Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Редиска нинди ашлама сибәргә?

news_top_970_100
Редиска нинди ашлама сибәргә?
https://pixabay.com/

Икенче яфрагы чыккач яки утыртып 10-11 көн узгач, редиска туклыклы матдәләр һәм дым кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында чыкты.

Органика күп булса, редис авырый башлый, тирес белән черемәне бу түтәлгә көздән кертеп калдырырга кирәк. 

Шулай ук азотлы ашлама да кирәкми. Туфрак бик начар булса гына, азот кертергә ярый. Тик дозировкасын үлчәп кенә эшләгез, юкса редис вак булыр.

Редиска калий белән фосфор кирәк. Алар редис уңышын арттыра. Беренче тапкыр нәкъ менә калий белән фосфор сибәләр.

Редисның вегетация чоры бик кыска, шуңа күрә башка ашлама кертергә дә кирәк булмас.

Бакчачылар калий монофосфатын 10 литр суга 7 грамм сала. 

Редис яфраклары начар үссә, калий селитрасы сибәләр (10 литр суга 15 грамм).

Туфрак селтеле булмаса, көл төнәтмәсе кертергә була (10 литр суга 100-150 грамм).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100