Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык язмышлары билгеләнә

Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә Бәраәт кичәсе билгеләп үтелә. 2020 елда әлеге мәртәбәле кичә 7 апрельдән 8 апрельгә каршы төнгә туры килә, ягъни кояш баеганнан соң изге кичә башланачак.

Бәраәт кичәсе, Кадер кичәсеннән соң, әһәмиятлелеге буенча икенче зур бәйрәмнәрнең берсе. Имам Газали: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бәраәт кичәләре», — дигән.

Үзенчәлеге

«Бәраәт» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «бурычтан вә җәзадан котылу», «пакьләнү» дигәнне аңлата.

Бәраәт кичәсендә кешеләрнең берьеллык язмышлары билгеләнә һәм фәрештәләргә тапшырыла…

Бәраәт кичәсендә кешеләрнең берьеллык язмышлары билгеләнә һәм фәрештәләргә тапшырыла, ягъни бер ел эчендә бөтен тереклекнең ризыклары, байлык һәм ярлылык хәлләре, дөньяга бәйле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм бу ел эчендә вафат булачак кешеләр барысы да шушы кичәдә билгеләнә.

Бәраәт кичәсе турында хәдисләр

Әлеге кичәнең фазыйләтләре турында хәдис-шәрифләр дә шактый.

Имам Ибн Мәҗә хәдисләр җыентыгында: «Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә», — диелгән.

«Дөреслектә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә»

Танылган ислам галиме имам Субуки үзенең тәфсирендә болай дип яза: «Дөреслектә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә».

Тагын бер хәдистә түбәндәгеләр җиткерелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: „Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр?“ — дип әйтер». (Ибн Мәҗә).

Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) янына килеп, болай дигән: «Йә, Аллаһның Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр — мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр…»

Бәраәт кичәсен ничек үткәрергә?

Әлеге кичәдә кылган гыйбадәтләр аеруча фазыйләтле һәм саваплы булып тора.

1.  Намаз уку. Әлеге гыйбадәт мөселман кешесе белән Аллаһы Тәгалә арасын якынайту чарасы булып тора. Шуңа күрә әлеге кичәдә нәфел (өстәмә) намазлар уку, каза гыйбадәтләрен кылу — бик тә күркәм гадәт.

2. Тәүбә итү. Изге кичәләрдә күңелебез белән тулаем гыйбадәткә көйләнү, ихлас күңел белән тәүбә кылу җиңелрәк, шуңа күрә әлеге кичәдә, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, дога кылырга кирәк.

3. Изге Коръән уку. Бәраәт кичәсендә Коръән укуга (укый белүчеләргә) аерым игътибар итәргә кирәк. Төнлә «Йәсин» сүрәсен укырга киңәш ителә. Шулай ук ятланган сүрә һәм аятьләрне кабатлау да артык булмас. Әгәр инде Коръән укый белмәсәгез, ятланган сүрәләрегез дә аз булса, Изге Китапны аудио форматта тыңлагыз, Коръәннең тәфсирен укып, мәгънәсенә төшенергә тырышыгыз.

4. Зикерләр әйтү. Аллаһы Тәгаләне искә алу һәм мактау адәм баласының йөрәген йомшарта, күңелен чистарта. Мөхәммәд пәйгамбәр (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм): «Сөбханаллаһи, вәл-хәмдүлиллаһи, вә лә илаһа иллаллаһ, вәлаһу әкбар, вә лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ» (мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән азат; Аллаһыга барча мактауларыбыз; Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга лаек булган кеше дә, әйбер дә юк; Аллаһы — олуг, Аллаһыдан башка беркемнең дә көче һәм куәте юк), — дигән.

5. Мөхәммәд пәйгамбәргә (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) ихлас күңелдән салаватлар әйтергә онытмыйк. Шул рәвешле без күңелебез белән Пәйгамбәребез тәкъвалыгына ирешергә омтылачакбыз.

6. Аллаһы Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итсәк, «рәхмәт ишекләре» төне буе ачык булачак. Шуңа да барлык ихтыяҗларыбызны сорап, якын туганнарыбыз, өммәтебез өчен, бакыйлыкка күчкән кардәшләребез өчен дога кылырга кирәк.

Әлеге кичәдән соңгы киләсе көндә ураза тотырга кушыла: «Шәгъбан аеның 15нче төнендә гыйбадәт кылыгыз, киләсе көндә уразага керегез. Аллаһы Тәгалә әлеге төндә кояш чыкканчыга кадәр догага кулын күтәргән бәндәсен бәрәкәт-сәгадәт белән бүләкли» (Имам ибн Мәҗә).

Бәраәт кичәсе — мөселманнарның мәртәбәле кичәсе. Шуңа да аны гыйбадәттә, Аллаһы тыйганнарыннан тыелып үткәрергә кирәк.

Бәраәт кичәсе догасы:

اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ

Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.

Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәндә: «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр», — дип әйтәсең.