Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Реанимациядән чыкканда бөтен тәне күгәргән иде». Әни кеше баласы үлемендә табибны гаепли

news_top_970_100
«Реанимациядән чыкканда бөтен тәне күгәргән иде». Әни кеше баласы үлемендә табибны гаепли
https://pixabay.com/

Түбән Тагил шәһәрендә яшәүче күп балалы гаилә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Анна исемле хатын 5 айлык баласы хастаханәдә үлүдә табибларны гаепли. Сабый пневмониядән вафат булган. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Баласы үләргә 2 көн алдан әни кеше табибка мөрәҗәгать иткән. Табиблар «бала сәламәт» дип ышандыра, беркем дә сабыйның сулыш алуы кыенлашуына, температурасы 37 градус булуына игътибар итми.

Сабыйның хәле начарлангач кына, аны реанимациягә салалар. Реанимациядән соң баланың тәнендә күгәргән урыннар күп була, алар ничек барлыкка килүе дә билгесез, диелә хәбәрдә.

Гаиләнең вәкиле Юлия Липинская E1.RU сайтына комментарий биргән. Ул гаиләнең җинаять эше ачу турында мөрәҗәгате кире кагылуын сөйли.

«1 гыйнварда тикшерүче безне күрсәтмә бирү өчен чакырды, без барысын да сөйләп бирдек. Ләкин бала үлеме турында эш ачарга теләмәделәр. Шуннан соң без Бастрыкинга яздык. Сораулар бик күп – реанимациядән соң баланың тәнендә күгәргән урыннар ник барлыкка килгән, ни өчен үлем турында таныклыкта адрес дөрес күрсәтелмәгән, гистология тикшеренүләре нәтиҗәләре кайда?» – ди Липинская.

Гаилә бәйсез экспертиза ясап, баланың үлеменең төгәл сәбәбен ачыкларга җыена, диелә хәбәрдә.

Екатеринбург.Онлайн белешмәсе буенча, фаҗига булыр алдыннан Анна баласы белән Екатеринбургтан хастаханәдән кайта. Алар биредә 2 атна дәваланган. 21 декабрьдә Түбән Тагилда аларга патронаж киләр. Әни кеше баласының сулыш алуы кыенлашуын әйтсә дә, табиб аңа игътибар итми. 22 декабрьдә участок табибы «бала сәламәт» дип белешмә язып бирә, сидек анализына юллама яза, тик анализны көтеп тормый, иске анализлар нигезендә генә «бала сәламәт» дип язып бирде, ди Анна.

Аннары Анна шәфкать туташына бара һәм балага план буенча «Синагис» инъекциясе куялар. Бу препаратны табиблар түбәнге сулыш юллары инфекциясен иммунопрофилактикалау өчен билгели.

«Безне тагын бер табиб карады, ул сидек анализы булмавын белгәч, бүлек җитәкчесенә шалтыратты. Җитәкче «бала сәламәт» дигән белешмә булгач, инъекция ясарга кушты. Ясадылар. Аннары баланы шул педиатр карады, сулыш алуы кыенлашуын күрде, ул моны кире какмый, сулыш алу кыенлашу бар иде», – ди Анна.

Шулай итеп, бу хатын берничә көн табибларга йөри, ләкин беркем дә баланың сулыш алуы кыенлашуына борчылмый. Аннары баланың хәле кисәк кенә начарлана. 24 декабрьдә бала үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100