Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете 2021: бәйрәмгә ничек әзерләнергә һәм корбан сарыклары ничә сум тора?

Корбан гаетенә кадәр (Ид әл-’әзха) ике атна калды. Мөселманнар төп дини бәйрәмгә яхшырак әзерләнә алсын өчен 10 сорауга җавап әзерләдек.

news_top_970_100
Корбан гаете 2021: бәйрәмгә ничек әзерләнергә һәм корбан сарыклары ничә сум тора?

Корбан бәйрәме кайчан башлана?

Бәйрәм алдыннан ураза тотарга кирәкме?


2021 елда бу дата 20 июльгә, сишәмбегә туры килә. Мөселман календаре буенча Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы тәүлегендә билгеләп үтелә. Төгәлрәк әйтсәк, дүшәмбе көнне кояш баегач Корбан бәйрәме башлана. Бәйрәм уңаеннан уздырыла торган барлык төп чаралар (гает намазы, вәгазьләр, корбан чалу) сишәмбе көнне уздырыла. Татарстанда һәм Россиянең мөселманнар күп яшәгән кайбер төбәкләрендә (Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Кырым һәм башкалар) 20 июль ял көне дип игълан ителә.

Мәчеткә гает намазына һәм вәгазьгә кайчан килергә?


Корбан гаетенә бер көн кала ураза тоту киңәш ителә. 19 июльдә (Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне) — Гарәфә көне. Гарәфә тавында мөселманнар хаҗ кылганда калган мөселманнарга исә таң вакытыннан кояш баеганчы ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелып тору хәерле. Ягъни, Казанда дүшәмбегә каршы төндә, 01:25 сәгатькә кадәр сәхәр ашарга кирәк. 20:12 сәгатьтән авыз ачарга була.
Һәм шул көннән башлап иртәнге намаздан башлап һәр фарыз намазыннан соң һәм бәйрәм көннәрендә «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд», дип тәкъбир әйтергә кирәк. Бәйрәм алдыннан өйне җыештырырга, тәртипкә китерергә, госел коенырга кирәк. Шулай ук кайсы мәчеттә намаз укыйсын һәм нинди урында корбан чаласын алдан ук планлаштырып куярга кирәк.

Корбан гаетендә мөфти һәм Татарстан Президенты кайда булачак?


Татарстан мәчетләрендә гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга киңәш ителә. Татарстан Диния нәзарәте карары нигезендә, Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе сишәмбегә каршы төндә 03:30 сәгатьтә башлана. Гает намазы иртәнге дүрттә укыла. Биш минуттан соң гарәп телендә хөтбә, Коръән һәм догалар укыла.
Шулай ук, мәчеткә иртәрәк кереп урын алырга һәм Коръән тыңларга киңәш ителә.

Бәйрәм гыйбадәтләрен телевизордан күрсәтәчәкләрме?


Диния нәзарәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм гыйбадәтен гадәттәгечә Галиев мәчетендә уздырачак. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «беренче рангтагы» башка кешеләр соңгы елларда Корбан гаете һәм Ураза гаете намазларын шул ук мәчеттә укыган. Быел да Рөстәм Миңнеханов традицияләргә тугры калыр дип фаразларга була.

Корбан сарыгы ничә сум тора?


Күрсәтеләчәк. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин вәгазе, җәмәгать намазы, Коръән уку — «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Хозур ТВ»ның Ютуб каналында һәм мөфтият сайтында онлайн күрсәтеләчәк. Үзәк телеканалларда бу көнне Уфа (баш мөфти Тәлгать Таҗетдин «Лалә» Җәмигъ мәчетендә чыгыш ясаячак) һәм Мәскәү (Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Үзәк җәмигъ мәчетендә намаз укыячак) мәчетләреннән гыйбадәтләрне күрсәтәчәкләр.

Корбанны кайда чалачаклар?


Бәйрәмнең төп йоласы — корбан чалу. Мәчетләр каршындагы төрле оешмалар һәм фермер хуҗалыклары сарык чалуга заказлар кабул итә. Казанда сарык бәясе 9 000-15 000 чамасы. Аңа өстәп, сарыкны эшкәрткән һәм китереп биргән өчен 1000 сум чамасы кирәк була. Корбан сарыгына заказлар 19 июльгә кадәр кабул ителә. Үзебездә үстерелгән мал да, шулай ук читтән китерелгәне дә (мәсәлән Оренбург өлкәсеннән) корбан итеп чалына.
Теләгән кеше корбанга сыер яки дөя дә чала ала (бер мал өчен 7 кеше акчаны бүлешә ала). Бу эре малларның бәясе күпкә кыйммәтрәк булачак. Быел Татарстанның Диния нәзарәте корбан чалу өчен нисаб күләмен 36 000 сум дип билгеләде. Ягъни, мөселман кешесенең бөтен бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң, 36 00 мең сум «ирекле» акчасы калырга тиеш.

Корбан өчен махсус таләпләр һәм догалар бармы?


Казанда корбан чалу цехлары махсус 16 урында оештырылачак (адреслары һәм контактлары Диния нәзарәте сайтында). Башка шәһәрләрдә һәм авылларда корбан чалу урыннары мөхтәсибәт белән килешенеп билгеләнә. Корбан чалу мәчеттә намаз укыганнан соң, иртәнге 4:30 сәгатьтән башлана.

 Корбан итен нишләтергә?


Корбанны балигъ булган мөселман үз исеменнән чала. Корбанга чалынасы мал сәламәт булырга тиеш (печелгән малны чалырга ярый). Сарык һәм кәҗә кимендә 1, сыер — 2, дөя 5 еллык булырга тиеш. Үзең чалу хәерлерәк. Моның өчен малны өч аягын бәйләп яткырырга, ният әйтергә, «бисмилләһ, Аллаһу әкбәр» әйтеп муенындагы төп артерияләрен кисәргә кирәк. Соңыннан малны эшкәртәләр, бүлгәлиләр.
Бу эшне «профессионалларга» тапшыру да рөхсәт ителә (ул да мөселман кешесе булырга тиеш), әмма корбан чалдырган кеше бу вакытта шунда булырга тиеш. Әгәр ул үзе килә алмый икән, ул ният әйтә, корбан малының акчасын бирә һәм үз исеменнән чалуларын үтенә. Корбан чалыр алдыннан тәкъбир әйтелә. Соңыннан кулларны күтәреп дога кылына: Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит). Малны чалганнан соң укыла торган дога: «Аллаһумә тәгәббәл минни» («Аллаһым, миннән шушы корбанны кабул итеп ал»)

 Әт-Тәшрик көннәре нәрсә ул?


Корбан итен өч өлешкә бүләргә кирәк: беренчесе (кимендә өчтән бер өлеше) мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, студентларга, шәкертләргә, социаль оешмаларга бирелә; икенчесе туганнарга, күршеләргә һәм дусларга (гаилә әгъзалары булмаган кешеләргә) бирелә; өченче өлеше өйдә кала һәм ризык әзерләү өчен тотыла. Корбан итен, эчке әгъзаларын, тиресен, мөгезләрен сату тыела. Боларны башкаларга таратырга була. Шулай да кечкенә бер өлешен үз гаиләңә калдырырга («тәбәрәккә» сыйфатында калдырыла — Аллаһтан бәрәкәт сорау өчен) кирәк.



Корбан гаете Ураза гаетеннән аермалы буларак дүрт көн дәвам итә. Зөлхиҗҗә аеның 11-13 көннәре Әт-Тәшрик көннәре дип атала. Бу вакытта Мәккәдә хаҗ кылучылар хаҗ йолаларын тәмамлый (Мина үзәнлегендә ташлар ыргыта), ә калган мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга тырыша.
Бу көннәрдә 13 көннең (ягъни, җомга көн, 23 июль)икенде намазына кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкъбир әйтергә кирәк? «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100