Рекордлы «Әлбәдән» фестивале: «Җир тетерәде, танк кузгалды, очкын, һавада дары исе...»
Питрәч районындагы Әлбәдән авылында «Әлбәдән» VII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узды. Майор Петр Гавриловның туган ягында үткәрелә торган фестиваль быел берьюлы 3 вакыйгага багышланды: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы һәм Петр Гавриловның 125 еллыгына.

Тантаналы ачылыш һәм яңа рекордлар: 390 реконструктор, 24 берәмлек хәрби техника
Быел «Әлбәдән» фестивале яңа рекродлар куйды. «Рекордлы санда хәрби техника кулланабыз – 24 берәмлек. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашканнары да бар. Техникадан тыш, быел яңа пиротехник эффектлар да кулланыла. Һәм тагын бер рекорд – 390 реконструктор-катнашучы! Узган ел алар 350 иде. Бу үсеш вакыйганың кирәклеген һәм әһәмиятен күрсәтә», – дип сөйли фестивальнең авторы һәм оештыручысы Наилә Таҗиева.
7 елда 60 мең кешене җыйган фестиваль янәдән сугышның беренче сәгате, Брест ныгытмасын саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы һәм аларның командирларының берсе – Питрәч җирендә туган Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның шәхси батырлыгы турында искә төшерде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Әлбәдән» ярдәмендә геройларыбыз турындагы истәлек мәңге яшәячәк! Кулларына корал тотып дөреслекне яклаучы ватандашларыбызга, сугышчыларыбызга бөек дан. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарын күреп кала алуыбыз белән бәхетле. Хәзер алар бөтен республика күләмендә йөздән артыграк кына калды», – диде, фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Быел детальләргә аерым игътибар бирелә: 1941-1945 еллардагы Кызыл армия сугышчыларының хәрби формасы һәм җиһазлары да, тарихчы Александр Поволоцкийның сугыш елларындагы уникаль медицина инструментларының киңәйтелгән күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Тарихка үз кулларың белән кагылу: интерактив мәйданчыклар, фронтның һәм тылның җанлы көндәлек тормышы
Реконструкторлар төп вакыйгаларга әзерләнгәндә, фестиваль кырында дистәләгән тыныч, ләкин мавыктыргыч сәхнәләр урын алды. Һәркем бу мохиткә чума алды. Ул чорда кулланылган телефоннар торган өстәлдә дә эш кайный иде.
«Барлык телефоннар да оригиналь, аларны элемтәчеләр сугыш кырында файдаланган. Без аларны интернеттан эзлибез. Аларның кайберләре чормаларда табылган, кайберләрен җир астыннан казып чыгарганнар. Без аларны реставрациялибез» – дип сөйли хәрби-тарихи клуб әгъзасы Алексей.
Кешеләр, авыр трубкаларны кулларына алып, пуля тавышлары астында приказларның ничек тапшырылганын күз алдына китерә ала.
«Җиңү вальсы» мәйданчыгында профессиональ хореографлар сугыш чорындагы төп биюгә өйрәтте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Иң популяр нокталарның берсендә янган май һәм алабута исе бөркелә иде. Монда тамашачылар күз алдында хәрби рецепт буенча коймак пешерәләр: берсе тарттырылган бодайдан он или, икенчесе камыр баса, өченчесе табада кыздыра.
«Ашлыкны тарттырдык, иләдек. Су, тоз, шикәр комы, вак кына туралган алабута, май. Барысын да күз алдына китереп эшлибез. Элек безнең әбиләр шулай пешергән, ашарга әллә ни булмаган. Алабута – хәзер чүп үләне, ә ул чагында бик кадерле булган!» – дип сөйли «коймак» пешерүче.
Кыр почтасы мәйданчыгында балалар һәм өлкәннәр өчпочмаклы хатлар ясарга өйрәнде. Күпләр үзләре дә хат язып карады. Шул ук мәйданчыкта кыр чәчтарашханәсе һәм остаханәсен табарга мөмкин иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Яшь кунаклар өчен «арт-патриотизм» мәйданчыгында тормыш кайнап торды – биредә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә бүләкләр ясадылар: маскировка челтәрләре үрделәр, открыткалар ясадылар. Ә янәшәдә, инструкторлар күзәтүе астында, «яшь сугышчы курсы»н уздылар.
Тарихи тирда Энгельс шәһәренең «Последний резерв» клубы уникаль экспонатларына чират тезелде: барысы да наганнан, немец «МР-40» яки «Люгер»дан атып карарга теләде. Иң төгәл атучыларга «Ворошиловский стрелок» һәм «Красноармейская книжка» билгесенең күчермәләрен бүләк иттеләр.
Ватанны саклаучыларга багышланган стендта бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче тагын бер герой – Питрәчтән Иван Додосовка багышланган экспозиция аеруча игътибарны җәлеп итте. Янәшәдә Кызыл Армия киемнәре күргәзмәсе һәм «Ретромобиль» коллекциясе урын алган иде. Сугыш алды программасы раритет хәрби автомобильләр парады белән тәмамланды.
Җир тетрәп куйды – кыр буйлап чын танклар кузгалды...
Брест ныгытмасы өчен сугышны масштаблы реконструкцияләү шимбә көненең төп вакыйгасы булды. «Я – Крепость, веду бой» программасын карарга бик күп кеше җыелды.
«Бу – чыннан да актуаль һәм бик мөһим, чөнки безнең реконструктор егетләребезнең күбесе бүген чын сугышлар алып бара. Монда җыелган егетләр актерлар да, солдатлар да түгел, бу – Бөек Ватан сугышына һәм махсус операциягә битараф булмаган кешеләр. Без Совет солдатының һәм безнең дошманнарның нинди кыяфәттә булуын күрсәтергә теләдек, ә алар җитди, көчле иде. Без чираттагы тапкыр Җиңү тарихына игътибар итәргә телибез», – диде аның баш режиссеры, ТР Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров.
Аның сүзеннән соң тамаша башланды. Җир тетрәп куйды – кыр буйлап чын танклар кузгалды. Бронядан очкыннар чәчә торган һәм туфракны һавага күтәрә торган махсус зарядлар белән пулеметлар атты.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Һава дары исе һәм колак тондыргыч тавыш белән тулды. Яңа пиротехник эффектлар куркыныч чынбарлыкны тасвирлады: шартлаулар күзне чагылдырды, сугыш кырын кара төтен каплады. Баш өстеннән самолетлар очты.
Төтен һәм ялкын аша Кызыл Армия һәм Вермахт сугышчылары шәүләләре күренде. Алар 1941 елгы чын формалардан иде. Ату тавышлары, рус һәм немец телләрендәге командалар кычкыру, сиреналар улавы, моторлар гүләве – болар барысы да сугышның чынбарлыкка охшаган куркыныч атмосферасын тудырды. Тамашачылар, тын да алмыйча, һәрбер хәрәкәтне күзәтеп торды. Тамашачылар ныгытманы саклаучыларның нинди хәлдә калуын, «ахырга кадәр сугышырга» дигән ниятләрен үзләре аша үткәрде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Реконструкция тәмамлангач, анда катнашучыларның барысы да тамашачылар янына чыкты һәм берничә минут хәрәкәтсез тордылар. Реконструкторларның һәм тамашачыларның йөзләрендә күз яшьләре күренде.
«Мин реконструкция белән 2010 елдан бирле шөгыльләнәм, әлеге фестивальдә ел саен катнашам. Бөтен хәрби форма оригиналь, ул 1945 елдан сакланып калган. Бүген биредә барысы да бик масштаблы узды, күпләр фестивальгә Россиянең башка төбәкләреннән килгән. Иң мөһиме, без монда гади атыш сугышын гына түгел, ә нәкъ менә Брестның ничек саклануын һәм ничек азат ителүен күрсәтәбез», – диде Ульяновскидан килгән Илья Корнилин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Шимбә кичендә махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләргә багышланган «Рус дөньясы» махсус программасын Олег Газманов тәкъдим итте.
Ә инде бүген иртә таңнан фестивальдә «Вторжение» масштаблы реконструкциясе һәм «Хәтер шәме» акциясе узды. 14:00 сәгатьтә тамашачылар 1945 ел вакыйгалары турында «Кенигсберг диварлары янында» реконструкциясен күрә.
«Әлбәдән» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте, «Татнефть» хәйрия фонды, Питрәч муниципаль районы башлыгы грантлары ярдәмендә уза.
Чыганак: «Татар-информ», Чулпан Шакирова