кадәр нәрсә эчкән булсагыз, шуны кулланыгыз. Моңа кадәр кара чәй эчеп, ураза вакытында яшел чәйгә күчү, яки киресенчә эшләү кирәкми. Безнең баш мие һәм мускулларга глюкоза кирәк. Шуңа күрә углеводлы ризыклар ашагыз. Әмма ул тиз яна торган шикәр, кәнфит булмасын, болар зыянлы гына. Глюкозага бай җиләк-җимеш ашагыз. Хөрмә, йөзем кебек кипкән җиләк-җимешләр белән авыз ачарга була. Беренче һәм икенче ашларның аермасы юк. Иң мөһиме, авыз ачар вакыт җиткәч, ризыкка кинәт ябышмаска кирәк. Бу – организмга стресс һәм ашкайнату органына да авырлык тудыра. Юкка гына бер хөрмә яки бер йотым су белән авыз ачканнан соң намазга бүленмиләр. Иртәнгә, сәхәргә кадәр аз-азлап ашауны гадәткә кертегез.



– Кемнәрдер кофеның файдасын күрә. Әмма ул ашыйсы килү теләген басып торса да, сусата. Уразада кофе эчәргә кирәкме?

– Кофе ул – файдалы да, зыянлы да эчемлек. Организм хәлсез икән, ул аны тагын да ныграк хәлсезләндерә. Мин невролог буларак шуны әйтә алам. Баш миеннән чыга торган барлык нерв төеннәре арасында махсус кушылмалар – синапслар бар. Анда бер нерв күзәнәгеннән икенчесенә импульс бирә торган биохимик матдә - нейромедиаторлар урнашкан. Кофе әлеге медиаторлар бүленешен стимуллаштыра. Шул вакытта кеше уяна һәм үзен рәхәт хис итә башлый. Әгәр дә кеше хәлсез икән, медиаторлар болай да аз дигән сүз. Организм тернәкләнә алмый, ә кофе эчкәч, кеше, киресенчә, уянмый, хәлсезләнә.



– Уразаның беренче көнен дөрес үткәрү өчен аңа ничек керергә кирәк?

– Мин үзем ураза башланганда отпуск алырга тырышам. Быел да отпускка китәм. Кемнеңдер бәлки нәкъ шул көнне ял алу мөмкинлеге бардыр.

Чыннан да, уразаның беренче көне – организмның адаптация чоры, стресс. Әмма ул файдалы стресс. Күптән түгел АКШның картаю проблемаларына кагылышлы милли институтының нейробиология лабораториясе җитәкчесе Марк Мэттсонның сүзләрен укыдым. Ул: “Кыска вакытлы ач тору нерв күзәнәкләре өчен файдага” дип язган. Күзәнәкләр бу вакытта стресс кичерә, ач тору вакытында кетоннар формалаша, болар күзәнәкләрдә күп күләмдә энергетик станцияләр – митохондрияләр эшләп чыгара. Алар исә үз чиратында нерв күзәнәкләре белән күбрәк элемтәләр булдыра һәм хәтерне яхшырта. Әлеге доктор Альцгеймер авыруына каршы тору максатыннан, кыска вакытлы ач торулар файдага, ди. Шулай ук күптән түгел Массачусетс университеты биологларының фикерләрен дә укырга туры килде. Алар 24-48 сәгатьлек кыска вакытлы ач тору эчәкләр өчен файдалы дип яза.

Теләсә нинди стресс файдалы да була ала. Безнең әби-бабайлар бит без хәзер ашаган кебек тукланмаган. Ә гомер озынлыклары сөбханалла! Алар бит гомер буе ризыкка туймаган һәм органимнары стресс халәтендә булган. Ураза ул - ашказаны, ашказаны асты бизе, эчәкләр өчен дә ял. Мондый яллар организм өчен бик кирәк.




– Көне буе ач торып, төнгә каршы ашау организмга зыянлы түгелме? Төнлә ашау тазарта дип куркучылар да бар бит әле.

– Бу хакта әйттем инде, туйганчы ашамаска кирәк. Хәер, ике-өч көннән соң организм бу режимга ияләшә һәм ашарга күп сорамый башлый. Дөрес, күп ашасаң, ураза вакытында тазарырга да мөмкинсең. Андый очракларны да беләм.



– Хәзрәтләр фикеренчә, кеше организмы уразага ияләшсен өчен өч көн кирәк. Медицина күзлегеннән караганда, организм ничә көндә аз ашауга ияләшә ала?

– Әйе, ике-өч көн. Минем үземә ияләшү өчен бер көн дә җитә. Организм теләсә нәрсәгә ияләшә ала, Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Кешенең бит еш кына ашыйсы түгел, эчәсе килә. Бигрәк тә эсседә. Ач торганда организм үзенең запасларын – гликогеннарны куллана башлый.



– Тулы куәтенә эшләгән организмны кинәт туктатмас өчен, ураза алдыннан аны ничек әзерләргә?

– Ике атна алдан төшке аштан баш тартырга, аның урынына су эчәргә була. Башка ризыкларның да күп өлешен су белән алмаштырырга мөмкин.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100