Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Редис нинди авыруга каршы торырга ярдәм итә?

Редиста файдалы микроэлементлар һәм витаминнар күп була.

news_top_970_100
Редис нинди авыруга каршы торырга ярдәм итә?
https://pixabay.com

Медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Михаил Гинзбург редисның үзлекләре турында Спутник радиосына интервьюда аңлатты.

Аның сүзләренчә, редиста файдалы микроэлементлар һәм витаминнар күп була. Ул ялкынсынуга һәм яман шешкә каршы үзлекләргә дә ия. Редис картаю процессын да акрынайта.

Шулай да, файдалы үзлекләре күп булуга карамастан, ашказаны-эчәклек трактында гастрит, җәрәхәт һәм башка авырулары булган кешеләргә редисны сак кулланырга кирәк. Редиста эфир һәм әче күп була, алар ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра, авыруларның көчәюен китереп чыгарырга да мөмкин.

«Редисны ашаганнан соң файдалану хәерле, ашар алдыннан, ач карынга, ризык урынына капмагыз. Авырулары булган кешеләргә редисны йомшарта торган башка әйберләр, мәсәлән, май яки каймак белән кулланырга кирәк», — ди диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100