Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җен ияләшү: «Ул кап-кара, адәм кыяфәтендә түгел иде»

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Фәрит хәзрәт Кадыйров җен ияләшмәсен өчен өшкерүнең файдасы турында сөйләде.

news_top_970_100
 Җен ияләшү: «Ул кап-кара, адәм кыяфәтендә түгел  иде»

Өшкерүгә хәзер халык ничек карый? Муллага мондый ярдәм сорап килүчеләр бармы? Ир-ат белән хатын-кызларны бергә җыеп өшкерү дөресме? Бу сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

Рөстәм хәзрәт, сезгә өшкерегез дип килүчеләр күпме?

Өшкерегез дип килүчеләр саны бер дә үзгәрми. Ел да өшкерүгә килүчеләр бер төрле. Әлбәттә, яз, көз көне килүчеләр арта. Ләкин күбесенчә балаларны өшкерегез дип олылар килә.

Җеннәрнең исемнәре буламы?

Әйе, алар кешеләр кебек. Аларның үз цивилизациясе бар. Җеннәрнең дә исемнәре була.

Нинди кешегә җен ияләшә?

Иң беренче чиратта, халык шуны белеп, аңларга тиеш: җеннәр пычрак җирдә яши. Мәсәлән, дин ягыннан пычрак җир — ул этләр булган урын. Хәзер күп кеше өендә эт асрый. Андый өйгә җеннәр ияләшә. Өендә булгач, әлбәттә, ул кешегә дә һөҗүм кылырга, керергә мөмкин. Гөнаһлы кешеләргә керә. Мәсәлән, нык таралган гөнаһ — зина кылучылар. Никахлары юк, олылар да, хәтта үсмер балалар да җенси мөнәсәбәт кылалар. Аллаһы Тәгалә шулардан сакласын иде. Аларга да җеннәр ияләшергә мөмкин. Аллаһы безне шушы хаталы юллардан сакласын.

Җеннән котылып булмаган очраклар бармы?

Әлбәттә, сихер кылу, җеннәр керү төрлечә була. Бик көчле җеннәр дә бар. Көчле җеннәрне ала алмыйча калган очраклар да булды. Андыйлардан Аллаһы сакласын иде.

Өшкергән вакытта кеше нәрсә тоя?

Өшкерү төрлечә була. Кешегә җен керү — сирәк хәл. Күбесенчә сихер, күз тигәннән өшкерәбез. Кеше өшкергәннән соң җан тынычлыгын сизәргә тиеш.

Балаларга җен ияләшә аламы?

Балаларга җен ияләшү сирәгрәк, күбесенчә күз тиюдән өшкерәбез. Хәтта үзебез ата-аналар да балабызга күз тидерергә мөмкинбез. Ләкин җен дә ияләшергә мөмкин. Җеннәр сирәк кенә кешегә керә, күбрәк күз тию, зәхмәт, башка сихерләр булырга мөмкин.

Балаларны җеннәрдән ничек сакларга?

Үзебез дә, балаларыбыз да тәһарәтле булып кына. Йокларга ятканда балаларыбызга догалар өйрәтик. «Аятел Көрси», «Фәлакъ»ны укып, йокларга ятсыннар. Балалар белмәсә, үзебез укып, алар өстенә өреп, йокларга ятсак иде.

Коръәнне яхшы белсәләр, әти-әни кеше өшкерә аламы?

Әйе, әти-әни үз балаларын өшкерергә тиеш.

Хәзер ир-ат белән хатын-кызларны бергә җыеп өшкерүләр бар? Файдасы бармы?

Әлбәттә, бар. Өшкерү төрле булырга мөмкин. Бөтенесен бергә җыеп өшкерү дә, гаиләне, кешене аерым өшкерү дә ул безнең сөннәтебездә күрелгән. Кешеләр йөрсеннәр, файдасы булсын.

Өшкерми калган очракта кеше белән нәрсә була?

Күз тигән, сихер кылынган, җен кергән икән — чирли. Күп әшәке чирләр дә сихердән булырга мөмкин.

Көннең кайсы вакытында җеннәр кешегә тәэсир итә?

Кояш баегач, җеннән сакланырга кирәк. Өйдән чыкмагыз, балаларыгызны да чыгармагыз. Аларга җеннәр һөҗүм итәргә мөмкин.

Җен ияләшкәнне ничек белеп була?

Кеше аны үзе сизми. Өшкерүче генә белә ала. Кешеләргә сирәк керә. Шикләнмәгез. Җен ияләшүдән һәрберебезне Ходай сакласын.

Кеше өшкерүдән баш тартса, аны якыннары өшкертә аламы?

Әйе. Мәсәлән, өшкерелгән ризык ашатып, эчертеп була. Аның да файдасы булыр.

Башка дин кешесен өшкереп буламы?

Башка дин әһелен без өшкерсәк, аңа файда булыр. Әгәр башка дин кешесе безнең мөселман әһелен өшкерсә, файдасы булмас.

Өшкерү күпме вакыт дәвам итә?

Чиргә карап, кимендә өч тапкыр өшкерергә кирәк.

Өшкерүгә нәрсә алып килергә кирәк?

Иң беренче чиратта, кемне өшкерергә кирәк — шуны китерергә. Су, тоз, ризык алып килүнең дә зыяны булмас.

Элек муенга дога язылган бөти тагып йөриләр иде, аның файдасы бармы?

Һәр доганың файдасы бар. Кесә саен дога китабы бар. Муенда бөти булса, ул бөти белән мунчага, бәдрәфкә керергә ярамый. Бу хакта онытмагыз.

Фәрит хәзрәт Кадыйров, «Хәдичә» мәчете имам-хатыйбы да бу темага үз фикерләре белән бүлеште.

Җеннәр адәм, хайваннар, синең хатының, дусларың кыяфәтендә дә керә ала. Кыямәт көне җитәр алдыннан җәнҗал чыгар. Җәнҗал үзен Аллаһ дип йөртер. Бер кешене үтерер һәм тергезер. «Мин сине үтердем һәм тергездем, Аллаһы икәнемә ышанасыңмы?» — дип әйтер. «Әйе, ышанам», — дип әйтер кеше. Шул вакытта ул: «Мин синең әниеңне, әтиеңне кабердән кубарып чыгарам. Әниең, әтиең синең яныңа кайтып, сөйләшер. Әгәр әти-әниең яныңа кайтып сөйләшсә, син минем Аллаһы икәненә ышанасыңмы?» — дигән вакытында, кеше: «Ышанырмын», — дип әйтер. Шул вакытта әти-әнисе бу кеше янына кайтыр: «Улым, бу синең Раббың», — дип әйтер. Ләкин бу әти-әни түгел, ике җен әти-әни кыяфәтендә кайтыр. Җеннәрнең яхшысы да бар. Җеннәрнең кеше үтереп йөрүчеләре дә бар.

Кеше үзенә җен ияләшкәнен ничек тоя?

Кешегә җен ияләшсә, ул авырлык сизә башлый. Кулыннан эш килми, күңелендә үз-үзен үтерергә дигән уйлар барлыкка килә. Өшкергән вакытта кешеләр калтырый башлый, укыма дип әйтә. Кеше түгел, кеше теле белән җен сөйләшә. «Ни сәбәптән кердең?» — дип сораган вакытта җен әйтә: «Бу кеше бик матур, бу кешенең матурлыгын бетерер өчен», — ди, кайберләре: «Бу кешене яратып кердем, бу кеше белән мин яшим», — ди. Әгәр хатын-кызга яратып керсә, аңа бернинди ир кирәкми башлый. Ул кешеләр белән танышса да, ул кешеләр аннан китә башлыйлар. Ягъни, шуннан белергә була, димәк, аңа җен кергән.

Җен керү вакыты бармы?

Хатын-кыз гаурәтләрен күрсәтеп, урамга чыкса, аның янында фәрештә булмый. Җен хатын-кызның кайсы ягыннан керәсе килсә, шуннан керә ала. Һәрвакытта да, өйгә бандит кермәсен дип, тимер ишекләрне бикләп куябыз. Үзебезне дә бикләп чыгарга тиешбез. Бер бәндә Аллаһы кушканча киенеп чыкса, хатын-кызлар озын күлмәк, яулыктан, дога укып чыкса, Аллаһы фәрештәләргә әйтер — бу бәндә юлын миңа тапшырды, аны хәвеф-хәтәрдән саклагыз, дияр. Урамга чыкканнан, машинага утырганнан соң музыка җибәрсәк, фәрештәләр югала. Җеннәр пәйда була. Мунчага кергән вакытта да дога укып керергә кирәк. Мунча, сарай бик җенле урын. Кайбер кеше мунчада салкын су белән коена. Бу вакытта тәннәр чемердәп китә, шул вакытта җен керә ала. Шулай ук, егылып киткәндә тәннәр авыртып китә, ул вакытта җен керә ала. Курыкканда да керә ала. Һәрвакытта да җеннәрдән сакланыр өчен тәһарәтле килеш йокларга тиешбез.

Җен кешедән чыкмаган очракта нишләргә?

Җеннән котыла алмаган очраклар бар. Без бит фәрештә түгел. Җен керә икән, ул берәр зәгыйфь җиреңне эзләп йөри. Зәгыйфь җирне тапканнан соң, ул бездән үч ала. Җеннән качып котылып була. Аллаһы кушканча яшәсәк. Хаталы чакларыбыз да була. Хатаны җеннәр көтеп тора.

Кешедә җен барлыгы тышкы яктан сизеләме?

Кешедә җен булганын кайвакыт күзеннән күреп була. Ул укыган вакытта тыныч утыра. Кичкә таба бик каты авырый башлый. Өшкергән вакытта бик каты акыра, елый, сугыша. Җеннәрнең безгә караганда гыйлемнәре күп. Кеше өшкертергә кергән вакытта ул кешедән чыгып тора. Чыккач, ул аңа тыныч кына кире керә ала. Кайвакытта өшкергән вакытта җен өшкерүчене сөйләштерә башлый. Ни өченме? Коръәнне укымасын өчен тырыша. Җен белән сөйләшергә, аның сүзенә ышанырга ярамый. Җен сөйләштерә башласа, аңа бик кыен. Укыган вакытында кайсы аятьне укыганда борчыла, шушы аятьне укырга кирәк кат-кат.

Бервакыт бер кеше өшкертергә йөрде. Зур кеше. Өшкергәндә акырынды-бакырынды. Бервакыт килгәч әйтте: «Фәрит хәзрәт, мин бит синең янда кыланам гына, бу калтырану, синең яныңда кылану гына. Тәрәзәне ач, мин чыгам», — диде. Үзенең тәненнән нәрсәдер 20 минутта алып атты. Аннары барып төште. «Мин нишләдем, тәнем җиңеләйде», — диде.

Җен күргәнегез бармы?

Бервакыт хастаханәдә яткан вакытта палатада үзем генә идем. Йокларга яттым. Нәрсәдер кыштыр-кыштыр килә. Карасам, ниндидер кара нәрсә тора. Каттым да калдым, кулымны да селкетә алмадым. Кап-кара әйбер өстемә менеп утырды. «Аятел Көрси»не укып, бу җен ничек өстемнән торып киткәнен күрдем. Тордым да, бәдрәфкә кереп тәһарәт алдым, намаз укыдым, бөтен тәрәзәләрне бисмилла әйтеп яттым. Җенне үз күзем белән күрдем. Ул кап-кара, адәм кыяфәтендә түгел иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 декабрь 2023
    Исемсез
    Җанҗал тугел ә дәжҗал чыгар дигәндер ул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100