«Мөселманны табутта җирләргә ярыймы?» - хәзрәтләр җавап бирә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирус авыруы сәбәпле мәетләрнең табутта җирләнүе турында фәтва чыгарды. «Интертат» ислам диненең табутта җирләнүгә ничек каравын белеште.

Нияз хәзрәт Сабиров: «Кешенең җаны, кеше үзе ничек үлсә дә, кабер дөньясында була»

«Ислам буенча кешене, вафат булганнан соң, юарга, кәфенләргә кирәк. Җеназа намазы да укылырга тиеш, ягъни мәет өчен дога кылу кирәк. Һәм җеназа намазын никадәр күбрәк кеше укый, мәет өчен шулкадәр яхшырак була. Аннары мәет җирләнә. Без аның өчен догада булырга тиешбез.

Шуны аңларга кирәк: бөтен нәрсә дә Аллаһ Тәгаләнең ихтыяры белән эшләнә. Бу дөньяда бернәрсә дә, беркем дә Аллаһсыз яши алмый. Бөтен нәрсә нәкъ Аллаһның кодрәте, рәхмәте белән бу дөньяда хәрәкәт итә. Һәм шул исәптән бу коронавирусның хуҗасы да Аллаһ. Ул шушы авыруны бирүче дә, алучы да.  

Яшәештә төрле үлемнәр була. Кеше янып үлсә дә, суга батып безнең арадан китсә дә, аның җаны юкка чыкмый. Кешенең җаны, кеше үзе ничек үлсә дә, кабер дөньясында була. Ислам динендә кабер турында әйтелгәндә без үз күзләребез белән күргән кабер турында әйтелми. Ул — аерым бер дөнья. Без яши торган матди дөнья белән ахирәт дөньясы арасындагы бер дөнья. Анда газап һәм рәхәтлек бар. Пәйгамбәребез: «Кабер — ул буш дөнья түгел. Ул — җәннәт бакчаларыннан бер бакча һәм җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр», — дигән. Әгәр кешенең тәне янып бетеп, сөякләре генә калса, әлбәттә, аны да җирләргә кирәк. Мөселман кешесе, әлбәттә, мәет тәненә дә, сөякләренә дә хөрмәт күрсәтергә тиеш. Чөнки тәннең дә, сөякләрнең дә хуҗасы — Аллаһ. Ә кеше Аллаһның иң камил, гүзәл мәхлүге булып тора. Бигрәк тә рухи яктан.

Әгәр сөякләр табылса, аларны җыеп күмәргә кирәк. Мәсәлән, берничә ел элек Казан ханнарының сөякләре табылып җирләнде. Без бу дөньяда Аллаһ кушканча яшәргә тиешбез», — дип сөйләде Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров. 

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Җеназа намазы госелле булган мөселманга гына укыла»

«Мөфти әгәр коронавирус авыруыннан, Аллам сакласын, берәр мәет була икән, аны табутта җирләргә дигән фәтва чыгарды. Мәетне җирләгәндә җеназа намазы укылырга тиеш. Әмма җеназа бары тик ул госелле булганда, ягъни мәет юылган очракта гына укылырга тиеш. Бу — иң мөһим шарт. Әмма, әгәр мәет коронавирус авыруы сәбәпле үлгән икән, аны юарга мөмкинлек юк. Аны табутка салалар. Бу вакытта җеназа шарты үтәлмәгән була һәм ул укылмый. Әмма җеназа намазы, мәетне җиргә иңдергәч, укыла. Ягъни кабер өстендә укырга ярый. Минем, Аллаһка мең шөкер, җеназа намазын кабер өстендә укыганым юк. Һәм булмасын да.

Коронавирус сәбәпле үлгән мөселман шәһит булып китә. Сугыш вакытында үлүчеләр дә шәһит булган. Кеше җиргә килә, җирдә китә! Табутта да, җирдә дә җирләнгән мөселман — барыбер вакыт үткәч чери. Үзе дә, табуты да чери. Табутта җирләнү шәригатьтә язылган. Әгәр кеше янса яисә аның ярты гына гәүдәсе генә булса, бу очракта мөселман кешесе юыла һәм кәфенләнә. Ул дин кагыйдәләре буенча күмелә», — диде Мәрҗани мәчетенең имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов: «Мөселманның табутта җирләнүендә зур хата, гөнаһ юк»

«Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгарган бу фәтва белән ризалашам. Дини китапларда: «Әгәр дә мәетне җирләргә башка мөмкинлекләр юк икән, табутта күмү рөхсәт ителә», — диелгән. Мәсәлән, җир комлы булса, димәк, ләхетне эшләп булмый. Без Мәскәүдә кайбер вакытта, әгәр шартлар туры килмәсә, мөселманнарны табутта җирлибез. Әлбәттә, башкаларны мөселманча җиргә иңдерәбез. Мөселманның табутта җирләнүендә зур хата, гөнаһ юк.

Әгәр сугыш вакытында яисә коронавирус авыруы сәбәпле мөселман вафат була икән, ул шәһитләр арасында булачак. Шуңа күрә кәфенләү, госелләндерү, тәһарәтләр — болар юк нәрсә», — диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Фәрид хәзрәт Сәлман: «Шәригатьнең төп нигезе: үзеңә дә, кешегә дә зарар китермә»

 «Хәзер хәлләр аянычлы. Гадәттән тыш хәлләр, вакыйгалар, күренешләр була. Әгәр сәламәтлекне саклау максаты белән үзгәрешләр кертелә икән, аларга буйсынырга кирәк. Халыкның җыелуы зарар китерә ала икән, мөселманнарга бергә җыелмаска кирәк. Мәетне күмүче авырса, гөнаһ күбрәк булачак. Шәригатьнең төп нигезе: үзеңә дә, кешегә дә зарар китермә. Бу — Пәйгамбәребезнең сүзләре. Белгечләр мәетнең авыруы юучы кешегә йогарга мөмкин, ди икән, тыңларга кирәк.

Мәсәлән, дару мәсьәләсен алыйк. Кайбер кеше корвалол эчми, чөнки составта спирт бар. Әмма фәлән дару зарар китерми, ә дәва китерә, дип мөселман белгече карар чыгара икән, мөселман аны тыңларга тиеш. Бу коронавирус мәсьәләсендә дә шулай ук. Бер шәхес шушы авырудан вафат булган икән, аны тоту зарарга китерә икән, буйсынырга кирәк. Бу очракта мәетнең дә, күмүчеләрнең дә гөнаһлары булмас, ИншАллаһ.

Шәригатьтә тагын бер мизгел бар. Әгәр дә кешеләргә җеназа намазын җыелып укырга рөхсәт ителми икән, имам, мулла яисә хәзрәт үзе намаз кылырга мөмкин. Җеназа намазын мәет җирләнгәч тә укырга була. Җеназасыз озатылган мөселман булмас. Гадәттән тыш хәлләрдә генә бу күренеш дөрес була.

Шуны аңлыйк: Аллаһ Тәгалә гафу итә, ярлыка. Бер хәдистә: «Мөселман Аллаһы Тәгалә турында нәрсә уйлый, Аллаһ шундый булачак та», — диелгән. Әгәр син аны гафу итүче дип уйлыйсың икән, Аллаһны син шундый булып очратасың да», — ди «Ак мәчет»нең имамы Фәрид хәзрәт Сәлман.

«Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Табутта җирләнү дингә каршы килми»

«Фәтва — ул төрле сорауга диннең җавабы. Мәетне табутта җирләгәнем бар. Әмма мәетнең табутта җирләнүе авыруы белән бәйле түгел иде. Ул: «Мине табутта җирләгез», — дип васыять әйтеп калдырган. Гадәттә, табутта катнаш никахтан туганнар җирләнә. Табутта җирләнү дингә каршы килми. Әмма табут кирәк булмаган очракта кулланылмый. Ул исраф, акча әрәм итү булып кына санала. Ләкин искәрмәләр булырга мөмкин. Шуңа күрә фәтва чыгардылар. Менә мәетне юарга ярамау — проблема. Мәеткә кагылырга кушмыйлар. Мәетне дин кануннары буенча җирләмәү исән кешеләрнең гөнаһы булып санала. Тик гадәттән тыш хәлләрдә мәетне табутта күмү тәҗрибәсе бар», — диде «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Зиннәтуллин.