news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Реанимациядән чыкты» – Зөлфирә Шәйдуллинаның әнисенә операция ясаганнар

news_top
«Реанимациядән чыкты» – Зөлфирә Шәйдуллинаның  әнисенә операция ясаганнар
социаль челтәрләр

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның әнисенә операция ясаганнар. «Хәзер әнигә операция булачак. Хөрмәтле язылучыларым, әниемә исәнлек телик әле. Хәерлесе белән булып, сәламәтләнеп кайтырга насыйп булсын», – дип, Зөлфирә бу хакта сторисларында хәбәр иткән иде.

Берничә сәгатьтән җырчы әнисенең реанимациядән чыгуы хакында язды. «Яхшы хәбәрләр белән чыкты. Изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт», – диде ул. 

Зөлфирә әнисенең операцияне кайсы җиренә ясатуын әйтмәгән. Алдан планлаштырылган операция икәне генә билгеле. Чөнки әнисенең туган көненә сюрприз оештырганда, Зөлфирә: «Тиздән катлаулы операция булырга тора, бөтенләй туган көн кәефе юк миндә, балалар», – дип әйтте, беркая барасы килмәде», – дип сөйләгән иде әнисе турында. Шуңа да карамастан, балалары, бөтен туганнарын җыеп, әниләренә искиткеч матур бәйрәм оештырды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар