Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Регина Тодоренко өч яшьлек улы каршында икенче баласын тапкан

news_top_970_100
Регина Тодоренко өч яшьлек улы каршында икенче баласын тапкан
социаль челтәрләр

Алып баручы Регина Тодоренко белән җырчы Влад Топалов икенче тапкыр әти-әни булдылар. Танылган парның Мирослав исемле икенче уллары дөньяга килде. Бәби туып берничә көн узганнан соң Регина бәбине ире һәм олы улы Миша янәшәсендә табуы хакында сөйләгән. Бу хакта «Дневники звезд» сәхифәсендә язалар.

«Бәбине бөтен гаиләбез белән каршы алуыбызны теләдем, улымны бу вакыйгага алдан әзерләдем. Бәби табуның нинди сценарий буенча узачагын төгәл белмәсәм дә, баланы суда, ирем һәм улыбыз янәшәсендә табу теләгем көчле иде.

Тулгагым башлангач, Мишаны: «Әни хәзер төрле хайваннар булып күрсәтәчәк, кайвакыт тигр кебек ырлаячакмын, сыер кебек кычкырачакмын, өстәвенә шарик кебек кабарырга да мөмкинмен» дип кисәттем», - дип сөйләгән Регина.

Алып баручы улының бер тамчы да курыкмавын, бу вакыйганы кызык итеп кабул итүен сөйләгән. «Бала тапканда тирән итеп сулыш алу практикасын кулландым. Әнисенең шар кабарту уены Мишага аеруча ошады», - дигән ул.

Бу хәбәрне социаль челтәрләрдә утыручылар «коточкыч» дип бәяләгән. «Мишаның үскәч кызлар белән мөнәсәбәтләр корасы килмәячәк», «Упкын бит бу. Нигә 3 яшьлек баланың психикасын какшатырга», «Кая бара бу дөнья», «Аны ясаганда да янәшәгездә тордымы?», «Бу Регинаның башы белән барысы да тәртиптәме икән?» - дип шаккткан халык.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100