Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Редис тиз өлгерсен өчен нишләргә?

Бакча сезоны башлануга, гадәттә, беренче итеп редис утырталар.

news_top_970_100
Редис тиз өлгерсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Бакчачы Олег Касаткин редисны иртә өлгертү серләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Редис көпшәк, бераз ачы яки нейтраль туфракта яхшы үсә. Әгәр түтәлдә туфрак катырак булса, бераз ком кушарга була. Казылган җир өстенә бераз тирес сибеп җибәрегез, аннары тырма белән яхшылап тырмалагыз.

Редис орлыкларын бераз тоз салынган эремәгә салып, утыз минут чылатып алыгыз. Орлыклар дымлангач, үсеп китми торган бушлары өскә күтәрелеп чыгачак. Яхшы орлыклар савыт төбенә төшә. Аларны җыеп, чиста су белән юыгыз. Аннары бу орлыкларны дымлы тукыма өстенә куе,п бер көн тотыгыз. Алар бераз шытып чыгар. Шуннан соң редис орлыкларын туфракка утыртырга кирәк.

Редислар шытып чыккач, даими рәвештә су сибегез. Яхшылап су сипкәч, редислар сусыл булып үсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100