Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Реконструкция вакытында Казан Яшь тамашачы театры Камал театры бинасына күчәргә җыена

news_top_970_100
Реконструкция вакытында Казан Яшь тамашачы театры Камал театры бинасына күчәргә җыена

Казан Яшь тамашачы театры (ТЮЗ) бинасын реконструкцияләү проектының өченче өлешенә экспертиза этабы төгәлләнеп килә. Бәяләмә алганнан соң, проект илкүләм программа буенча финанс документларын раслауга җибәрелә. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сөйләде һәм реконструкция вакытында театр коллективына бинаны тулысынча бушатырга кирәк булачагын әйтте.

«Шундый фикерләр бар, һәм без милли театр булган Камал театры өчен яңа бинаны мөмкин кадәр тизрәк төзеп бетерсеннәр дип телибез. Алар бушаткан бинага без күчәбез. Тамашачыга ерак булмасын өчен элеккечә шәһәр үзәгендә булган килеш тыныч кына эшлибез. Бу үз спектакльләребезне эшләү, үз проектларыбызны тормышка ашыру өчен кирәк. Эшләр төгәлләнгәч, без үз сәхнәбезгә кайтачакбыз», - диде Айгөл Горнышева.

Ул шулай ук хәзерге вакытта Казан ТЮЗы карамагындагы корылма комплексын реконструкцияләү проекты өч өлешкә бүленгән, дип аңлатты. Ул булган янкормаларны, шул исәптән, театрның эчке файдалы мәйданнарын арттырып, торгызырга кирәк булганын исәпкә ала. Проектның беренче өлеше архитектура һәйкәле - мәдәни мирас объекты булган төп тарихи бинада ремонт-реставрация эшләре алып барудан тора. Проектның бу өлеше, экспертизаны уңышлы үтте һәм илкүләм программа буенча финанслауга җибәрелде, дип хәбәр итте Горнышева, .

Капиталь ремонт ясау гомуми проектның икенче өлеше була. Бу документлар шулай ук экспертиза узды һәм финанслауга җибәрелде. Соңгы өлеше реконструкциягә кагыла. Эшләрнең бу өлеше проекты нәкъ менә экспертизаның йомгаклау этабында, шуннан соң, беренче икесе кебек финанслауга җибәреләчәк.

«Аның гади объект булмавын аңларга кирәк. Башта бу сәүдәгәрләр җыены бинасы иде, аннары аны сәүдәгәрләр Романовлар-Журавлевлар биләгән, күпчелек өлеше торак биналар булганын искәртәм... Сүз уңаеннан, танылган татар актеры Нури Сакаевның әлеге бинаның бер өлешендә яшәве ачыкланган. Кыскасы, бу бина театр өчен махсус төзелгән бина түгел. Ул үзгәртелеп торды, ә инженерлык челтәрләре элеккечә калды, аларның куәте җитми. Шуңа күрә, театрның эчендә капиталь ремонт эше алып бару, инженер системаларын алыштыру өчен бинаны тулысынча бушатырга кирәк. Бу организмда кан әйләнеше системасы кебек - кисәкләп түгел, тулысынча ясарга кирәк», - диде Казан ТЮЗы директоры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100