Җырчы Илнат Фәрхуллинның бәби тудыру йортыннан тормыш иптәше Регинаны һәм кызын каршылавы хакында язган идек. Бүген исә бәби исемле дә булган. Алар өйләренә мулла чакырып, кызларына Мәликә дигән матур исем кушканнар. «Мәликә Илнатовна өйдә», – дип язды Илнат Фәрхуллинның тормыш иптәше, биюче Регина Гәрәева бу хакта үзенең сәхифәсендә.
Илнат кызы белән хатыны кайтуга өйләрен дә бик матур итеп бизәп куйган.