Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Реклама татарча була аламы, яки "Беседка", "Кухонный уголок", "Натяжные потолки" сүзләрен ничек тәрҗемә итәргә?

Хәзер кулланышта булган күп кенә яңа сүзләрнең татар теленә төгәл тәрҗемәсе юк. Кайбер очракта хәтта 50 меңгә якын сүз кергән русча-татарча сүзлек тә ярдәм итә алмый. Бу төрле реклама игъланнарын рус телендә генә бирергә мәҗбүр итә. Социаль челтәрләрдә "Реклама теле" төркемен оештыручылар реклама татарча булырга тиеш дип саный. Алар белән тәрҗемәче Лилиана Сафина да килешә.

news_top_970_100
Реклама татарча була аламы, яки "Беседка", "Кухонный уголок", "Натяжные потолки" сүзләрен ничек тәрҗемә итәргә?

Татар телен саклап калу өчен җәмәгатьчелек ниндидер эшләр башкара, әлбәттә. Мәсәлән, яшьләр дәүләт оешмаларында татар теле кулланышын, элмә такталарның дөреслеген тикшерә, махсус рейтинглар төзи. Телгә багышлаган төрле чаралар, фикер алышулар да еш уза. Ләкин татар теленең үсешен тәэмин итү өчен бу гына җитми. Заманча яңа сүзләр, төшенчәләр булдырырга да кирәк.

“Вконтакте” социаль челтәрендә “Тау ягы белдерүләре” дип аталган бушлай белдерүләр урнаштыру төркемен оештырган егетләр игъланнардагы сүзләрнең татар телендә тәрҗемәсен булдыру кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Проблеманы хәл итәр өчен алар, кайбер сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен сорап, филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафинага мөрәҗәгать иткән. “Реклама теле” дип аталган төркем шулай барлыкка килгән.

Татар телен үстерү, аны бүгенге көн таләпләренә җайлаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеген Лилиана Сафина "Интертат"ка да сөйләде. 

Татар телле реклама күбрәк булсын иде

Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә чеп-чи татар телендә генә реклама - сирәк очрый торган күренеш. Бу телнең үсә алмавын аңлата, чөнки һәр яңа әйберне без рус теле аша башыбызга кертәбез, рус теле аша аңлыйбыз. Минемчә, "Тау ягы белдерүләре" төркеме татар телендә генә реклама бирә торган бердәнбер төркем. Реклама телендә кулланылган күп кенә сүзләрнең татарчасы бөтенләй юк диярлек. Без аны русча гына кабул итәбез, әйтерсең лә, татар телендә аның халык өчен кирәге дә юк. Үзегез уйлап карагыз - евроотделка, натяжные потолки, кухонный уголок, обогащенный песок... Бу сүзләрне татарча ничек әйтеп була? Менә ул евроотделка белән ничә көн уйлаштык икән?

Реклама бирүче һәр кеше шушында кереп, үзенә кирәкле тәрҗемәне таба алса, бу сүзләр мәгълүмат чараларында да кулланыла башласа, мин бик шат булыр идем. 

Мин елга бер тапкыр авылга озакка кайтам. Берничә ел элек, маршруткага утырып, Казанга барырга туры килде. Карыйм, машина эчендәге бөтен игъланнар бары тик русча гына язылган. Шулай ук мәгълүмати белдерүләр дә - “Пристегните ремни", "Штраф за неоплаченный проезд”... Алар барысы да ике телдә булырга тиеш бит инде. Мин бу турыда үзебезнең “Кайбыч таңнары"на язган идем. 

Хәзер бу юнәлештә эшләр әкренләп бара инде, ниндидер алга китеш бар. Ләкин татар телле белдерүләр, игъланнар күбрәк булсын иде, алар җитешми әле. 

Тәрҗемәләр булган очракта да, алар кешегә бик күренми

Казанда йөргәндә, татар телле кибетләр очрый, дөрес ясалган тәрҗемәләр дә була. Кызганыч, нигездә тәрҗемәләр кибетнең эчендә генә кала, урам ягында бөтенләй күренми. Димәк, һәр кибет, һәр оешма моны үзе өчен генә булдыра. Ничектер зур саранлык белән бу әйберләрне үзләрендә генә бикләп тота, саклый кебек. Башка кешеләргә дә таратыйм, күрсәтим әле дип бернинди дә эш башкарылмый. 

Бездә бит бердәнбер стандарт, бердәнбер тел нормалары да юк. Һәр тәрҗемәче яңа керә торган сүзне үзенчә тәрҗемә итә. Бүген берсе шулай әйтә, икенчесе - башка төрле.

Әлеге сүзлек бу юнәлештә беренче адым гына диеп уйлыйм. Аллага шөкер, бу сүзлек миндә генә түгел, башка милләттәшләребездә дә зур кызыксыну уятты, мин моны күреп торам. Димәк, бездә ниндидер диалог бара, кешеләр яза, сорый, тәкъдим итә. Бу төрле социаль челтәрләрдә аеруча әйбәт күренә. 

Мәсәлән, "натяжной потолок"ны тәрҗемә иткәндә, укучылар тәкъдим иткән сүз күбрәк ошады. Шуңа мин үземнекен үзгәртеп куйдым. Әгәр дә реклама теле төркемендә фикерләшеп, бергә эшли башласак, бердәм стандарт барлыкка китерүе дә җиңелрәк булыр иде.

Кешеләр тәрҗемә ителгән сүзләрне кулланышка кертә алырмы?

Рекламада кулланыла торган сүзләрне тәрҗемә итү тиктомалдан гына башланмады. Бу - замана таләбе. Мин үз эшемдә көн саен диярлек шундый авырлык белән очрашам: бу ничек була, тегеләй ничек була дип баш ватам. Хәзерге сүзлекләрдә заманча сүзләр юк. 

Менә шушы көннәрдә генә "Мегафон" өчен яңа реклама тәкъдимнәрен тәрҗемә итәргә туры килде. Анда да шул ук проблема - сүзлектәге сүзләр җитми. Нидер уйлап табарга, нидер алыштырырга кирәк. Җиңел генә сүз булса да, ул гадәттә сүзлектә сүзтезмә формасында бирелә. 

Кайбер сүзләрнең тәрҗемәсе дә бар кебек, ләкин алар реклама теле өчен яраклашмаган. Ниндидер озын, яңгырашсыз. Мәсәлән, брусчатка. Сүзлектә ул “шакмаклап вакланган таш” дип бирелә. Кайсы татар кешесе шулай озын итеп сөйләшә икән, белмим. Шакмаклап вакланган таштан булган юлларны таш түшәлгән юл дип йөртәбез, дип уйлаштык та, брусчатканы "түшәү ташы" дип тәрҗемә итәргә булдык.

“Беседка”ның да үзебезчә атамасы юк иде. Шуннан "сердәшлек" сүзе барлыкка килде. Әгәр берәр кешенең кызыклы фикере булса, җанга ятышлы матур, тәмле татар сүзе тәкъдим итсәгез, мин аны да яраклаштырырга, өстәргә риза.

Авылларда барлыкка килгән сүзләрне кулланышка кертергә кирәк!

Әгәр дә безнең телдә сүзлеккә кертелмәгән сүз булса, ул ничек кенә матур булмасын, без аны бу авыл сүзе генәдер, "не научно" дип, онытырга тырышабыз. Минем моңа бөтенләй карашым башка - һәр татар сүзе әдәби булып яшәргә лаек.

Мәсәлән, Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында ХХI гасыр башында гына кереп киткән ике яңа сүз бар. Алар менә яңа пешеп чыккан гына дип әйтерлек. Туган авылымда шлепанцыны ләпештек диләр, лап-лап сүзеннән барлыкка килгән ул. Ә пластик шешәләрне без кыпыр-капыр дибез. Авылдагы бөтен кеше пластик бутылкаларны кыпыр-капыр дип сөйләшә. Менә шул түгелме телнең үсеше, телнең баюы, телнең матурлыгы?

Менә шундый авыл сүзләрен курыкмыйча гына телгә кертеп җибәрергә кирәк тә инде. Сүзлекләрдә татарның 90 проценты кулланган сүзне сөйләм яисә диалект сүзе дип кертәләр. Мәсәлән, "аңарга" дигән сүз. Аны бит сөйләм телендә 90 процент татар кешесе куллана. Күп татар шундый кызыклы сүзләрдән кача. Бу күренеш, кызганычка, телнең үсешен туктатып кына калмый, артка сөйри. 

Күзәтүемчә, соңгы 3 ел эчендә тәрҗемә эшенең сыйфаты күзгә күренеп артты. Тик шулай да тәрҗемә иткәндә рус теле нормаларыннан ерак китә алмыйбыз һәм калька килеп чыга. Бу сүзләрне ничектер җансызлата, аларның тәмен югалта.

Тагын өстәп әйтәм: сүзлекне мин генә эшләмим. Һәр яңа сүз олы яшьтәге әти-әниләребез, апа-абыйларыбыз ярдәмендә, алар теле нигезендә эшләнә. Сәке, сәндерә, кашага, тәрәзә челтәре кебек сүзләрне кабат куллана башларга кирәк, бу бит әбиләребез сүзләре.

“Реклама теле” төркемендәге кайбер заманча сүзләрнең тәрҗемәләре:

Асфальтная крошка – Иске асфальт


Беседка – Сердәшлек

Бесплатная доставка – Бушка китерү

Бизнес под ключ – Бизнес ясап бирәбез

Брусчатка – Түшәү ташы


Входная группа – Керү урыны

Водопровод – Су кертү


Гостиная – Кунак бүлмәсе

Готовый бизнес – Әзер бизнес

Гравий – Чуерташ

Гравийный щебень – Вакланган чуерташ

Грузоперевозки – Йөк ташу

Грунт – Җир


Доставляем – Ташыйбыз, китерәбез, алып килеп бирәбез, алып кайтып бирәбез


Евроотделка – Еврояраклаштыру


Забор – Койма

Заключаем договоры – Килешү төзеп эшлибез

Замер – Санау, үлчәү [Выезд на замер бесплатный – Бушка санап китәбез]


Известняк – Бур


Кирпичный бой – Ватылган кирпеч

Козырек – Кашага

Корпусная мебель – Корпуслы җиһазлар

Кухня – Аш бүлмәсе

Кухонный уголок – Ашый торган почмак


Монтаж-демонтаж – Җыю, сүтү

Москитная сетка – Чебен-черкиләрдән битлек

Мягкая мебель – Диван-кәнәфиләр


Наличник – Йөзлек, тәрәзә челтәре

Натяжные потолки – Тарттырма түшәмнәр


Обогащенный песок – Катнаштырылган ком

Обшивка – Тышлау [Обошьем дом сайдингом – Өйне сайдинг белән тышлыйбыз; Обшивка балконов – Балконнар тышлыйбыз]

Ограда – 1. Киртә; 2. Чардуган [Ограда на могилу – Чардуган]

ОПГС – Ком белән чуерташ катнаштырылган кушылма

Отделка – 1. Яраклаштыру [Отделка комнаты – Бүлмәне яраклаштыру]; 2. Тышлау [Отделка бань – Мунча тышлау]

Отделочник – Яраклаштыручы

Откосы – Яңаклар [Внешние и внутренние откосы – Тышкы һәм эчке яңаклар]

Охранник - Сакчы (лицензия белән эшли)


Пассажироперевозки – Кешеләрне утыртып бару

Паутина (трещины на авто) – Чатнаган урын

ПГС – ПГС, ком белән чуерташ кушылмасы

Перегной – Черемә

Полировка – Шомартып ялтырату [Полировка автомобиля – Машинаны шомартып ялтырату]

Прихожая – 1. Ишек төбе, кергән җир, алгы бүлмә; 2. Ишек төбе җиһазлары

Профессионально – Оста итеп


Раздвижные двери – Хәрәкәтле ишекләр

Ремонт – Эшләү [Ремонт под ключ – Тулысынча эшләп бирү]

Сторож – Каравылчы (лицензиясез эшли). Өстәмә карагыз: охранник, вахтер


Теплые полы – Җылы идән

Тумба под телевизор – Телевизор өстәле


Угловой диван – Почмаклы диван

Угловая скамья – Ике яклы эскәмия


Царапина – Сыдырылган урын

Чернозем – Кара туфрак


Шлифовать – Шомарту

Щебень – Вак таш

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100