Сәлимҗан хәзрәт Домнин: «Коронавирус - ул сынау һәм кылган гамәлләребезнең нәтиҗәсе»

Коронавирус авыруы таралганнан-тарала бара. Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домним «Татар-информ» хәбәрчесенә ислам динендә эпидемияләр турында ни әйтелгәнен, эпидемия вакытында гөнаһлы яисә гөнаһсыз кешеләрнең үлүе турында сөйләде.

Коронавируслы кешеләрне табутта күмәчәкләр, ди. Бу ислам кануннарын бозу түгелме? Мәет ябык табутта җирләнә икән, димәк, аны мөселманча, юып, кәфенләп булмый дигән сүз. Бу шулай ук туганнарына гөнаһ, ә ул кешегә мөселманча җирләнмәү булмыймы?

Ислам кануннары буенча мөселманны, вафат булганнан соң, юып кәфенләү һәм җиргә күмү барлык мөселманнар өчен фарыз кифая (катгый тиешле, җаваплылыгы барыбызда да) хөкемендә була. Әгәр дәүләт вәкилләре карар куеп ябык табутта күмергә кушалар икән, «фарыз кифая» хөкеме, ягъни юып кәфенләп күмү җаваплылыгы өстебездән төшә. Бу вакытта чиктән ашкан зарурилык хәлдә булу сәбәпле мәетнең туганнарына һәм якыннарына гөнаһ булмый. Чөнки дәүләткә каршы сугышып, ызгышып утырырга ярамый.

Әлеге сорау яңа килеп чыкты, шуңа без аны Диния Нәзарәте галимнәр шурасына юлладык һәм алардан төгәл фәтва көтеп калабыз.

Диндә эпидемияләр турында ниләр әйтелгән? Алар кайчан, ни сәбәпле килә?

Динебездә эпидемияләр, чирләр таралуы — бу дөньядагы тормыш юлыбызның бер сынаулары һәм үзебез кылган гамәлләребез, ялгышлар һәм хаталарыбыз нәтиҗәсе дип кабул ителә. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Әй, мөэминнәр! Сезгә ирешкән бәла-казалар үзегез кылган гөнаһлар сәбәпледер», — дип әйтә. Ләкин шулай да Аллаһ күбесен гафу кыла. Шуңа күрә гомеребезне ничек үткәрәбез, авырлыкларны ничек каршы алабыз, иманыбызны, кешелегебезне сакларбызмы? Менә шул сынауларны Аллаһ риза була алырлык халәттә үтсәк, бу дөнья тормышыннан соң килә торган мәңгелек ахирәттә тормышыбыз күркәм булыр.

Ә инде ул чирләр, эпидемияләр чыгу вакыты безнең өчен, кешеләр өчен билгесез булса да, Аллаһ Раббыбызның тәкъдире, билгеләгән язмышы белән киләдер. Безнең халыкта: «Язмыштан узмыш юк», — диләр. Менә шуңа күрә Аллаһ язмышыннан уздырып, качып котылып булмый. Кешегә, илгә дип язылган икән, барысы да һичшиксез тормышка ашар.

Ләкин шулай да безнең, ул чирләргә риза булып, бернәрсә дә эшләмичә утыруыбыз һич дөрес түгел. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр әйтә иде: «Әй, Аллаһ коллары, дәваланыгыз! Чөнки Аллаһ нинди генә чирне җибәрсә дә, аның белән бергә дәвасын да җибәрде». Шуңа күрә авырулардан, чирләрдән котылу, дәвалану — безнең Аллаһ каршындагы бурычыбыз.

Һәм инде дөньякүләм табибларга зур рәхмәт белдерәм. Эпидемия таралу шартларында да, үзләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне дәваларга, терелтергә ашыкканнары өчен алар, әлбәттә, мактау сүзләренә бик тә лаеклы!

Эпидемияләр вакытында гөнаһлы кешеләр генә үләме? Әллә инде хак мөселманнар да вафат була аламы?

Эпидемия вакытында, бәла-каза килгәндә, гөнаһ иясенә дә, гөнаһсыз кешегә дә, мөселманга да, мөселман булмаганнарга да зарар тияргә мөмкин. Алдан әйтеп узганча, ул авырлыклар я хаталарыбыз нәтиҗәсе, газап итеп, я бу дөньяда тормыш юлыбызыда бер сынау итеп килергә мөмкин. Әгәр Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлына күз салсак, ул пәйгамбәр була торып та төрле авырлыклар, кайгылар аша узганын күрербез. Ләкин бу аны төшенкелеккә төшермәгән, сабырсызлыкка, Аллаһ Тәгаләгә тел-теш тидерүгә илтмәгән. Киресенчә, ул авыр чакларда күбрәк догада булырга, тәүбә-истигъфарда булырга ашыккан.

Бер хәдистә: «Мөселман хәле гаҗәептер һәм бөтен гамәле хәерле булып калыр. Әгәр аңа җиңеллек килсә, ул шөкер итәр, һәм бу аңа ахыр чиктә игелек белән әйләнер, әгәр аңа авырлык килсә, ул сабыр итәр, һәм бу аңа ахыр чиктә янә игелек белән әйләнеп кайтыр» , - диелә.

Әле бит ахирәт тормышы бар. Аллаһ каршында җавап тотасыбыз бар. Шуңа күрә догаларыбызда да ике дөнья бәхетен сорыйк!

Кәгъбә ябылды. Бу ахырзаман билгесе түгелме? Гомумән, бу чир чыгуның сәбәбе нидә? Авырмас өчен догалар таратулар дөресме?

Кәгъбәне авыру таралмасын өчен яптылар, чөнки белгәнебезчә коронавирус һава аша кешедән кешегә йога. Кешеләр күп җыела торган урыннарда ул чир таралу куркынычы бермә-бер арта. Аллаһ йорты булган Кәгъбәнең ялгыз калуы — аяныч хәл булса да, кешеләрнең авырып, чирләп газапланулары тагын да аянычрак, куркынычрак. Пәйгамбәребез хәдисләренең берсендә: «Әй, Кәгъбә! Син гаять бөексең һәм гүзәлсең, ләкин мөэминнең каны Аллаһ каршында синнән дә бөегрәктер», — ди. Шуннан чыгып мөселманның иминлеге, сәламәтлеге безгә мөһимрәк булып санала.

Пәйгамбәребездән килгән дөреслегендә шик булмаган хәдисләрдә чирләргә каршы тору догалары бар. Ул догалар кешегә һичшиксез файда бирә. Аларның төп мәгънәсе — галәмнәрнең хуҗасы булган, бар нәрсә белән идарә итүче, терелтүче һәм яшәтүче Раббыбыз Аллаһка ярдәм сорап ялвару. Аллаһ бар нәрсәгә дә кодрәтле. Аллаһ теләсә нинди бәла-казадан имин кыла. Бездән бары тик ихлас күңелебез белән Аллаһка дога кылуыбыз сорала.

Коронавирус авыруы нәрсәдән тарала башлаган? Бу сорауга бәлки вирусология галимнәре төгәл җавап бирә алырлар. Интернетта укыганымча, хайваннарда булган авырудан йоккан, имеш. Дөресен бары Аллаһ белә.

Иран - мөселман иле, әмма анда да чир таралды. Бу ни белән аңлатыла?

Иран гына түгел, мөселманнар яши торган башка дәүләтләрдә дә тарала бу чир. Ләкин аеруча Иран илендә шулай күп кешенең авыруы, минемчә, медицина (тыйбб) өлкәсенең ул илдә аяныч хәлдә булуы, начар икътисадый шартларда яшәп, вакытында кирәкле карантин ысулларын кулланмаганга барлыкка килгәндер. Белгечләр ни әйтерләр?!

Мәчетне эпидемияләр вакытында ябу дөресме?

Гомумән, авыруның таралу куркынычы зур булса, кешеләр җыелуы шушы авыруның таралуын тагын да көчәйтсә, мәчетне ябу рөхсәт ителә. Мөселман илләренә күз салыйк, бигрәк тә Согүд Гарәбстанына. Анда гади мәчетләр генә түгел, хәтта ике изге зур мәчет — Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчете һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәребез мәчете ябылганлыгын күрербез. Әлбәттә, бу вакытлыча гына. Һәм Советлар вакытындагы коммунистларның мәчет ябулары белән хәзер мәчетләрне ябуны чагыштырырга ярамый. Бу бөтенләй ике төрле күренеш. Шөкер, намазларыбызны мәчеттә генә түгел, башка җирдәләрдә дә башкара алабыз. Йортыбыз, ишегалды, урман, болын, агачлыклар — барысы да намаз укырга рөхсәт ителгән урыннар.

Күпләр бу авырудан курка, үләрбез, ди. Мөселман үлемнән куркырга тиешме?

Дөньяда нәрсә генә булмасын, беркайчан да башны югалтырга ярамый. Бар нәрсәгә дә аек фикер белән карарга кирәк. Әйе, бәлки хәзер катлаулы чордыр, ләкин әгәр әби-бабаларыбыз заманасы белән чагыштырсак, без бөтенләй майда йөзеп йөргән кебек күренербез. Аллаһка шөкер, бүген бер сынык ипигә тилмереп утыручылар юк. Шуңа күрә нинди генә бәла килмәсен, Аллаһтан хәерлесен өмет итеп, кешелегеңне онытмыйча яшәргә кирәк. Алда әйткәнемчә, бу дөнья — сынау урыны. Кем нәрсә эшләр икән? Нинди эшләр, сүзләр, гамәлләр кылыр икән? Ә аннан соң килә торган мәңгелек ахирәттә Аллаһ каршында җавап тотасыбыз бар. Аллаһ барыбызны да хәвеф-хәтәрдән сакласын! Йортларыбызны тыныч, өсләребезне бөтен, илләребезне имин кылсын!

Авырмас өчен нишләргә соң?

Авырмас өчен медицина белгечләре кушканча шәхси гигиенаны сакларга кирәк. Динебезгә бу ят нәрсәләр түгел. Халкыбыз да: «Сакланганны Аллаһ саклый», — дигән. Шуңа күрә белгечләр әйткән барлык киңәшләрне үтәү тиешле булып тора. Шул исәптән, карантин, өйдә утыру, кул бирешеп исәнләшмәү, авыргансың икән, башка кешегә йоктырудан катгый рәвештә саклану тиешле.

Пәйгамбәребез: «Сез булган җирдә ваба (чума) чире таралса, ул җирдән чыкмагыз. Әгәр сез бара торган җирдә таралса, ул урынга (авылга, шәһәргә, илгә) кермәгез!» - дигән. Димәк, карантин төшенчәсе — безнең динебез нигезендә ята. Шулай ук Раббыбызга догаларда ялварырга тиешбез. Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны кылсак иде. Чөнки бу авыр вакытларда тән дәвасы белән беррәттән җан дәвасы да кирәк.

Коронавируслы кешеләрне яндырырга дигән карар чыкса, бу ул кешеләр җәннәткә эләкми дигән сүзме?

Кеше вафат булгач, аны якыннары яки дәүләт эшлеклеләре төрле ысуллар белән җирләсәләр дә, бу мәет өстендәге җаваплылык булып тормый. Чөнки һәр кешенең гамәл дәфтәре үлем җитү белән ябыла.

Коронавирус чире таралганчыга хәтле инде, Себер якларында кайсыбер милләттәшләребез хатага төшеп мәетне яндырабыз, көлен бер тартмага салып күмәбез, диләр иде. Янәсе, җир кыйммәт, йола буенча юучысы, күмүчесе дә юк дип үзләренә аклану тапканнар. Бу гөнаһ — туганнар өстендә. Ә мәет, үзе теләсә дә, теләмәсә дә, бер нәрсәне дә үзгәртә алмый. Шуңа күрә аның җәннәткә керү-кермәве күмелү тәртибенә бәйләнмәгән. Җәннәтле булуы — Кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап тотканнан соң, изгелекләре гөнаһларына карый күбрәк булуына, Аллаһны танучы, берләүче булуына бәйләнгән.

Аллаһ Раббыбыз һәрберебезне дә Җәннәт әһеленнән кылсын!